Улын көтә
«Яшәгез, – ди, – балам, гел рәхәттә, Сугыш уты кабатланмасын! Көнегез үтсен тыныч хезмәт белән, Кан коюлар кабат булмасын!»
Күзен алмый һәр көн тәрәзәдән,
Улын көтте әби сугыштан.
Җыерчыклар төште битләренә,
Тиз картайды әбкәй сагыштан.
Әйтә идек, сугыш күптән беткән,
Көтмә инде, улың кайталмас.
«Тукта балам, бәлки кайтып керер,
Андый уллар читтә югалмас».
Белә әбкәй, күптән килгән инде
Кече улының үлгән хәбәре.
Әби әйтә, сез белмисез әле,
Сугышның бит булды хәтәре.
Сугыштылар алар Ватан өчен
«Илем» диеп, утка керделәр,
Туган илне алар яр сөйгәндәй,
Чын ярату белән сөйделәр.
Минем әби генә түгел, бик күп
Балаларын җуйган аналар,
«Әти» дияргә дә өлгермичә,
Ятим калган күпме балалар.
Күрше әби әйтә: «Син бәхетле,
Өч улыңның кайтты икесе.
Шатлыгымнан биер идем әле,
Биш улымның кайтса тик берсе».
Сандык төбендәге фотосурәт
Ул саргайган инде, таушалган.
Йөрәк әрнеп елыйсы килгәндә,
Ничә тапкыр алып каралган.
Саклый аны әби ядъкәр итеп,
Улымның, ди, соңгы бүләге.
Һәр көн саен әби теләк тели,
Кабул булсын иде теләге.
«Яшәгез, – ди, – балам, гел рәхәттә,
Сугыш уты кабатланмасын!
Көнегез үтсен тыныч хезмәт белән,
Кан коюлар кабат булмасын!»
Хөрия НИЗАМОВА
«КУ» 11, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев