Мәскәү зарында
Ник үләргә тиеш гаепсезләр?.. Кеше дигән җанвар дөньяда Кансызлыкның аргы чиген үтте... Мизгел саен күңел уйлана.
«Крокус Сити Холл»дагы фаҗига
вакытында мин Мәскәүдә идем.
«Язмышлары шулай язылгандыр», –
Диябез дә тынып калабыз.
Бер мизгелдән барысын онытабыз,
Мәшәкатьле уйга талабыз.
Ник үләргә тиеш гаепсезләр?..
Кеше дигән җанвар дөньяда
Кансызлыкның аргы чиген үтте...
Мизгел саен күңел уйлана.
Нәрсә өчен кирәк үтерешләр:
Яуда түгел, концерт залында?
Нигә терәп ату коралсызны?
Нинди коткы адәм канында?..
Бар тыюлар, чикләр югалганда,
Иман булып иман качканда –
Шайтан көтүләре ифтар ашар,
Соң мизгелгә аяк басканда.
Бер гаепсез җаннар кыелганда,
Фәхеш белән золым туй итә.
Соңгы өметләрен җуя берәү,
Берәү өскә симез куй илтә.
Кабатланмас диеп кем әйталыр,
Кабатлана бар да. Кызганыч.
Еллар арты еллар, гасыр арты
Гасырлары шулай узган ич.
Бетү килер азгын дөньясына,
Изге Китап сүзе бер булыр.
Һәлак булганнарның зары калыр,
Исемнәре генә он(ы)тылыр.
«КУ» 11, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев