Ап-ак мичебез
Без үскәндә, өйнең яме иде, Горур басып тора иде ап-ак мич! Он(ы)тыламы, онытып буламы соң, Хәтерләрдә кышкы айлы кич!
Без үскәндә, өйнең яме иде,
Горур басып тора иде ап-ак мич!
Он(ы)тыламы, онытып буламы соң,
Хәтерләрдә кышкы айлы кич!
Бу сихрилек җанга җылы биреп,
Илһам салган җырлы күңелгә.
Кич утырып мөнәҗәтләр әйткән
Әбиләрем керә төшемә.
Аркаларны җылы мичкә куеп,
Әнкәйләрем бәйли оекбаш.
Күрше-күлән җыелып кич утыра,
Күз алдымда бәхетле шул чак!
Тәрәзәдән тулган ай караган,
Истә шушы якты мизгелләр!
Мичтә пешкән тәмле бәрәңгеләр,
Гөлдердәшкән шат-көләч йөзләр.
Шатлыгы да, кайгысы да бергә,
Авыл бердәм! Дус – күрше-күлән.
Барысын да бергә уртаклашкан,
Кич утырып, кунакка йөргән.
Суык кышның салкынын да сизми,
Шәл бәйләгән апа-әниләр.
Кире кайтмас шушы мизгелләрне
Күңелдәге моңнар көйлиләр.
Авыл өйләрендә мичләр дә юк,
Заман үзгә, дөнья үзгәрде.
Безнең якты, сихри балачаклар
Әкиятләргә, ахры, әйләнде.
Ап-ак мичне табып булмый хәзер,
Күмер төшеп, чәйләр кайнамый.
Самавырда йомыркалар пешми,
Кичләр җиткәч, өйләр җанланмый.
Сагындыра мичле, җылы өйләр,
Сезгә ничек? Миңа бик моңсу!
Авылымның сихри җанлылыгын
Еллар алган, күңелдә җирсү.
Роза САФИНА
«КУ» 11, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев