Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Хакым бар

Татар дигән атым бар. Шушы атым белән горур, Мактанырлык хакым бар!

ЧИСТАЙ «ЭНҖЕЛӘР»Е
Чистай шәһәренең Үзәк китапханәсе каршында эшләп килгән «Энҗеләр»
әдәби берләшмәсенә 2025 елның июнь аенда 28 ел тулды. 1997 елда оешкан
әдәби берләшмәне каләм осталарыбыз – аксакалларыбыз Хәйдәр Гатин, Фоат
Хәсәнов әйдәп барды.
Бүгенге көндә берләшмәгә Чистай районы авылларында һәм
шәһәребезнең үзендә яшәп иҗат иткән егермегә якын кеше йөри.
Авторлар арасында төрле һөнәр ияләре бар. Без мәктәпләрдә, уку
йортларында авылларда очрашулар үткәрәбез. Шәһәребездә уза торган
төрле әдәби чараларда катнашабыз. Шунысы куанычлы: берләшмәбезгә
яңа авторлар, каләм тибрәтүчеләр килде. Кояш Тимбикова премиясенә
ия булучылар да бар. Шулай ук кайбер авторларыбыз үзләренең шәхси
китапларын да нәшер итә. Шул уңайдан шәһәр китапханәсендә төрле
чаралар үткәрәбез.
Розалия ШӘЙХЕТДИНОВА,
берләшмә җитәкчесе

Татар дигән атым бар.
Шушы атым белән горур,
Мактанырлык хакым бар!
Кайнар диләр, әйе, кайнар
Йөрәкләрдә ялкыннар.
Кайнарлыкны сүрелдермәс
Котыплардан салкыннар.
Халкымның изге гадәтен
Саклыйм дигән антым бар.
Татарның бөеклегенә
Сокланырга хакым бар!
Татар диләр, әйе, татар!
Төбем, тамырым белән!
Җир шарының үзәгендә
Татар булганын беләм!
Милләтем язмышын сөйләп,
Көй көйләгән акыннар.
Моң-зарларыннан татарның
Җыр язарга хакым бар!


Тәбрис ГЫЙМАЛЕТДИНОВ

«КУ» 11, 2025

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев