Логотип Казан Утлары
Шигърият

Наратлар

Нарат иле! Ни мәгърурлык! Бар да Күктән хәбәр көткән кебекләр. Күтәрелеп баксам аларга мин, Канат яра җанда өметләр.

Көзге тынлык хуҗалары кебек
Күккә ашкан биек наратлар.
Ябалдашларына кунып гүя
Черем итә арыган болытлар.
Җыерчыклар баскан кәүсәләрен
Сыйпап уза вакыт җилләре.
Их, серләшер идем таңга чаклы,
Белсәм әгәр нарат телләрен.
Гасыр кичкән горур пәһлевандай
Бил бирмиләр көзге җилләргә.
Чайкалса да, аумый, тамырлары
Береккәнгә туган җирләргә...
Әллә бөек рәссам сурәтеннән
Килеп чыкканнармы соң монда?
Алар яшел шәмдәй, бар табигать
Дөрләп янган чакта ялкында.
Тук-тук, тук-тук... Уйларымны бүлеп,
Эшчән тукран гына тукылдый.
Яшәлмичә калган гомерләрме
Наратларга сыенып сулкылдый?
Җан ымсынып терәк-таянычка –
Олпат наратларга сөяләм.
Гүя әткәм кочагына сеңеп,
Сабый чактагыдай сөеләм…

Нарат иле! Ни мәгърурлык! Бар да
Күктән хәбәр көткән кебекләр.
Күтәрелеп баксам аларга мин,
Канат яра җанда өметләр.

 

«КУ» 11, 2025

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев