Логотип Казан Утлары
Публицистика

«КАЗАН УТЛАРЫ» – ТҮБӘН КАМАДА

«Казан утлары» журналының «Әдәби берләшмәләрдә» проекты кысаларында Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсендә «Чылбырдагы безнең урын» исемле кичә булып узды.

Бу юлы «Казан утлары» журналы редакциясе хезмәткәрләре – баш
мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев, проза бүлеге мөхәррире Рафис
Корбан, smm-белгеч Алинә Хәбибуллина, даими авторыбыз Алмаз Хәмзин
Түбән Камага сәфәр кылды. Әүвәл алар шәһәрнең Муса Җәлил исемендәге
1 нче гимназиясендә булды, мондагы Туган якны өйрәнү музеен карады,
укучылар белән очрашты. Үзләренең балачак, яшьлек елларын искә алдылар,
шигырьләрен, хикәяләрен укыдылар. А.Хәмзин җырларын башкарды. Аннары
Түбән Кама Үзәк китапханәсендә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе
әгъзалары белән очрашу булды. «Казан утлары»ның 10 нчы санында җирле
иҗатчыларның шигырьләре басылган иде. Җәмгысе 18 автор. Басманың бу
саны аларның һәркайсына бүләк ителде. Моның өчен берләшмә җитәкчесе
Рәсимә Нәбиуллина кунакларга рәхмәт әйтте.

 

«КУ» 11, 2025

Фото: архивтан, Шәһәрнең Үзәк китапханәсендә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев