Шигърият
Өлгерерсең...
Гүзәллектән күз камаша, аста – хозурлык! Сәгадәтне бер сәбәп тә юктыр бозарлык...
Әнкә болытка сыенып, (гүя тай гына)
Яңа сауган сөттәй болыт йөзә җай гына.
Шундый рәхәт! Җаны тыныч әни янында.
Ак йолдызлар ял итәләр мамык ялында.
Гүзәллектән күз камаша, аста – хозурлык!
Сәгадәтне бер сәбәп тә юктыр бозарлык...
Тик тынычлык мәңге түгел, бар да вакытлы.
Мыштым яткан җил дә әнә башын калкытты.
Әйтте әнкәсе, кисәтеп: «Карама аска –
Түгелерсең! Өлгерерсең тулырга таска...»
«КУ» 11, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев