Әдәби берләшмәләрдә
И әнкәем
И әнкәем, картаймале бер дә, Рәхмәт әйтеп, сиңа сыенам.
Нинди бәхет янәшәңдә булу,
Иңнәреңнән кочу – бер ләззәт.
Йомшак кулларыңның җылысыннан
Күчә сыман миңа бар рәхәт.
Битләреңнән сөям, и әнкәем,
Шаян сүзләреңнән, әй, көләм.
Авыру килгәндә дә бирешмичә,
Күңелең көр булуга сөенәм.
И әнкәем, картаймале бер дә,
Рәхмәт әйтеп, сиңа сыенам.
Раббыбыздан гомер, сихәт сорап,
Чын калебтән догамны кылам.
Гөлсинә СОРУТДИНОВА
«КУ» 11, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев