Әдәби берләшмәләрдә
Язмышым шаяруы
Үтте мизгел... Кабат китеп бардың, Калдырып син яшьлек эзләрен. «Сау бул», – диеп әйтер өчен генә Нигә инде мине эзләдең?!
– Мин эзләгән кызый шушындамы?
Торамы ул шушы бүлмәдә? –
Дигән тавыш килгәч, килеп бастым,
Кызыксынып, ишек төбенә.
Ни дияргә икән?!
– Әйе, әйе,
Нәкъ үзенә туры килдең лә.
Нәрсә соң бу? Яшьлек кайтты үзе,
Күземәме әллә күренә?!
Йөрәк тибә, әллә нишләгән ул,
Талпынып ла канат кагына.
Ә күңелләр кайнар күмер төсле,
Җаннарны шул уттай яндыра.
Үтте мизгел... Кабат китеп бардың,
Калдырып син яшьлек эзләрен.
«Сау бул», – диеп әйтер өчен генә
Нигә инде мине эзләдең?!
Розалия ШӘЙХЕТДИНОВА
«КУ» 11, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев