Таш хәтере
Мин таш җыям; кемдер, бәлки, тиле дияр – әйтсеннәр лә! Көлгәннәрнең тагын бер кат теләкләре күккә ашар...
Мин таш җыям; кемдер, бәлки, тиле дияр – әйтсеннәр лә!
Көлгәннәрнең тагын бер кат теләкләре күккә ашар...
Энҗе-мәрҗән, җәүһәр түгел, бәгырь каткан – авыр ташлар –
Шул ташлардан күрмәгәнне күрде инде безнең башлар!..
«Бетсен, корсын!» – диеп аткан ләгънәт ташы өскә яуды,
Яралары төзәлсә дә, кутырлаган җөе калды;
Булды инде авыр чаклар, бугаз буып, күңел ташар –
Минем ашка җавап итеп, каһәр салып аткан «аш»лар...
Гайрәт чәчеп гайбәт очты – таштан авыр нахак сүзләр;
Таш мәгарә эчләренә булды мәлләр кереп качар –
Бөер ташын бәвел ташы берсен-берсе кысып таслар...
Тән сызлавы узды, шөкер; җан сызлавын кемнәр басар?!.
Зур диварга тезеп куйдым – үз нәфрәтен кемдер таныр;
Әрләнү һәм гарьләнүдән кан саудырган бозлы ташлар!
Аңлаганы гыйбрәт алыр! «Белмим», – диеп кыйланганнар,
Үз башына төшкәч, белер! Авырлыгын ташлар раслар!
Л Е Н А Д А Н И Л О В А
«КУ» 11, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев