Арбалы балачак
...Сирәгәйде инде: еш күрмибез Арба түгел, атның үзен дә!.. Ә балачак... бөтенләйгә калды... Күлләвектә... арба эзендә…
Ярылып калган тояк, көпчәк эзе
Яңгыр яуган басу юлында...
Эх! Мул итеп яуган!.. Зур күл ясап,
Коеп тулган уйсу урында.
Елак күңелемнән айкап алып,
Мөлдерәпләр тулды күзләрем...
Ат арбасы узган күлләвектән
Гамьсез балачагым эзләдем...
...Уртасыннан ердык... яланаяк...
Кемдер әле ятып аунады...
Яңгырдан да узып, чәч(е)рәтеп,
Күпләр рәхә тлеген алгандыр!..
...Арба салулаган эздән барам...
Татлы бер төш кебек уелган;
Сабый бәхетемнең бер тамчысы,
Чалгы җыры белән сеңеп калган
Печән өсте үтә уемнан...
Йомшак печән салган ат арбасы
Бишек кенәме соң?!. Бер тәхет!
Хуш исле шул печән арасында,
Каезланган дилбегәне тотып,
«Һай, бахбай!»лап кайту... Вәт бәхет!..
...Сирәгәйде инде: еш күрмибез
Арба түгел, атның үзен дә!..
Ә балачак... бөтенләйгә калды...
Күлләвектә... арба эзендә…
Лена Данилова
«КУ» 11, 2025
Фото: Ләйсән Зарипова
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев