Логотип Казан Утлары
Әбүгалисина мәгарәсе

Каюм Насыйриның әдәби-тәрҗемә эшчәнлеге

Үзе исән чагында ук К.Насыйри халык арасында популяр булган Урта гасырлар шәрык әдәбиятын тәрҗемә итүче буларак дан казана. Казан руханилар семинариясендә мөгаллимлек иткән вакытта Насыйри, Көнчыгышның мөселман дөньясында госманлы, гарәп һәм фарсы телләрендә иҗат ителгән нәфис әдәбиятны туплап, туган телендә популярлаштыру максатын куя.

Үзе исән чагында ук К.Насыйри халык арасында популяр булган Урта
гасырлар шәрык әдәбиятын тәрҗемә итүче буларак дан казана. Казан руханилар
семинариясендә мөгаллимлек иткән вакытта Насыйри, Көнчыгышның
мөселман дөньясында госманлы, гарәп һәм фарсы телләрендә иҗат ителгән
нәфис әдәбиятны туплап, туган телендә популярлаштыру максатын куя.
Моңа иң элек рухи мәдәният өлкәсендәге вазгыять этәргеч бирә. Ислам
тарала башлаган Урта гасырлардан алып гарәп һәм фарсы әдәби теленә
нигезләнгән ислам әдәбияты һинд, грек, Византия һ.б. әдәбиятлар белән тыгыз
бәйләнештә үсә. Коръән телен белгән укучы үз һәм тәрҗемә әсәрләре арасында
аерманы күрми диярлек. Тәрҗемә әдәбият милли мәдәниятнең табигый өлеше
кебек кабул ителә. Язучылар һәм шагыйрьләр чит телдәге материалга башка
текстларны кушып җибәрә яки мөһим тоелган әдәби итеп формалаштырылган
фикерләрне өсти алган. Күрәсең, милләттәшләренең әдәби зәвыгын үстерергә
теләү Насыйрины тәрҗемәләр әзерләргә этәргән.
Бу мәсьәләне өйрәнгән Х.Миңнегулов фикеренчә, «Кәлилә вә Димнә»,
«Тутыйнамә», «Мең дә бер кичә» кебек кысалы классик кыйссалар элек-
электән укучыларның һәм тыңлаучыларның игътибарын үзенә җәлеп иткән,
татарларга гарәп телен өйрәнү өчен уку әсбабы буларак татар мәдрәсәләрендә
кулланылган. Ә XIX гасыр ахырында аларның сюжеты һәм мотивлары нигезендә
татар телендә күпсанлы китаплар иҗат ителә (Миннегулов Х.Ю. Татарская
литература и Восточная классика (Вопросы взаимосвязей и поэтики). Казань,
1993. С.244, 252-253).
Аерым бер үгет-нәсихәт хикәятләре заманча дәреслекләргә урнашкан.
Аерым алганда, Х.Миңнегулов күренекле мәгърифәтче Х.Фәезхановның
рус уку йортларында укучылар өчен төзегән «Татар теленең кыскача уку
грамматикасы» (СПб., 1862) дәреслегенә «Кәлилә вә Димнә» әсәреннән өзекләр
кертүен мисал итеп китерә (Миннегулов Х.Ю. Күрс. хезмәт. Б.252).
Насыйриның татарлар арасында популярлаштыру өчен әсәрләр сайлап
алу принципларын күзәтеп, Г.Рәхим аның иң мәшһүр әсәрләргә түгел,
татар укучысы өчен аңлаешлы текстларга өстенлек бирүен әйтә. Күрәсең,
Насыйри «мәшһүрләр» белән таныш булмаган яки аларга тиешле әһәмият
бирмәгән дип билгели (Рәхим Г. Каюм Насыйриның тәрҗемәи хәле // Рухи
мирас: эзләнүләр һәм табышлар = Духовное наследие: поиски и открытия /
редкол.: И.Г.Гомәров (проект җит. һәм җавап. мөх.), З.З.Рәмиев, А.М.Ахунов;
төзүчеләр: Л.Ш.Гарипова, Г.М.Ханнанова. Казан, 2020. Б.78.).
Насыйриның бу өлкәдәге беренче тәҗрибәсе – 1868 елда дөнья күргән
«Кырык вәзир турында хикәят». М.Гайнуллин билгеләгәнчә, К.Насыйри
чыганак итеп XV гасырда яшәгән Шәехзадә Әхмәт Мисриның гарәп теленнән
госманлыга тәрҗемә текстын файдаланган ( Гайнуллин М.Х. Татарская
литература XIX века. Казань, 1975. С.143). Х.Миңнегулов бу китапта мөселман Шәркының башка әсәрләреннән хикәяләр булганлыгын да әйтә. Басма укучылар
күңелен тиз арада яулап ала: 1917 елга кадәр ул 8 тапкыр нәшер ителә.
Әсәр хакимнәрнең, гади кешеләрнең тормышындагы төрле вакыйгаларны
бәян итүче үгет-нәсихәт бирүгә корылган кечкенә хикәятләрдән тора. Алар,
бер яклап, дидактик, икенче яклап, мавыктыргыч эчтәлекле. Хикәятләрдә сүз
хаким белән халык арасындагы мөнәсәбәтләр, гаиләдә була торган ызгышлар
һ.б. турында бара, аларда яхшылык белән яманлык, яшәү белән үлем, мәхәббәт
белән тугрылык, көнчелек, явызлык һ.б. гомумкешелек проблемалары күтәрелә.
Шәрыкта киң таралган мондый текстларны «каймалы» яки «тартмалы»
композицияле әсәрләр дип атыйлар. Аларга төрле эчтәлекле әкияти хикәяләрне
«кайма»лап алу ярдәмендә бер-берсенә бәйләү хас.
Бу очракта каймалы сюжет хатыны вафат булганнан соң башкага өйләнгән
иран шаһы Ханкин турында сөйли. Үги ана гаҗәеп чибәр шаһзадәгә гашыйк
була һәм, җавап хисләренә өмет итеп, егетне тәхет белән кызыктыра (ул, ирен
үтереп, аның улына кияүгә чыгарга ниятли), әмма шаһзадә аннан баш тарта. Бу
нияте барып чыкмагач, үги ана ирен улына каршы котырта һәм 40 көн дәвамында
иренә 40 хикәят сөйли. Шаһ улын үтерергә боера. Вәзирләре аны бу боерыгын
кире алырга үгетлиләр һәм 40 көн дәвамында шушы очрак-күренешкә аваздаш
хикәятләр сөйлиләр. 40 көннән соң шаһзадә халыкка дөреслекне сөйләп бирә.
Шаһ улын гафу итә. Шул рәвешле, әсәрнең үзәгендә – «үги анасының нахак ягуы
сәбәпле, газапларга дучар ителгән шаһзадәнең язмышы, хикәя формасында фикер
алышу, гаделлек тантанасы һ.б.» тора (Миннегулов Х. Күрс. хезмәт. Б.310).
1882 елда Насыйри Кейкавусның поэтика буенча фарсы телендәге «Кабуснамә»
трактатын (XVI г.) тәрҗемә итеп бастырып чыгара, моның өчен ул Әхмәт бине
Ильясның госманлы теленә тәрҗемәсеннән файдалана (Мөхәммәтнәҗип бине
Шәрәфетдин әл-Кустрамави. Габделкаюм ән-Насыйри хәзрәтләре тәрҗемәи
хәленә гаид // Каюм Насыйри: Әдәби-тарихи һәм документаль-биографик
җыентык / төз. Р.Ф.Исламов. Казан, 2017. Б.320). Әсәр авторның үз улына
үгет-нәсихәте һәм киңәшләреннән – кеше үзендә булдырырга тиешле уңай
сыйфатлар турындагы дидактик хикәятләрдән тора.
М.Гайнуллин билгеләгәнчә, Насыйри тәрҗемә иткән китаплардагы хикәятләр
гаделлек, намус, батырлык һәм тугрылык кебек күркәм холык сыйфатларына
багышланган. «Кешедәге нәкъ шушы сыйфатлар К.Насыйриның әхлакый
идеаллары бөтенлеген тәшкил итә. Китапның уңай геройлары – антларына тугры
кешеләр, алар һәрвакыт җиңеп чыга. Мәкерле һәм намуссыз кешеләр үзләре
казыган чокырга төшә. Эчтәлеге ягыннан хикәятләр бер-берсеннән аерылса да,
алар бырысы да «Мең дә бер кичә»дәге кебек бер максатка – гуманист язучының
югары әхлакый идеалларын яклауга хезмәт итә» (Гайнуллин М.Х. Күрс. хезмәт.
Б.180).
«Кабуснамә»не «Кырык вәзир турында хикәят»еннән аерып торган үзенчәлек
булып әдәби иҗатның кайбер мәсьәләләренә кагылуы тора. Аерым алганда,
бүлекләрнең берсе «Шигырь вә шагыйрьләр әхвәле бәянында» дип атала, анда
шигъри сүзгә таләпләр язылган: әсәрләр эчтәлекле, тәртипкә, рифмага салынган
һәм фантазия элементлары белән баетылган булырга тиеш. Моннан тыш,
шагыйрьләр сәнгати сурәтләү чараларын да кулланырга тиеш: «Шагыйрьләр
шигырьне үзләре өчен түгел, башкалар өчен сөйләрләр. Димәк, шигырьнең
мәгънәсе ачык булырга тиеш. Мәгънәсе ачык булган шигырьләрне һәркем
яратыр. Димәк, шигырь төзү ритмлы һәм рифмалы сүз сөйләү дигән сүз
генә түгел. Хыялсыз, тәртипсез, художествосыз шигырь сөйләмә. Метафора, чагыштыру, каршы кую һәм шуларга охшаган бик күп сурәтләү алымнары
бар, шуларны куллан» (Насыйри К. «Кабуснамә»дән // Насыйри К. Сайланма
әсәрләр. Ике томда. Икенче том. Казан, 1975. Б.66).
Трактатта тезмә һәм чәчмә сөйләм үзенчәлекләре турында мәгълүмат, әлеге
төрләргә таләпләр бирелгән, төп әдәби жанрлар билгеләнгән: мәдхия, мәрсия,
тәүхид (дога), нәгыть (мактау), газәл, һөҗү (сатира).
Күрәсең, трактат шәкертләрне әдәбият гыйлеме теориясе, шигырь язу
үзенчәлекләре белән таныштыру өчен хезмәт иткән. Насыйри фикеренчә,
поэтиканы белер өчен ике сәбәп бар: янәсе, ул кешенең белемен күтәрә; әдәби
иҗат белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирә.
1886 елда О.С.Лебедева «Кабуснамә»не рус теленә тәрҗемә итеп, аерым
китап итеп бастырып чыгара (Кабус-намэ. Переведено с татарского на русский
О.С.Лебедевой. Казань: типогр. ун-та, 1886).
Насыйри, нәфис әдәбият буенча теоретик фикерләрен әйткәндә, татар халык
авыз иҗатына таяна. Аерым алганда, 1880 елда басылып чыккан «Кырык бакча»
(1902 елда кабат басыла) хезмәтендә автор укучыларын татар халык әдәбияты
үрнәкләре белән таныштыра һәм фольклорның тезмә жанрлары турында гыйльми
мәгълүмат бирә. Аерым алганда, ул татар халык җырларының алты төрен аерып
чыгара: «моңаеп әйткән шигырьләр», «мактап әйткән шигырьләр», «сагынып
әйткән шигырьләр», «фирак вә һиҗран әйткән шигырьләр» һәм «үпкәләп әйткән
шигырьләр». Х.Ярми фикеренчә, «монда инде Каюм Насыйриның фольклор
әсәрләрен билгеле жанрларга бүлү һәм, һәрбер жанр эчендә аерым мотивларны
аерып, фольклор әсәрләрен фәнни классификацияләүгә керешү, татар фольклорын
фәнни нигездә эшкәртә башлауга беренче адым ясавы ачык күренә» (Ярми Х. Татар
фольклорын җыйнау һәм аны бастырып чыгару өлкәсендә Каюм Насыйриның
эшчәнлеге // Каюм Насыйриның тууына 120 ел тулуга багышланган гыйльми
сессия материаллары. Казан, 1948. Б.101).
Бу хезмәттә соңрак «Фәвакиһ әл-җөләса фи-л әдәбият» китабында урын
алган мәкальләр, җырлар һәм бәетләр дә бар. Табышмаклар «Зиһен сынамак»
дип аталган бүлеккә туплап урнаштырылган. Биредә шәкертләр арасында
киң таралган «Көймә һәм бүре зур елга аша чыга», «Бүре, кәҗә, кәбестә»,
«Әссәламегаләйкүм, 100 каз» дип исемләнгән мәсьәләләр дә урын алган. Русча
китапларда кулланылган мәсьәләләр бу вакытка инде татарлар арасында да киң
тарала.
Дүрт елдан соң К.Насыйри, «Кырык бакча» китабын тулыландырып, аны
«Фәвакиһ әл-җөләса фи-л әдәбият» (Әдәбият турында сөйләшүнең җимешләре)
(1884) исеме астында бастырып чыгара. Анда, алдагы китапларда кебек
үк, үгет-нәсыйхәт һәм маҗаралы хикәятләр аша кеше идеалы сурәтләнә,
кешеләргә хас уңай һәм тискәре сыйфатлар шәрехләнә.
Басма «Кырык бакча»дагы кебек үк «Кереш» өлештән һәм кырык бүлектән
тора. Насыйри «Кереш»тә чыганак буларак ХIV гасырда Мисырда яшәгән
галим Мөхәммәт Әхмәт әл-Хатыйпның «Мустатраф» трактатын һәм ХII
гасыр тел галиме Мөхәммәт ибн Касыйм Замахшариның «Раузыл-ахъяр»
хезмәтен файдалануын әйтә. Һәрбер бүлек – «Рауза» (гарәпчәдән –
бакча) – бер төп темага багышланган, аннан соң шул темага иллюстрация
рәвешендә күпсанлы нәсыйхәт бирүче мисаллар, хикәяләр, мәсәлләр һ.б.
китерелә. Беренче бүлек – кеше акылы, икенчесе – фән, өченчесе кешенең
җәмгыятьтә үз-үзен тотышы турында сөйли. Китапның кырыгынчы бүлеге
әдәбият теориясе һәм тарихы, татар теле проблемаларына багышланган (Заһидуллина Д.Ф. Әдәбият кануннары һәм заман / Татар әдәбияты
нәзариясенең барлыкка килүе һәм үсеш баскычлары. Казан, 2000. Б.61-64).
Бүлек башында Насыйри халык авыз иҗаты һәм нәфис әдәбият
үрнәкләренең әһәмиятен ничек аңлавы турында сөйли. Ул фольклор килеп
чыгуның тарихы белән кызыксына, әдәбиятның максаты һәм вазифалары
турында үзенең фикерләрен белдерә, нәфис сүзнең кешегә йогынтысы
зур булуын билгели, ә эстетик ләззәт алуны ул адәм баласының табигый
ихтыяҗы буларак бәяли.
Фольклор белән танышу табышмаклардан башлана – 28 мисал китерелә.
Шуларның егерме өче – татар табышмагы, ә «ул нәдер кем» дип башлана
торган бишесе шәкерт дәфтәрләреннән яки китаплардан алынган дип билгеләп
үтә Х.Бәдигый (Бәдигый Х. Каюм Насыйриның халык әдәбиятын җыю һәм
тикшерү юлындагы хезмәтләре // Фән һәм тел. 2003. №1 (16). Б.37). Шулар
белән янәшә 315 мәкаль урнаштырылган (Бәдигый Х. Күрс. хезмәт. Б.37)),
Җырларга аерым бер игътибар бирелә, Насыйри алар турында «Шигырьләр»
бүлекчәсендә сөйли. Шунысы кызыклы: классификацияләүдән тыш, мәгърифәтче
татар фольклор текстының структурасы проблемасына да кагыла. Шул рәвешле,
татар шигыренең бер строфасы ике юлдан (ике мисрагълы), җырлар – дүрт юлдан,
халык җырының беренче ике юлы эчтәлеге белән соңгы ике юлыннан аерыла
дип билгели. Шулай ук ул татар җырларының варинтлары күплеген дә ачыклый:
10-15 көйгә кадәр булырга мөмкин. Насыйри фикеренчә, бер үк текстны берничә
төрле көйгә салу мөмкинлеге безнең мәдәнияткә синкретизм хас булу белән бәйле.
К.Насыйри аерым әсәрләрне бәяләү турында да уйлана. Татар халык
җырларының бәяләү критерийлары итеп җырның нәфислеген, эчтәлегенең
күңелгә ятышлы булуын билгели. Аксиологик планда автор әдәбиятны идеаль,
ирешүе авыр булган норма итеп күрә.
Ул болай дип яза: «Җыр – җаннарның азыгыдыр, тәгам – туклыкның
азыгыдыр. Уй, фикерне саф кылыр, зиһенне нечкәртер, табигатьне йомшартыр,
мәрхәмәтлене мактатыр, куркакны баһадирландырыр, саранны юмартландырыр
димешләр. Берәү җыр ишетеп күңеле кузгалмаса, ул кешенең йә хисе юктыр, йә
күңеле авырудыр». Биредә 118 җыр 6 тематик бүлеккә аерып урнаштырылган
(Бәдигый Х. Күрс. хезмәт. Б.37).
Җырлардан соң татар фольклорының уникаль жанры булган бәетләрнең
эчтәлеге һәм формасына «Мөхәммәдия» көенә укыла торган һәм чәй эчү
йоласын тасвирлауга багышланган «Чәй бәете» һәм «Бәдәвам» көенә укыла
торган һәм уңмаган киленнәрдән көлгән «Уңмаган килен бәете» мисалларында
анализ ясала. Татар бәетләре исемлегендә, шагыйрь Г.Кандалыйныкы
булган текстлардан тыш, «Мәхбүбләргә сәламанә» («Ир-атларга сәламнәр»)
мәрсиясе дә бар, аның текстында гарәп һәм фарсы алынмалары бик күп, ул җир
мәхәббәтенә дан җырлауга багышланган (Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар.
Г.Рәхим, Г.Газиз. Татар әдәбияты тарихы. Борынгы дәвер. XVII – XIX
гасырлар = Духовное наследие: поски и открытия. Г.Рахим, Г.Газиз. История
татарской литературы. Древний период. XVII – XIX века. Т.2. төз., текст
иск. һәм аңл. әзерл.: Л.Ш.Гарипова, Л.Р.Надыршина, А.М.Ахунов, И.Г.Гомәров,
Г.А.Хөснетдинова. Казан, 2022. Б.294-296.).
Китапта татар авторларының әдәби әсәрләренә ритмик һәм метрик анализ
ясау омтылышы да күзәтелә (мәсәлән, Г.Кандалыйның «Сәхипҗамал»
поэмасы) (Гайнуллин М.Х. Күрс. хезмәт. Б.183). Үзенең анализында, әдәбияттан
фольклорга күчеп, К.Насыйри татар әдәбиятын һәм халык авыз иҗатын тикшеренүнең бердәм фәнни концепциясен кору мөмкинлеге барлыгын
исбатлый.
«Фәвакиһ әл-җөләса фи-л әдәбият» шуның белән игътибарга лаек: анда татар
әдәбият гыйлемендә беренче тапкыр ике татар шагыйренең – Г.Утыз Имәни белән
Г. Кандалыйның тормышы, иҗаты һәм әсәрләре турында фәнни мәгълүматлар
китерелә. Насыйри хезмәтенең кырыгынчы бүлегенә аларның поэмаларын
(«Фәхри», «Бәдига», «Сәхипҗамал») һәм шигырьләрен дә урнаштыра.
Кыскача күзәтүне йомгаклап, М.Гайнуллин фикере белән килешми мөмкин
түгел: «Бу әсәрендә автор – югары культуралы, киң эрудицияле, борынгы дөнья
тарихын белүче, шул ук вакытта заманча карашлар белән яшәүче кеше дә»
(Гайнуллин М.Х. Күрс. хезмәт. Б.183).
1884 елда укучылар арасында «Җəваhир əл-хикəят» китабы киң таралыш
ала, ул татар укучыларын үгет-нәсихәт бирә торган хикәятләр белән
таныштыруын дәвам иттерә.
К.Насыйри тәрҗемәләре арасында бердәм сюжетка корылган (анда автор
тартмалы композициядән читләшә) бер әсәр аерым урын алып тора. Ул –
«Әбүгалисина кыйссасы» (1881) (1889, 1894, 1898, 1900, 1902, 1905, 1908
елларда кабат басыла).
Күренекле мөселман галиме, философ, табиб Әбү Гали Сина (980–1037)
мөселман Шәркы әдәбиятында популяр персонажларның берсе була. Насыйри
нигез итеп, төрек язучысы Зыятдин Сәет Яхъяның 1838 елда «Кəнҗинəи
хикмəт» исеме белән Мисырда дөнья күргән, соңыннан 1864–1865 елларда
«Әбүгалисина турында бәян» исеме белән Зөя өязеннән Ибраһим Габдрахман
улы Габдуллин тарафыннан Казанда басылган әсәрен ала. Анда гарәп һәм
фарсы сүзләренең муллыгы маҗаралы сюжетның эчтәлегенә төшенергә
һәм төп каһарманның кыю гамәлләрен бәяләргә комачаулый. Шуңа да
Насыйри, төрле риваятьләргә мөрәҗәгать итеп, 1872 елда ««Әбүгалисина
кыйссасы» әсәрен бастырып чыгара, анда ул Әбүгалисинаны мәгърифәтле,
югары әхлаклы, гаделлек өчен көрәшче, фәкыйрь һәм зәгыйфь кешеләргә
ярдәмче образында сурәтли. Басманың кереш сүзендә тәрҗемәче бу гамәлен
түбәндәгечә аңлата: «Мин “Әбүгалисина турында бәян”ны гарәп һәм фарсы
телләрен начар белүче, әмма хикәяләр укырга яратучы кешеләр өчен тәрҗемә
итәргә алындым» (Гайнуллин М.Х. Каюм Насыри. Очерк жизни и творчества.
К 150-летию со дня рождения. Казань, 1975. С.30). Китап укучылар арасында
зур уңыш казана, мәгърифәтче исән вакытта берничә тапкыр кабат нәшер ителә,
шул рәвешле авторның башка проектларын финанслар белән тәэмин итә. Иң
мөһиме – татар укучыларының берничә буынын әхлакый тәрбияләүдә мөһим
роль уйнап, совет чорында да кат-кат бастырыла.
К.Насыйри әсәре кереш, дүрт бүлек һәм йомгаклау өлешләреннән гыйбарәт.
Китапның кереш өлеше игезәк малайларның балачак тормышы турында сөйли.
Беренче бүлектә Әбелхарис белән Багдад хәлифе турында сүз бара. Икенче
бүлек Әбүгалисина һәм Мисыр хакиме турында. Өченче бүлек Әбүгалисина
белән Бохара хакименә багышлана, дүртенче бүлек Әбүгалисина белән Кирмән
мәмләкәте хакиме турындагы хикәятне үз эченә ала. Йомгак бөек галим һәм
табибның үлеменә китереп җиткерә.
Китап Әбелхарис һәм Әбүгалисинаның, ана-аналарыннан фатиха алып,
сәяхәткә чыгып китүләреннән башланып китә. Барган юллары күренекле галим
Пифагорның китаплары саклана торган мәгарә булган шәһәргә алып килә.
Мәгарә ишеге елга бер тапкыр гына ачыла, анда кергән кешеләргә китапларны өч сәгать кенә укырга рөхсәт ителә, әмма алып чыгу тыела. Туганнар мәгарәгә
керү өчен хәзерлек башлап, бер ел дәвамында ризык һәм лампалар өчен
май әзерлиләр. Мәгарә ишеге ачылгач, башкалар белән эчкә керәләр, ләкин
билгеләнгән вакытта тышка чыкмыйлар, качып калалар һәм, бер ел дәвамында
биредә сакланучы китапларны укып, яшерен белемнәр туплыйлар.
Мәгарәдән чыккач, игезәк туганнарның юллары аерыла. Әбүгалисина –
Мисырга, туганы Әбелхарис Багдадка юл тота. Әбүгалисина Мисырда мәгарәдә
туплаган белемнәрен яхшылык кылу өчен файдалана: ул хәлвә сатучының
хезмәтен җиңеләйтә, аның керемен арттыра, яраткан кызы белән очрашырга
ярдәм итә. Ул һәрчак кешеләргә яхшылык эшли һәм гаделлек тарафдары
була. Әбелхарис исә җыйган белемнәрен кара максатларда куллана, гадел
булмаган идарәчегә хезмәт итә, көнләшүдән бертуганын үтерергә тырышып
карый, ләкин җиңелә һәм һәлак була. Әбүгалисина Сәмәркандта зур мәдрәсә
төзи, күп еллар шәкертләр укыта. 70 яшендә тормышның фанилыгы турында
уйлана башлый һәм үлем белән килешергә теләми. План корып, үлгәч терелү
өчен кирәкле әйберләрне хәзерли. Укучысына вафатыннан соң үзен ничек
терелтергә кирәклеген аңлата, ләкин шәкерте кушканны башкарып чыга
алмый, һәм Әбүгалисина бакыйлыкка күчә. Шулай итеп, повестьның баш
герое Әбүгалисина, үзенең гадәти булмаган акылы бәрабәренә, белемнәре
һәм тапкырлыгы белән һәрчак патшаларны һәм аларга хезмәт итүчеләрне
җиңеп чыга. Бу исә Әбүгалисина турындагы хикәятнең төп мәгърифәтчелек
фикере дип ассызыклый әдәбият галиме М.Гайнуллин (Гайнуллин М.Х. Күрс.
хезмәт. Б.187).
К.Насыйри төрки халыклар арасында популяр булган «Әфсанәи Гөлрөх вә
Камәрҗан» әсәрен, госманлы теленнән тәрҗемә итеп, өч өлештә бастырырга
планлаштыра. Күрәсең шуңадыр, 1896 елда 54 бит итеп бастырган беренче
өлешен ул роман дип атаган, әмма калган өлешләр дөнья күрми кала.
М.Гайнуллин Насыйриның кулъязмалары арасында автор «Өченче өлеш»
дип тамгалаган һәм төгәлләнмәгән әсәр сакланып калганы турында искәртә
(Гайнуллин М.Х. Күрс. хезмәт. Б.183).
Китапның сюжеты «Мең дә бер кичә»дәге «Камәрҗан һәм Сәидәи Будур»
хикәяте белән башланып китә һәм Иран шаһының улы Камәрҗанның
Кытай императоры кызы Гөлрухка мәхәббәте, аларның Асыл белән Насыл
улларының маҗаралары турында (Гали М. Әфсанәи Гөлрөх вә Камәрҗан //
Насыйри К. Сайланма әсәрләр. Казан, 1945. Б.122.). Тәрҗемә күләме ягыннан
оригиналдан кечерәк, анда татар укучысына аңлашылмый торган вакыйгалар
төшереп калдырылган. Х.Миңнегулов Насыйриның текстны татар укучысына
яраклаштырган мисалларын да күрсәтә: «Камәрҗан бакчачыдан сорый: “Син
кайсы халыктан?” “Минем туган ягым, – дип җавап бирә карт, – моннан бик
еракта. Бәлки Идел, Чулман елгалары турында ишеткәнең бардыр? Минем
ата-бабаларым шуннан. Безне рәсәйлеләр дип йөртәләр». Мондый юллар
ачыктан-ачык текстны яраклаштыру дигән сүз, мавыктыргыч сюжет, аңлаешлы
өслүб – К.Насыйри романын татар укучылары арасында популяр иткән мөһим
факторлар» (Миннегулов Х. Күрс. хезмәт. Б. 309).
Шагыйрьләр М.Гафури һәм Г.Тукай үзләренең автобиографик язмаларында
балачакта К.Насыйри әсәрләрен йотлыгып укулары турында әйтә. Аерым
алганда, Г.Тукай үзенең тәрҗемәи хәлендә 8 яшьлек малайның Насыйри
китапларын укып тәэсирләнгәнен яза: «кич белән китапларны актарганда,
кулга К.Насыйриның “Фəвакиһ әл-җөлəса...” китабы килеп керде. Укый башладым. Китап ахырында урнаштырылган шигырьләрне мавыгып укып
аңларга тырыштым» (Сүз татар шагыйре Г.Кандалыйның (1797–1860)
«Сәхибҗамал» поэмасы турында бара. – И.З.) (Гайнуллин М. Каюм Насыйри
(Тормышы һәм иҗат юлы) // Насыйри К. Сайланма әсәрләр. 2 басма. Казан,
1956. Б.13).
Гомумиләштереп, шуны ассызыкларга була: Каюм Насыйри, мөселман
Шәркында популяр булган нәфис әдәбиятны татар теленә тәрҗемә итү белән
шөгыльләнеп, аны популярлаштырып кына калмый, укучыларының эстетик
зәвыгын тәрбияләүгә дә зур өлеш кертә. «Ул чын мәгънәсендә киңкүләм халык
массаларына аңлаешлы телдә язылган матур әдәбият әсәрләрен тудырып
тарату бурычын үти. Төрек, гарәп, фарсы телләрендә басылып чыккан иң яхшы
бәяннарны, хикәяләрне җентекләп сайлап алып, аларны татар теленә тәрҗемә
иткән, эшкәрткән, күпсанлы новеллалардан, хикәятләрдән җыентыклар
төзегән, соңыннан аларны, татар укучылары өчен бастырып, дөньяга да
чыгарган», – дип билгели М.Гайнуллин (Гайнуллин М.Х. Күрс. хезмәт. – Б.163).
Бу китаплар «татар сөйләмә телен әдәбиләштерү» процессында катнашкан,
«дөньяны милли эстетик кабул итү һәм күзаллау формалаштыруда һәм аны
үстерүдә билгеле бер баскыч ролен үтәгән» (Гилемшин Ф.Ф. Эволюция языка
кысса в системе татарского литературного языка во второй половине
XIX – начале ХХ века: автореф. дис… д-ра филол.наук. Казань, 2022. С.15).

 

«КУ» 11, 2025

Фото: Шедеврум ии

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев