ТАПШЫРЫЛМАГАН ХАТЛАР (Беренче хаттан өзек)
Казанда университет рабфагына укырга кердем. Бу рабфак ул елларны университет белән бер бинада урнашкан иде.
Язучы Гадел Кутуй (Гаделша Нурмөхәммәт улы Кутуев) 1903 елның
28 ноябрендә элекке Саратов губернасының Кузнецк өязе (хәзер Пенза өлкәсенә
керә) Татар Кынадысы авылында мул тормышлы крестьян гаиләсендә туа.
Сугыш бетәр алдыннан, 1945 елның язында, Г.Кутуй, сәламәтлеге начараеп,
хәрби госпитальгә эләгә һәм 15 июньдә Польшадагы Згеж шәһәрендә вафат
була. Кабере Згеж шәһәре зиратында.
ТАПШЫРЫЛМАГАН ХАТЛАР
(Беренче хаттан өзек)
Искәндәр!
Хатымны дәвам итәм.
1923 ел иде. Аяусыз тормыш камчысы астында төрле шәһәр-
авылларны гизеп туйганнан соң мин Казанга килеп чыктым. Казанда
университет рабфагына укырга кердем. Бу рабфак ул елларны
университет белән бер бинада урнашкан иде.
Беренче дәресләрне тыңлау белән үк мин бәхеттән, шатлыктан
нәрсәгә тотынырга белмичә шашып йөри башладым. Рабфакка
барганда да, кайтканда да, бик еш: «Шушы урамнар, шушы
коридорлар буйлап кайчандыр китап-дәфтәр тотып, Ленин йөргән,
шул бинада Толстой укыган. Шунда укырга дип яшь Горький хыял
корган. Шул бинадан дөньяның атаклы галимнәре чыккан. Мин укый
торган бүлмәләрдә аларның да тавышлары яңгыраган» дип уйлана
башладым. Рус әдәбияты буенча кергән укытучы Морозов та беренче
лекциясен шул фикерләр белән башлады.
Ә кайчагында университетның ап-ак колонналарына сөялә идем
дә, башымны югары күтәреп:
– Иптәшләр, күрәсезме, мин нинди бәхетле... Мин, Чулак Фәхри
кызы, Ленин, Толстой укыган йортта укыйм, – дип кычкырып, бик
каты кычкырып җибәрәсем килә иде.
Шушындый бөеклеккә ашуыма, тормышка юл табуыма мин шат
идем. Ул елларны тормыш минем өчен ал да гөл генә, бөтен бәхетләр
бергә, минем йөрәгемә җыелгандай тоела иде. Мин бары тик ирек,
матурлык көчен генә хис иттем. Мин үземне чәчәкле бакчада күрдем.
Бер сынык икмәк белән ике бәрәңге ашап, алтышар сәгать дәрес
тыңларга туры килгәндә дә, мин шат һәм көләч идем. Чөнки мин
күзләремне киләчәкне күрергә өйрәтә башладым. Ә киләчәкне күрү,
шуны күрәм дип хис итү иң авыр минутларны да җиңел һәм күркәм
итә.
Менә шунда, бәхеттән шашып, рәхәттә йөргән чагымда, мин
сине очраттым, һәрбер сөю һәм сөелүнең «Эх, яратасы иде, сөясе...
сөеләсе иде» дип хисләр ташкан чагы була. Алмагач та, тула һәм пешә
башлагач, хуш исле алмаларын җиргә ыргытып, җир белән шаяра
башлый. Шомырт та чәчәк ата. Сандугачлар да сайраша. Чияләр дә,
вакыты җиткәч, кызаралар, тулылыктан матураялар. Мин дә үземнең
матурлык тойгыларыма тулганымны сиздем. Минем дә яратасым,
яраткан кешем белән:
– Без нинди бәхетле, безгә шундый рәхәт, – дип, тын беткәнче
кочышасым килде.
1935
«КУ» 11, 2025
Фото: Шедеврум ии
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев