Башын иеп басып торган миләш агачы белән сөйләшү
Затлы сүзләр белән каеп рәсемеңне, Күңелләргә чигәрмен мин исемеңне.
Башкаеңны имә әле, миләшкәем,
Минем тугры һәм бердәнбер сердәшкәем.
Сиңамы соң баш ияргә? Ак иярдә
Килеп кердең, уттай янып, мул көзләргә.
Сиңамы соң моңаерга? Күрче, кардәш,
Уңышларың тамып тора тәлгәш-тәлгәш.
Минем дә бит хәлгенәем түгел шәптән,
Чигәмне бер мәнсез чәүкә чукый күптән.
Тик шулай да башкаемны имәдем мин,
Акны – кара, караны ак димәдем мин.
Булмаса да уңышларым шактый мулдан,
Беркайчан да атламадым яман юлдан...
Моңаясың... Качып язмыш көлгәнгәме?
Ялгызлыгың бәгыреңне телгәнгәме?
Тынгангамы әллә яфрак алкышлары?
Көткәнгәме алда сине ак кышларың?
Имә әле башкаеңны, көзләр күрке!
Бу җиһанга синнән күпме хисләр бөрки.
Мин генәме сиңа карап сокланмаган,
Җаннарына сихәт алып рухланмаган.
Хәлең белеп, сине көн дә урап узам,
Телисеңме, сиңа атап бер җыр язам?
Затлы сүзләр белән каеп рәсемеңне,
Күңелләргә чигәрмен мин исемеңне.
«КУ» 11, 2025
Фото: Гөлнара Яруллина
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Рәмис Аймәткә төртеш. ...Минем дә бит хәлгенәем түгел шәптән,Чигәмне бер мәнсез чәүкә чукый күптән. (“Башын иеп басып торган миләш агачы белән сөйләшү” Рәмис Аймәт) ...Әгәр тавык баш чукыса- бетен эзләр,тукран исә, куышыннан кортын күзләр.Булмаса ул карга, карга чукыр күзен,Ә чәүкәгә нәрсә кирәк? Уйла үзең... ... Сәйлән
0
0