Логотип Казан Утлары
Хәтер

МИНЕМ МӨХӘММӘТ АБЫЙ

Әкияттәге сыман, көн арты көн үтә. Мин инде хәйран үскән. Бу кешенең Мөхәммәт абый икәнен беләм, hаман көтеп алам, каршысына йөгерәм. Ул капылт кына өйгә кереп китми, күрешкәннән соң бакча буйлап сәяхәт ясый башлый. Карлыганнар үсеп киткәнме, былтыр утырткан чыршы, урман өрәңгесе, чикләвек куагы, артыш – яратканнармы безнең нигезне, тәртипме?

Мин үземне белә башлаганда, ул бар иде инде. Озын буйлы, кабарып торган
куе, дулкынлы чәчле, кылыч борынлы ир заты. Авылга еш кайта, Ул ишектән
килеп кергәч, сызланып, зарланыбрак йөргән әби терелеп китә, шатланып
ашыгыбрак йөри башлый, кабалана, абына, сөртенә. Әни өстәл хәстәрләргә
керешә. Мин бу зур кешенең каршына барам, ул мине иелеп кочаклап ала,
борыныма ят хуш ис килә. Безнең кечкенә өй ирләр тавышы, ыгы-зыгы, тагын
шул миңа таныш түгел ис өстенә тәмле аш-су исе белән шыгрым тула. Табын
зур якка әзерләнә, гадәттә почмак якта ашап яшибез без. Ул өстәл башына
утыра, ә мин – аның алдына. Миңа жылы, уңайлы, ашау кайгысы бөтенләй
юк. Ә ул сөйли дә сөйли, көлешәләр, кара, безнең әби дә әни шикелле көләргә
ярата икән. Болары – мин кечкенә чактагы кичерешләр.
Бераз үсә төшәм. Ул безнең яшәештә hаман бар, булырга тиеш, минем
якыннарым сыман, мин басып йөргән җир, эчкән су, сулаган hава, гомумән, безнең
тирәлек сыман. Булырга тиеш. Менә шундый мөнәсәбәт. Яңгырмы, карлы-буранлы
кышмы, ымсындыргыч язмы, эссе җәйме – бернигә дә карамыйча ул авылга кайта,
чөнки аны анда көтәләр. Кара яңгырлы кич. Ишек ачыла, өйгә яңгырның үзенә
караганда да юешрәк берәү килеп керә... Караңгы кышкы төн, тәрәзәгә сак кына
шакыйлар, әни ишекне ачып, бар җирен кар сырган, керфекләренә кадәр авыр
булып бәсләнгән, ләкин бик бәхетле берәүне кертә... Җәйге коры бер көн, чыдап
булмаслык эссе. Ми пешәрлек диләр безнең якта. Тузан. Безнең рәшәткә капка
ачылып китә, берәү керә, мин мәтәлә-кадала торып йөгерәм, муенына барып
асылынам. Аның белән безнең өйгә бәхет, шатлык керә...
Әкияттәге сыман, көн арты көн үтә. Мин инде хәйран үскән. Бу кешенең
Мөхәммәт абый икәнен беләм, hаман көтеп алам, каршысына йөгерәм. Ул
капылт кына өйгә кереп китми, күрешкәннән соң бакча буйлап сәяхәт ясый
башлый. Карлыганнар үсеп киткәнме, былтыр утырткан чыршы, урман
өрәңгесе, чикләвек куагы, артыш – яратканнармы безнең нигезне, тәртипме?
Ишегалдын барлап чыккач, юлы чишмәгә таба. Тыкрыктан гына төшеп китәбез,
мин, кәҗә бәтие шикелле сикергәләп, яныннан барам. Рәхәтләнеп бит-кулларын
юып, балаларча учларына су алып, чөмереп эчә. Аннары, кулларын чылатып,
куе чәчләрен сыпырып ала. Өйгә кайткач, күлмәген салып, миңа тоттыра. «Мә,
юлда тузанлангандыр, бар, юып, Сафый чишмәсендә чайкап мен әле». Өстәл
әзер, Мөхәммәт абый сөйли. Университет, студентлар, аспирантура, сессия
дигән сүзләр ишетелә. Ашау тәмам, минем кечкенә чиләккә ипи сыныклары
тутырып, Мөхәммәт абый белән икәү конюшняга китәбез. Ул чакта әле авыл
бай – атлы, сыерлы. Менә шул атлар янына килгәч, ул университет доценты
булудан туктый, бер авыл малаена әйләнә дә бетә. Атлар белән сөйләшә, тамак
асларын кашый, ялларын сыпыра. Атларга учыннан ипи ашата, төкле ирене
белән колын аның учын кытыклый. Атлардан чак аерылып кайтып китәбез.
Ә тавык үләнле ишегалдында – казлар. Яшькелт-сары бибиләре белән.
Ата казга бу озын буйлы адәм бер дә ошамый. Мин, бер йомшакны тотып, Мөхәммәт абыйның учына салам. Ә ул
аны иреннәренә якын китерә, сөйләшә,
биби аның иренендәге карачкыл миңен
чүпләмәкче була. Әби баскычта утырып
тора, улының рәхәтенә карап, үзе дә
чиксез бәхет чәчеп, елмая. Ә иртәгесе
көнгә маршрут – Пауал тегермәненә...
Бар да урынында, элеккечә, үзгәрмәс
сыман, ләкин инде әбинең яше сиксәнгә
җитеп килә. Төпчек малаен күргәч,
нур чәчә торган күзләре дә башкарак,
ничектер тоныкланып калганнар. Ул
авырый. Юеш карлы-яңгырлы, елак,
караңгы чырайлы, җилле бер көндә ул
китеп тә барды…
Адәм баласының кеше булып
формалашуына күп нәрсәләр – нәсел,
кан хәтере, ата-ана тәрбиясе, тирәлек йогынты ясый. Шул тирәлектә аерым
урын алып тора торган шәхесләр була. Минем өчен шундый ир заты Мөхәммәт
абый булды. Әбинең вафатыннан соң да, ул безнең имгәтелгән йортка
юлын өзмәде. Ялгыз калган әни белән туганлык кына түгел, ниндидер рухи
якынлыклары бар иде, сугыш елының ачлы-туклы бала чагы, хәсрәт арбасын
бергә җигелеп тарту, профессияләре дә бер үк бит әле.
Әбисез нигез ямансу. Урман, атлар яны, Казаклар авылы болынына тагын
зират өстәлде. Кайткан саен бармый калмый. Урманның Тупы башыннан кереп
китәбез, юлыбыз наратлыкка таба. Мөхәммәт абый җырлый яисә берәр көйне
сызгыра. Туктап-туктап ала. Газап чигеп, ботак ташыган чакларын уйлагандыр
инде. Казаклар болынында ул башкарак. Йөзе яктыра, калкулыкка утырып, бик
саеккан Кесмәстә балачак тегермәнен эзлиме, әллә Пауал абзыйны исенә төшерәме,
белмәссең. Зиратта, әби кабере янында, Мөхәммәт абый моңсу. Чүгәли, авыз
эченнән генә дога укый, уйга бата. Юл буе сөйләшмибез. Хәзер уйлыйм, аның
авыр да, үзенчә бәхетле дә балачагын, дәртле яшьлеген сагынган, Ана каберен
зиярәт кылган, күңеленең нечкә чакларының шаhиты булганмын икән бит.
Авылдан Арчага укырга киткәч, мин инде Казан белән ике араны шактый
таптадым. Мөхәммәт абыйларның сандугачлы алма бакчасына карап тора
торган йортлары минем өчен икенче җылы почмакка әйләнде. Ачык чырайлы,
шат күңелле Лилия апа, минем белән бер яшьлек Гәүhәр, әтисенең иркә
улы – Искәндәр бар. Дәресләр бетүгә, электричкага йөгерәм. Атна
уртасында – Казан, ялларда – авыл, әни. Мөхәммәт абыйга авыл хәбәрләрен
сөйлим, ә ул әкрен генә мине шәhәр кешесенең дөрес яшәү рәвеше белән
таныштыра. Урамда кычкырып сөйләшәсе түгел, подъезд ишеген ипләп
ябасы, беренче этаж халкының тынычлыгын бозасы, телефоннан (автомат)
озак сөйләшеп, кешене көттерәсе түгел, телефоннан кирәк нәрсә турында
гына, кыска аралашасы, тагын бик күп шундый «ярамый»лар. Гомумән, яшәү
рәвешең белән башкаларга авырлык китермәскә, зыян салмаска, борчымаска.
Мин инде күп еллар шәhәрдә яшим. Автобуста очрый шундый юлдашлар,
кайчан йокыдан торган, нәрсә ашаган, кайчан юынган, күршесе белән ни өчен
кычкырышкан – барысын да телефоннан сөйли, кычкырып көлә, бөтен халык
ишетерлек итеп. Яки берәү синең борының кысылып калырлык итеп, кисәк, бар көченә ишекне атып бәреп, подъездга кереп китә. Югыйсә күрә артыннан
син кергәнне. Шулай, боларның Мөхәммәт абыйлары булмаган шул.
Мөхәммәт абый турындагы сагынулы хатирәләремне укыган дусларым:
«Син бәхетле», – диләр. Шулайдыр, ләкин анын бик четерекле яклары да булды.
Чын ир кеше, юк, гомумән, кеше менә шундый гына була ала, башкача мөмкин
түгел дигән көчле фикер минем яшь акылыма кереп калды. Ә тормыш юлымда
төрле кешеләр очрады. Мин, русча әйткәндә, бик «категоричный» булып
формалаштым. Арча мәктәбендә ун класс укып бетергәч, юлым Казанга булды.
Университет. Тулай торакта урын юк, мин бит якын районнан, Мөхәммәт
абыйларда өч еллап яшәдем. Тулы гаилә тормышы менә шундый була икән,
мин инде анысы белән дә таныштым. Бер-береңә хөрмәт, башканың хатасына
бераз гына көлемсерәп, ирония белән карыйсы, үзеңнекен таныйсы, дөресен
сөйләргә тырышасы, турысын әйтәсе, әйткән сүзне үтисе, үти алмасаң, анысын
да җиткерәсе. Менә шундый мәктәп аркылы уздым мин. Дөрес, бу принциплар
белән мин инде авылда – әби, әни янында ук таныш идем, ләкин бит алар – ир
заты түгел, бераз сансызлансаң да була. Ә монда мин өйдән читтә, шикләнәм дә.
Бер елны безне – студентлар төркемен Сабамы, Теләчеме районына караган Ачы
дигән рус авылына эшкә җибәрделәр. Амбардагы бодай көшелендә мәш киләбез.
Тузан, эссе, кояш. Бер мизгелдә яныбызга күк төсендәге «Волга» машинасы
килеп туктый. Әhә, без әйтәбез, председатель тикшерә килгән инде дибез. Юк.
Машинаның алгы ишекләре ачылып, бер ягыннан – Социалистик Хезмәт Герое,
атаклы Илсур Шәйхетдинов, ә икенче ягыннан Мөхәммәт абый килеп чыкты.
Шаккатып, телсез калдык. Илсур абый, безнең белән вакланып тормыйча, туп-
туры бодай өеменә китте, алып хәтле гәүдәсен икегә бөкләп, иелеп, учларына
бодай алды. Куллары безнең авылдагы ипи сала торган агач көрәктән аз гына
кайтыш иде. Мөхәммәт абый, барыбыз белән исәнләшеп, минем янга килде. Коры
гына тавыш белән: «Авылда әниең борчыла, ник хатларыңны ешрак язмыйсың,
нәрсә, бик рәхәткә чыктыгызмы әллә монда?» – дип шелтәләп алды. Безнең бура
абзарда яшәп, эштән арып кайтып, клуб кайгысы калмаганын ул белми иде шул.
Мин аңа ишегалдындагы дуңгызлар белән якыннан танышуымны сөйләп алдым.
Хәл-әхвәл сорашкач, кара күзлекле интеллигент Мөхәммәт абыйның авыллыгы
өскә калыкты. Көшелдән бер бөртек алып, тешләп, өлгергәнлеген тикшерде. Бу
минутта ниләр исенә төшергән, ниләр уйлагандыр...
Диплом яклар алдыннан, мин кияүгә чыктым. Бу чакта да Мөхәммәт
абый оештыру эшләрен үз өстенә алды. Ресторанның матур, якты, зур
залында күп санлы кунаклар белән матур туй узды. Кураторыбыз Хатыйп
абый Миңнегуловның тостын бүген дә хәтерлим. «Җәүhәрия – үзенчәлекле
характерлы кыз инде ул», – дип башлап киткән иде сүзен. Иремне яратты,
хөрмәт итте Мөхәммәт абый. Без яшәгән мединститут тулай торагына алар
йортыннан бер генә тукталыш барасы. Мин балалар белән ялда булганда, гел
килеп йөрде, бала җанлы иде бит ул. Олы кызның теле ачылгач, Мөхәммәт
абыйга төртеп күрсәттем дә менә, мин әйтәм, бабай килде. «Бабай» булырга
риза булмады ул: «Миңа теләсә кем дисеннәр, бабай дип кенә әйтмәсеннәр», –
дип рәхәтләнеп көлде. Чыннан да, «Мөхәммәт» исеме яңа сөйләшә башлаган
бала өчен бик авыр исем булып чыкты, Мәмәт тә, тагын әллә кемнәр дә булды
ул. Минем балалар өчәү булды, hәрберсе туганда Мөхәммәт абый роддомга
килеп йөрде. Язып керткән запискаларын hаман саклыйм. Балалар бераз үсә
төшкәч, авылда әкият сөйләп йоклатучы да шул «Мәмәт абый» булды. Аның
әкиятләрен чәчләре агарып, инде үзләре әти-әни булган балаларым әле дә хәтерли. Исемен дә матур итеп, дөрес итеп әйтәләр, сагыналар. Безнең җиңел
машина бар иде. Бергә бик еш авылга кайтабыз, Мөхәммәт абый, балконына
чыгып, безне көтеп ала. Билгеләнгән вакытка килеп җитү мәслихәт. Үзе дә
бик төгәл, конкрет иде бит. Юл буе сөйләшәбез, күңелле, рәхәт. Ул безгә үзе
яшь чакта йөргән басу юлларын күрсәтә, сөйли, куана. Әлбәттә, юллар коры
булганда, ә баткаклыкта бергәләп машина этәбез. Менә шулай.
Мөхәммәт абый турындагы хатирәләремне тәмамлый алмыйм, әллә ничек,
үзеннән ерагаермын, үткәнемнән аерылырмын сыман. Бик күп чакларда
дөньядагы хәлләргә, кешеләргә анын күзлегеннән чыгып карасам да.
Диагнозны, бәhане, ай-hай, дөрес куяр иде. Менә бер гадәте – килеп керә өйгә,
авылда булсын яисә шәhәр фатирында, иң элек тәрәзә янына килә, өленгеләрне
киереп ачып куя. Миңа да йокты бу гадәт. Дөньяга чүпрәк аша карыйсы килмәү
теләге. Аннары теләсә кайсы авыр эшне (физик эш) шулкадәр оста итеп
оештыра, төрле кызык хәлләрне искә төшереп сөйли, көлкегә алданып, газап
сизелми кала. «Кара, тиз бетте бу», – дип, сызланып та куясың. Мөхәммәт
абый белән бер табында утыру – бөтенләй дә бер тамаша. Аның пародист
булып чыгыш ясарлык мөмкинлеге бар иде. Кем генә булып сөйләшми, кем
генә булып кыланмый. Күңелле чорлар булган ул. Сагындыра...
Сандугачлы алма бакчасына карап торган хрущёвкадан шәп, уңайлы зур
фатирга күчкәндә, Мөхәммәт абый авырый иде инде. Ул чакка тукталып, бер
генә эпизодны тасвирлыйм. Әни белән хәлен белергә бардык шулай. Бер заман
ишектә кыңгырау чылтырады. Арчаның элеккеге башлыгы Вәгыйз Минhаҗев
белән (алар якыннан аралашалар иде) Фән Вәлиәхмәтов килеп керделәр.
Үзләре белән гармуннары да бар. Сөенде Мөхәммәт абый. Элекке сәламәт
вакытына кайтты. Табынга утырдылар, сөйләштеләр, көлештеләр. Бераздан
Фән абзый гармунын алды, сыздырып «Авыл көен» уйнап, җырлап җибәрде.
Мөхәммәт абый түзмәде, өстәл яныннан торып, арткы яктан килеп, икесен дә
кочып алып, бераз иелеп, җырга кушылды. Соңгы юлларны Мөхәммәт абый
үзе генә җырлап бетерде: «...чыгар кояш, сибәр нурын, бездин сәлам шул
булыр». Үзенең нинди авыруга дучар булганын, күпме гомере калганын ул
чамалый иде. Менә шулай.
...Якын кешең турында язу бик кыен. Укучылар төрле. Юк, ул андый түгел
иде, син объектив түгел, фәрештә ясагансың диючеләр булыр. Тормыш бит
бу. Шулай, hәр кемнең үз Мөхәммәте. Бу язмадагысы – минеке, минеке генә.
Миңа акыл биргән, миннән чын кеше ясарга тырышкан, юл күрсәткән, озаграк
шалтыратмыйча торсам, «Нәрсә, тормышың бик рәхәтме, югалдың», – дип,
җиңелчә шелтәләүче, дөньяны, кешеләрне яратучы, Есенин, Бунин, Астафьев,
Распутин, Солоухин, Шукшин, Дәрдемәнд, Ф.Кәрими, тагын бик күпләрнең
иҗатына гашыйк, Ваhаповны тын да алмый тыңлый, Тукай иҗатын яттан белә,
«Америка», «Англия» журналларын, тагын әллә ниндиләрен укый, «Огонёк»
журналындагы кроссвордларны ашавын онытып чишә торган, энциклопедик
акыллы, нечкә күңелле, чибәр, затлы минем Мөхәммәт абый. Нигез саклап,
бар гомерен әбигә, миңа, туганнарына багышлап яшәгән әнинең яраткан энесе,
таянычы, киңәшчесе, ә әбинең – газиз төпчек улы...
Тагын бер хатирә – узган гомеремнең кыска гына өлеше хакында, ләкин
Мөхәммәт абыйсыз буламы соң? Хәлиткеч минутларда ул, гадәттәгечә, гел
янәшәмдә.
«Ирина Петровна исән икән, Арчада яши», – диде сабакташым. Шулай гына
була күрсен. Күрешәсе, гафу үтенәсе иде бит. Сөйләшәсем дә килә. Мәктәптә рус әдәбиятын аеруча яраттым, теленә дә мөкиббән идем,
укытучыбыз Илсөя апа да гел үсендереп торды: «Произношениең әйбәт,
шәп», – диде. Шулай рус теле укытучысы булырга хыялландым. Әле тагын
бер теләк бар – берәр музыка коралында уйнарга иде. Әни, Мөхәммәт
абый – мандолинада, Рәшит абый гармунда уйный. Ә мин җырлыйм гына.
Педучилище. Менә шунда барасы. Аттестатта – «бишле»ләр. Бер «дүртле»
– рәсемнән. Югыйсә алай начар да ясамыйм сыман иде. Киңәштек, барыбер
югары белем кирәк булачак, вакытны әрәм итмичә генә урта белем аласы да
Казанга юл тотасы. Миңа мөгез чыгарырга кирәк, алайса, рус мәктәбенә барам.
Арчага. Киттек. Тагын берничә яхшы укучы сыйныфташым да шушы газаплы
юлны сайладылар. Уку башланды. Аңлавын аңлыйбыз, сөйләп булмый. Төгәл
фәннәр белән эш җиңелрәк, ә калганнары – яман. Горурлык та бар бит әле,
яшь без, матурлар. Сокландырасы, яраттырасы килә. Авторитет юк. «Деревня,
иногородние» – безнең исем. Хәйран азапландык, без дә, укытучылар да.
Шуннан, көннәрдән беркөнне физика укытучыбыз Ирина Петровна түзмәде.
«Балалар, тирә-ягыгызда татар мәктәбе юкмыни, никләр генә килдегез сез
монда?» – диде. Ә безгә шул гына кирәк. Инде бик яхшы укучы, өметле бер
егетебез Арчаны ташлап кайтып та киткән иде. Бар, ник булмасын – Сеҗедә,
Казанбашта менә дигәннәре бар. Якынрак та әле. Дәресләр бетүгә, җыендык
та киттек. Өч вагонлы, Вятские Поляныга йөрүче поездга кереп тә утырдык.
Китми генә бит, Казаннан электричканы көтә икән. Кайтты, ниhаять, халык
ташкыны кайсы кая ашкына. Тәрәзәдән күрәм – электричкадан Мөхәммәт
абый, малае, кызы, тагын бер абыебыз чыктылар. Без атылып, вагоннан
чыгып киттек. «Атна уртасында кая барасыз?» дигән сорауга, бик шатланып:
«Кайтабыз, Сеҗе мәктәбенә барабыз, туйдык», – дидем. Иптәш кызым да
мине куәтләде. Шулай, шулай, китәбез бу мәктәптән. Җәберлиләр, кешегә
санамыйлар, арыдык, туйдык, фәлән-фәсмәтән, кыскасы. Мөхәммәт абый
көлемсерәп кенә тыңлады (ул тыңлый белә иде). «Кая әле, директорыгыз кем
сезнең, исемен беләсезме?» – диде. Әйттек. Дипломатыннан кәгазь белән
каләм алып, нәрсәдер язды. Ул язган арада Полян поезды, бер гудок биреп,
китеп тә барды. «Менә шушыны директорыгызга кертеп бирегез», – дип, миңа
язганын тоттырды. Нәрсә иде икән ул кәгазьдә, эчтәлеге ни икәнен белмәдек,
ачмадык, укымадык. Шулай тәрбияләнгән. Иртәгесен, нәкъ ул әйткәнчә,
записканы кертеп бирдек Рафаэль абыйга. Бик тыныч, акыллы кеше булып
исемдә калган ул. Әманәтне үтәдек, укып чыкты, орышмады. «Кем китәргә
кушты?» – дип соравына, чатнатып: «Ирина Петровна шулай-шулай дип әйтте»,
– дип сөйләп тә бирдек. Директор безне ипләп кенә калырга өндәде, тырышып
карарга кушты, башта гына кыен булырын аңлатты. Калдык без. Ярар, алдагы
дәрес – физика дәресе. Менә егыл да үл инде хәзер. Керде укытучы. Рәнҗүле
күзләре белән безне барлап чыкты. «Ник алай минем өстән жалоба бирдегез
инде, алай каты итеп кумаган идем бит, эх вы-ы-ы», – диде.
Ул көннәрдән соң ярты гасыр вакыт узган. Әле бүген дә шул күзләрне,
үпкәле карашны хәтерлим. Ә тавышы колагымда яңгырый. Э-э-эх вы-ы-ы!
Ә теге, Мөхәммәт абый язган кәгазьдә ниләр бар иде икән, кешегә аталган
хатларны уку гадәте юк миндә, тик менә ул язуның эчтәлеге миңа бүген дә
тынгылык бирми…


Җәүһәр ГАЛИМОВА

 

«КУ» 11, 2025

Фото: архив, 9 яшьлек Мөхәммәт Мәһдиев апалары Рауза
(14 яшь) һәм Равия (12 яшь) белән. 1938 ел.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев