Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Бәхетем төбәге

Ак биләүләренә биләгәндә, Бәхетле бул дигән әнием. Әниемнең изге теләгеннән Бәхетемне эзләп килүем.

Ак биләүләренә биләгәндә,
Бәхетле бул дигән әнием.
Әниемнең изге теләгеннән
Бәхетемне эзләп килүем.
Бәхет эзләп читләрдә йөрмәдем,
Көттермәде шуның нигъмәте.
Аны туган төбәгемдә таптым.
Кадерлерәк икән кыйммәте.
Бәхетемне таптым диеп бүген
Әйтә алам ихлас йөрәктән,
Ата-бабам җире – туган җирдә,
Яшәп яткан туган төбәктә.

Күпме шәхесләрен төбәгенең
Халкым бүген якын, үз итә,
Шушы үрнәк безне һәрбер эштә
Яңа уңышларга җилкетә.
Ата-бабам туган шушы җирдә
Якын дуслар Чистай ягыннан.
Тамырларым тоеп яшим монда,
Сөйгән ярым күрше авылдан.
Туганнарым да күп бу төбәктә,
Туганнардай якын дус-ишләр.
Ялтан, Сарсаз, Роман, Каргалылар,
Туганлашып, тату яшиләр.
Шул төбәктә укып, кеше булдым,
Укытучы булды хезмәтем.
Утыз еллап булыр төбәгемдә
Мәгърифәткә хезмәт күрсәттем.
Шул төбәктә корган ныклы гаиләм
Бәхет өсти көзем, языма.
Бердәнбере булдым сөйгән ярга,
Әни булдым ике кызыма.
Оныкларым яши янәшәмдә,
Аерым ләззәт биреп тормышка.
Раббыбызга көн дә рәхмәт укыйм,
Бик канәгать булып язмышка.
Тормышымда ныклы таянычым,
Булдың һәрчак күңелем терәге.
Муллык белән чәчәк атып яшә,
Туган җирем, бәхетем төбәге.


Рушания ЗАКИРОВА

 

«КУ» 11, 2025

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев