Поездлар
...Мин яратмыйм күптән поездларны, Көнләшмим дә хәтта алардан. Әллә кыелганга ак хыяллар, Әллә инде хисләр чаларган?!.
Ах, как же я в детстве любил поезда...
Эдуард Асадов
Мин яратмыйм күптән поездларны,
Көнләшмим дә хәтта алардан.
Әллә кыелганга ак хыяллар,
Әллә инде хисләр чаларган?!.
Гүя сәлам биреп яшьлегемнән,
Уза алар, уза сызгырып.
Оча алар чикле чиксезлеккә,
Гасыр тизлегедәй ыжгырып.
Оча алар... Печән пакусыдай
Кыелып кала тынлык юлларга.
Тыелып кала чынлык... Вагон-вагон
Чылбырланган шомлы елларда.
Мин көнләшмим поездлардан, алар
Иреклерәк бездән, азат дип.
Безнең яшәү бары җан асрау,
Безнең яшәү бары газап дип.
Тыелса да, буылса да хөрлек,
Буйсынып без беркөн йөрәккә,
«Рельслардан» чыгып ыргылабыз
Колач җитмәс татлы иреккә.
Тотам диеп бәйсез ирек кошын,
Гомер буе сыкрап җан сызар.
Рельсларга ятып еласак та,
Аңлый алмас безне поездлар.
...Мин яратмыйм күптән поездларны,
Көнләшмим дә хәтта алардан.
Әллә кыелганга ак хыяллар,
Әллә инде хисләр чаларган?!.
«КУ» 11, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Төшенгәнсең! Әйе адәм, яши-яши җитлегә. ...................Тик поездның гаебе юк синең ирек чиклегә. ................... ...Бер уйласаң, поездның соң көнләшерлек ние бар? ...................Аның да бит, безнең күк үк, алга барыр юлы тар. .................... ...Ул юлларны поезд түгел, без-кешеләр салганбыз. ....................Ирекне дә, шул тар юллар чикләрендә алганбыз. .................... ...Поезд узса, ирек дәрте кала аннан бөркелеп. ...................Ә без туктап калабыз гел комырыкка төртелеп... ................... ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0