Шигърият
Халәт
Үзе теләп мичкә кергән Утынмы мин? Сөю – чоңгыл. Уй-саламга Тотыныйммы?..
Үзе теләп мичкә кергән
Утынмы мин?
Сөю – чоңгыл. Уй-саламга
Тотыныйммы?..
Аучы аткан киек кошның
Котымы мин?
Гадәт салган богаулардан
Котылыйммы?..
Киерелгән җәяләрнең
Угымы мин?
Җаным ташып, язгы судай
Ургылыйммы?..
Кош канаты, каерылгач,
Сызлыймы гел –
Яшен кебек чиксезлеккә
Сызылыйммы?..
«КУ» 11, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев