Кара мунча
...Чишмәдән су ташып ягар идек мунча... Ягар, юар идек!.. Бездән генә торса…
Эх!.. Дөньяны кара мунча кертсәң иде,
Мич ташына әфсен белән эссе салып...
Керле тәнен ышкыр идек эчләп-тышлап,
Ләүкәсенә сузып салып. Парлап... Чабып...
Угрыларның баз-оясын... яндырырга;
Куштаннарның ләббәйкәсен... Онытырга;
Хөсетленең көнче корты тамырына...
Селте сибеп юар идек... Корытырга!
Чабар идек, себеркедән сүс калганчы;
Сугар идек, аркасына кан сауганчы.
Бар ялганын мунчалалап кырыр идек
Агарганчы!.. Тормышта мән, гамь калганчы!
Җанын агартырга иде каралганның...
Чиста торсын иде һәрбер яралганы!..
...Чишмәдән су ташып ягар идек мунча...
Ягар, юар идек!.. Бездән генә торса…
Л Е Н А Д А Н И Л О В А
«КУ» 11, 2025
Фото: Ләйсән Зарипова
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев