Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Җәһәннәм уены

Муеннан гөнаһка баткан бер бәндә мин – Зарланып файда юк – бәхетем шуннандыр! Ә бәлки, Ходайның санаулы урыны Беткәндер?!. Уйланган исәбе тулгандыр?!.

Муеннан гөнаһка баткан бер бәндә мин –
Зарланып файда юк – бәхетем шуннандыр!
Ә бәлки, Ходайның санаулы урыны
Беткәндер?!. Уйланган исәбе тулгандыр?!.
Ни генә дисәм дә, кирәкле кеше мин:
Бер Ходай мине дә үз итеп яралткан!
Ул шулай төрледән – яхшысын, яманын
Тигезләп бүлгән дә Җир буйлап тараткан.
Ә минем урыным шайтаннар янында!..
Сыныплар сыналам; телләшеп тиргәшәм...
Карт шайтан үзе дә кайвакыт таң кала:
Ул тарта – мин йолкыйм; үчләшеп черәшәм...
Сынаулар бирә дә, «сындырам», – диядер,
Теш кысып түзгәннән кычкырып көләдер...
Авырткан җиремне, әлбәттә, беләдер –
«Ах, юләр, син әле шулаймы?!» – диядер;
Бер сынау узганда, яңасын әзерли;
Әзерли кәттәсен, әзерли кәйләсен!..
Сүгенми, сугышмый, талашмый җиңимме?..
Бар(ы)сын да кулланам – табам бер хәйләсен!
Бу җирдә әлләкем, Зур, Баш та булмадым –
Әлләкем булам дип исәп тә кормадым.
Гөнаһлар җитәрлек, эләкмәс Оҗмах та –
Оҗмахка барырлык берни дә кырмадым…

Әйттеләр бер вакыт бик «Олы кешеләр»:
«Җәһәннәм тарлыгын син генә узарсың.
Җәннәткә без барыйк, анда киң – без күпләр;
Без тарга күнмәгән! Син, шайтан, чыдарсың!»
Әлбәттә, чыдармын! Түзәрмен-сынатмам!
Җәһәннәм түрендә булыр үз урыным...
Тик шуны белегез – мин сезне онытмам –
Коткылап, кытыклап, үчекләп торырмын!..
Язармын шикаять!.. Сез язган шикелле!..
Юмартлык җитәрлек кайтарма сүзләргә...
Җәһәннәм түрендә урынны хәстәрләп,
Тастарлап җәярмен! Иң түрдә!.. Сезләргә!..
Ә мине, юньсезне, Ходай бер ярлыкар!..
Әлләкем булмыйча яктыга үрләрмен.
Җәһәннәм уены – «Син – мине, мин – сине!» –
Сез тәмуг утында янганда – көләрмен!

Лена Данилова

 

«КУ» 11, 2025

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев