Давылларга рәхәтме?
Нәрсә ята давыл күңелендә – Хөсетлекме? Әллә нәфрәтме?.. Җимерүче гамәл кылганнарга Җирдә яшәү әллә рәхәтме?
Йолкып ата түбә калайларын –
Шаша давыл: бәйдән ычкынган.
Гыйфрит көче давыл кулларында,
Кот очарлык хәлләр ул кылган.
Ачы хәсрәт шыксыз тавышында –
Давылның да җаны бар микән?
Җилпеп кагынырга ясалганмы
Сәмруг канатыннан пар җилкән?
Нәрсә ята давыл күңелендә –
Хөсетлекме? Әллә нәфрәтме?..
Җимерүче гамәл кылганнарга
Җирдә яшәү әллә рәхәтме? –
Ышанасы килми! Яшәү бит ул –
Гел төзеклек өчен көрәшү.
Камиллектә булсын өчен хәят,
Гаделсезлек белән терәшү.
Җәберсенгән Җирнең җан авазы
Давыллардамы соң чагыла?
Шул давыллар аша телиме Җир
Кайтырга тын, гамьле чагына?..
«КУ» 11, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев