Әдәби берләшмәләрдә
Ялгыз тормыш
Тормыш йомгагын сүтәм ялгызым, Хәзер инде күптән, бик күптән! Алга таба яшим өмет белән, Абыну мөмкин түгел, яхшы беләм.
Тормыш йомгагын сүтәм ялгызым,
Хәзер инде күптән, бик күптән!
Алга таба яшим өмет белән,
Абыну мөмкин түгел, яхшы беләм.
Тормыш сукмагын үтәм ялгызым.
Күпме гомер инде сүтелгән.
Сикәлтәле тормыш баскычыннан
Күп тапкырлар менеп төшелгән.
Челтер-челтер аккан чишмә суыдай,
Күпме күз яшьләре түгелгән.
Шатлыгы да булган, кайгысы да.
Сабыр гына барсына түзелгән.
Авыр менүләре тормыш тавына,
Егылмый гына өскә күтәрел.
Өскә менүләре катлаулы булса,
Төшеп китүләре бик җиңел.
Дания МИҢНЕГУЛОВА
«КУ» 11, 2025
Фото: Алинә Хәбибуллина
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев