Шигърият
Тәрәзәмә пәрдә тегәм
Тәрәзәмә яңа пәрдә тегәм. Зәңгәрләнә бара кышкы кар... Көләч тәр(ә)зәм җанда дәрт кабыза – Яшим әле дигән өмет бар!
Тәрәзәмә яңа пәрдә тегәм,
Кышкы эңгер төсле – зәңгәрен.
Эздән чыкмый гына атлый энәм,
Аучыларның гүя мәргәне!
Пәрдәм читен бизи тигез җөйләр,
Кар өстендә калган эзләр күк.
Пәрдәм аша кышкы бураннарга
Карар еллар булса иде күп.
Еллар алар кәтүктәге җептәй
Сүтеләләр, әйе, бүген дә.
Алдан фаразлап та булмый, кайчан
Тегәр җебең бетәр шүредә...
Тәрәзәмә яңа пәрдә тегәм.
Зәңгәрләнә бара кышкы кар...
Көләч тәр(ә)зәм җанда дәрт кабыза –
Яшим әле дигән өмет бар!
«КУ» 11, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев