Логотип Казан Утлары
Шигърият

Өзгәннәр дә өзелә

Көз... аяусыз коелуга: Яфракларны – чер(е)мәгә; Көз кулыннан урлап кына, Чәчкәләрнең орлыкларын Төйнәп куйдым чормага.

Көз... аяусыз коелуга:
Яфракларны – чер(е)мәгә;
Көз кулыннан урлап кына,
Чәчкәләрнең орлыкларын
Төйнәп куйдым чормага.
Яфракларны йолкып аткач,
Талны кочып, җил үкси.
Өзгәннәр дә өзелә шул...
Хилаф гамәл кылган чакта
Тоелсалар да төксе.
Дәвер агачлары коя
Йолкынган өметләрне.
Шәрәләнеп калган җиһан
Календарьдан ертып ташлый
Яшәлмәгән битләрне…

 

«КУ» 11, 2025

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев