09 (сентябрь), 2025
ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР
Наил КАСЫЙМ. Ап-ак икмәк бирә кара җир... Шигырьләр.......................... 3
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Камчы. Хикәя..................................................... 8
Гөлүсә БАТТАЛОВА. Мең тоякның тупырдавы истә... Шигырьләр............ 34
Факил САФИН. Яу. Ретроспектив роман...................................................... 40
Марсель БАКИРОВ. Билге каганның төрки кавемгә васыяте. Шигырьләр...........…………………….....79
Луиза ЯНСУАР. Минем чәчем җиде толым. Тарихи-уйдырма биография..........……………………….... 82
ЯҢА ИСЕМНӘР
Динә САБИРҖАНОВА. Фәнзиләевна. Парча............................................ 144
ӘДӘБИ БЕРЛӘШМӘЛӘРДӘ
Шифалы «Ләйсән» тамчылары. Чаллы шәһәре иҗатчыларының шигырьләре
(Роза Хәмидуллинаның кереш сүзе белән). ....................................……...150
КАРДӘШ ХАЛЫКЛАР ӘДӘБИЯТЫ
Төкен ӘЛҖАНТЕГИ. Эт улаган төн. Хикәя (казакъчадан Рафис Корбан тәрҗемәсе)........ 157
РУХИЯТ
Ренат ХАРИС. Дәрдемәнд рәнҗегәнме? (Бер шигырьнең берничә сере). ............................... 164
ӘБҮГАЛИСИНА МӘГАРӘСЕ
Илдус ЗАҺИДУЛЛИН. К.Насыйриның татарча газета бастыру проекты һәм
календарьлары. ............................................................................................. 168
Фотоархив: «Казан утлары» – Сабада. ........................................................ 174
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП
Әхсән Фәтхетдиновның Равил Фәйзуллинга язган хатлары.................…... 175
КАЛӘМНЕ ШТЫККА ТИҢЛӘП
Абдулла АЛИШ, Исхак ЗАКИРОВ шигырьләре,
Мөсәгыйть МОСТАФИН повестеннан өзек. ................................................. 185
ГАЗИЗ ТАВЫШЛАР
Татар әдәбияты виртуозы (Гариф Ахуновның тууына – 100 ел). .............. 187
Кояшка елмаючы шагыйрә (Фирая Зыятдинованың тууына – 80 ел).
Сәхифәне Нәсим АКМАЛ алып бара. ......................................................... 188
Әдәби сканворд. Рәис ГАБДУЛЛЛА төзеде. ............................................... 189
Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан. Вакыйф НУРИЕВ әзерләде. ....…. 190
-
«Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин мөрәҗәгате
Бүген, баш мөхәррир буларак, кадерле журналым белән саубуллашам. Күңелгә моңсу, сагышлы мизгелләр бу. -
Август аеның җиңүчеләре билгеле!
Котлыйбыз! -
ЯУ (романның дәвамы)
Иркәнәштән чыгып, юлда үткәргән атнага якын вакыт эчендә ал-ял белмәде Ибраһим. Җайдакларның киемнәре, корал-каралары кушылганча иде. Унлык башларында – кылыч, ук-җәя, алар өстенә мылтык та булуы шарт, гади җайдакларда – кылычлар, сөңге, ук һәм җәя, сак-ярак уклар белән шыплап тутырылган садак. Аерым полковой старшиналар арасында пистолет йөртүчеләре дә бар иде. -
Бер уч туфрак
Мең тоякның тупырдавы истә – Җирсеп үкси Ватаныңда бер уч туфрак. -
И хатын-кыз!
И хатын-кыз – алиһә зат! Килә серең чишәсе. Кешелеккә җан өрүче, Син – тормышның чишмәсе! -
ЯУ (романның дәвамы)
Югалтулар белән санлашып торучы юк иде. Бер Смоленск операциясендә генә дә ярты миллион яугир сафтан чыкты. Бишенче армия составындагы механикалаштырылган атлы корпус сугышчылары, шушы көннәрдә генә азат ителгән Смоленск урамнарын үтеп, төп туплану урыны итеп билгеләнгән Иске кальга янына урнашты. Шәһәрдә исән калган бер генә бина да юк иде. -
К.Насыйриның татарча газета бастыру проекты һәм календарьлары
1860 нчы елларда башланган либераль реформалар рус җәмгыятендә позитив үзгәрешләргә китерә, яңа иҗтимагый күренешләр йогынтысында татарлар да туган телләрендә вакытлы матбугат булдыруны кайгырта башлый. -
Яшьлегемне эзләдем
Дулкыннарның серле шавы Сагышка сала икән, Тәүге яр, татлы моң булып, Йөрәктә кала икән… -
ЯУ (романның дәвамы)
Яктылык гаҗәеп бер юлга әверелде, юл буйлап, башын чөеп, уйнаклап, ап-ак ат чабып бара иде. Ул Айдар яныннан үтте дә американнарның моннан өч чакрымлап ераклыктагы кайчандыр яндырылган «Брэдли» маркалы бронемашинасы ягына табан китеп югалды. -
Алга карап яши бирә идем...
Дөнья һаман сыный әле безне, Син дигәнчә түгел язмышлар. -
Идел ага...
Шул җырларны тыңлап, тыныч кына Һәрбер йөрәк аша Идел ага... -
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Әнә шулай, инде бөтен мөмкин булган компромиссларга килеп бетеп, мин хәтта әби-бабайларга садик турында «җарый инде шунда» дия башлагач кына, көннәрдән, дөресрәге, төннәрдән бер төнне садик... янды. -
Беркемем түгел
Беркемем түгел дә... Тик сине Үзәгем өзелеп сагынам. -
ЯУ (романның дәвамы)
Бу хакта Тихановский да хәбәрдар булып чыкты. Барлык командирларны җыеп, коткыларга игътибар итмәскә, коткы салучыларны тотып, дарга асып куярга фәрман бирелде. Халык арасында сүзләр басылды, әмма бар да җан тынычлыгын җуйган иде инде... -
ДӘРДЕМӘНД РӘНҖЕГӘНМЕ?
(Бер шигырьнең берничә сере) -
Ак чәчәкләр күпер өстендә...
Кем язмышы монда каргалган?.. -
ФӘНЗИЛӘЕВНА (парча)
Быел мин өченче яшемне тутырдым. Әле минем күпне өйрәнәсем, күпне беләсем, күпне күрсәтәсем бар дөньяга. Яхшы мәгънәдә, әлбәттә. Минем патроним урынына матроним йөртүемә гаҗәпләнәсез, ахры?! Матроним – әти исеме урынына әнинекен йөртү инде... Әйе, мин Фәнзиләевна! -
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Әни белән әтинең муенына асылынып, кич саен «мин дә план язам» дип йөдәтә торгач, миңа аерым дәфтәр бүлеп бирү йоласы керттеләр. Китап шкафында махсус урын да хәстәрләп куйдылар: анда әни «Луиза киштәсе» дигән «табличка» язып элде. Шул дәфтәрләремә мин, тырыша-тырыша, линейка белән таблица сызып, сырлап, тутырып, «план» язып чыгам. Узачак дәреснең максатын билгелим, бурычларын куям. -
Әнкәм күзләре
Бу тормышта туңган чакларымда Ераклардан кояш эзләмим. Бар дөньямны җылытырга җитә Әниемнең нурлы күзләре. -
ЯУ (романның дәвамы)
...Унбишенче ноябрь таңында бригада, кисәк һөҗүм ясап, дошманның оборонасын өзде һәм кар сарган урманнар арасына кереп юк булды. -
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
3 гыйнварда – әтинең туган көне, ул көнне, Кибәч әбиләргә кайтабыз, яшь бабай белән туганым апа, Руслан һәм Марсель да кайта. Кибәчтәге туганнар белән очрашып, өй борынча ашка, утырмага йөрешәбез. -
Чит чәчкәгә үрелмә
Кулыгызны чит-ят гөлгә, Дуслар, сузмагыз. Алдыгызда үскән гөлне Сөеп назлагыз. -
Тургай
Сандугач таллык ярата, Ә сыерчык – йорт түрен. Кәккүк урманны ярата, Ә тургай – кырлар күген. -
ЯУ (романның дәвамы)
Машина зур тизлек белән килә, туктарга исәбе юк, Коры елга ярына җитәрәк, уңгарак алды. Теге уйсу җирне урап үтәргә булды, күрәсең. Куаклыкка якынлашкач, машина туктады. Шушында ышыкланырга ният итте булса кирәк. Куаклык тирәсен күгелҗем төтен сарды. БТРдан солдатлар коела башлады. Җидене санады Айдар. Көтмәгәндә һөҗүм итсәң, бәлки дозорны тулысынча юк итеп булыр. Тик машина урыныннан кузгалырга ашыкмый. Ул арада кычкыру-җикерү, сүгенү тавышлары колакка бәрелде. -
Чын мәхәббәт бер генә
Чын мәхәббәт әҗәлдән дә өстен, Мәңгегә тиң сөю бер генә. -
Алдымда – юл
Алдымда – юл. Яңа, ак юл... Үткәннәрдән китеп барам. Серләр тулы киләчәккә Якыная бара арам… -
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Биш яшем тулып килгән җәйдә мин беренче мәртәбә үлеп гашыйк булдым. Күрше Чебен Лиза түти белән Питыр дәдәйләрнең олы малаена – Коля дәдәйгә. Кибәч әби белән бабайга тантаналы рәвештә әйтеп тә куйдым: – Мин Коля дәдәйгә кияүгә чыгам! -
ҮЗЕМ ТУРЫНДА ҖЫР
Сатмас егет илен алтын-көмешләргә, Әгәр югалтмаса вөҗданын; Алтынны ул чүпкә санар, Иң кыйммәтле күрер Ватанын. -
КАМЧЫ (хикәя)
«Капкасы ачык. Өйдә!» – Ник кайттың, җан көеге?! Сине кем тансыклаган монда?! Потың бер тиен! Ир туганы белән күрешү шатлыгыннан йөгерә-йөгерә табын көйләп, түренә утыртасы сеңел аны битәрли-битәрли каршы алды. (Әйтерсең алар егерме ел аеры-чайры яшәмәгән!) Таныды үзе тагын. «Мин сине белмим, син кем?» – дип, бусагадан ук кире борса, егыл да үл. Таныды, шөкер... -
Сыйфатнамәләр
Заманында татар булган хәтәр, Шанлы Ил-Йорт корган. Онытма! Аты – Алтын Урда, халкы – татар, Белсен балаң, сөйлә оныкка. -
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Ул елны телевизордан, аяз көнне яшен суккандай, Черненко бабайның үлеме турында хәбәр иттеләр. Аның урынына, тиз генә сайлап, Горбачёв дәдәйне куйдылар14. Янсуар әби аны, телевизордан күреп, никтер шунда ук ошатты: «Интеллигентный булырга охшап тора бу, бигрәк сөйкемле кеше», – дип атады. Бабай алай өзелеп төшмәде: «Башта алар барысы да сөйкемле, күп сөйли һәм күпне вәгъдә итә, вакыт күрсәтер», – диде. -
КАМЧЫ (хикәянең дәвамы)
Сабыр ит, үлем фәрештәсе, корбаның, фани дөнья күперен кичеп, аргы якка – мәңгелек тарафларына күчкәнче, исемлектәге авылдашларын бәхилләтергә тиеш. Кузгатма син аны ерак сәфәренә гөнаһларын төягән йөге белән, кузгатма... -
Җан мунчасы
Күңелгә утырган юшкыннар, Йөрәкне ямь-яшел мүк баскан. Бәгырьдә әрнүме, үпкәме – Таш кебек түмгәккә укмашкан. -
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Капка төбендә йә ишегалдында тотып алып, тузган кара чәч бөдрәләремне сыпырып карап, иягемнән эләктереп: – Какая знатная чернявка, а глазки-то громадные, аж зелёные... – дип сузып әбигә дә әйткәннәре бар чегәннәрнең, аның ак йөзенә ишарәләп. – Точно ли ваша? Андыйга әби тиз генә күз сирпеп ала да бер сүзе белән шунда ук кырт кисә: – Это у нас ногайское. -
Иләктән иләнгәннәр
Җиз иләк... Кыл иләк...Тәкъдирдер... Җиңеле язмаган безләргә... Кан уйный, җан уйный бүген дә – Дәшә күк: егылма, тезләнмә! -
Тиңләп каршыла!
...Батсам ‒ батам, бетсәм ‒ бетәм бүген, Йөзеп киттем синең каршыңа. Яшь арасы – ике яр арасы... Иңләп йөзәм, тиңләп каршыла! -
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Иван, сәкедән торгач: – Мут икәнеңне белә идем, Начтук түти, ну бу кадәре үк түгел... Исән бул! – дип, матаена атланып, авылның икенче башына төшеп киткән. – Сине дә Ходай сакласын, – дип, капканы ябып калган артыннан әби. -
Тәмле һәм нокта
Берни булмагандай йолдызларны Учка җыеп, күккә очырыйк. Җүләрләник, әйдә! Сагышлылар Яшен сөртсен, бездән качырып. -
АНАГА
Зур көрәштән бит үзең дә Читтә калмыйсың, ана. Улларың белән фронтка Үз йөрәгең дә бара. -
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Иң гаҗәбе – янгын чыгасы көнне авыл клубында, һичшиксез, һинд киносы күрсәтәләр. Һинд киносы күрсәткән көнне авылда, һичшиксез, янгын. Бу нинди закончалык булгандыр, әмма ул кышта Янсуар халкы өчен «Цветок в пыли» белән «Җанала-а-а-а-ар!» дигән сөрән тәңгәл төшенчәләр булып калды. Бөтен авылның эченә шом кереп урнашты. -
Синең шәүлә
Караңгы төн − синең дөнья, Бер якты нур сүзең миңа. Күңелеңдә ниләр барын Сөйләп бирче, сөйгән ярым! -
Кыр чәчәкләрен яратам...
Кыр чәчәкләрен яратам, Сокландыргыч гадиләр. – Көзен туңып без сулганчы, Без бик матур! Өз! – диләр. -
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Әби почта өләшмәгән арада абзар тулы малларны карый, ашарга хәстәрли, йон эрли, нидер ямый, тегә, бәйли. Әтисе – Микаш карт бабам Германиядән алып кайткан, аяк белән идарә итә торган «Зингер»22 тегү машинасын зырылдата. «Зингер»га мине, туктатып торып, челногын алыштырганда гына якын китерәләр. Әбием аны олы йомры агач тартмасыннан чыгарып, эшен бетергәч, хәстәрләп, гел шунда кабат яшереп тә куя. -
«КАЗАН УТЛАРЫ» – САБАДА
Бу юлы Саба районы үзәк китапханәсе иҗади фикер алышу, әдәбият мәйданына әверелде. -
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Суга бату белән үгездән соң өченче «фаҗига» көтеп торган. Олылар, үз эшенә мавыгып, моны вакытында абайлап кына җиткермәде. Барысы да безнең бөтен Казак очына данлыклы, урамыбызга күз карасы булган көлтә койрыклы җирән әтәчебез Атаман үлгәннән соң башланды. -
Пәри туе
Ымсындыра. Кызыктыра ул туй. Анда ялган – татлы ширбәт кебек. Тик бер адым – җанның газаплары Онытыла, булмагандай элек. -
ЭТ УЛАГАН ТӨН (хикәя)
Бөтен бәлаләр аның улын армия сафларына алудан соң башланды. Бик авыр бәла төште аның өстенә. Бердәнбер улын Әфганстанга җибәрделәр. Ярты ел да узмады, аңа улының мәете салынган кургаш табутны кочаклап еларга туры килде. Кайгы үзе генә киләме соң?! -
Буш нигездә
Кабер ташы кебек... Нигез үзе Телсез шаһит гомер агышына. Җилләр күпме ятып үксесә дә, Йөз төбәлгән кояш баешына. -
КАРЛЫГАН БАКЧАСЫ (повестьтан өзек)
Тирә-якка пешеп килә торган карлыган һәм яшел яфрак исе тарала. Ул ис, бөтен тамырларга үтеп кереп, йомшак рәхәтлек бирә, каннарны уйната. Мин, җәйге табигатьнең кояш баткандагы аһәңенә зәвыкланып, яшел печән белән ябылган куыш буендагы бүтәкә үләннәре өстендә утырам. Бик тәмле итеп папирос тартам, төтен балдаклары җибәрәм һәм әледән-әле авыл башына карыйм. Бүген дә килерме ул, юкмы? -
Хәтерләдем әле үткәнне...
...Атлар кешнәмиләр болыннарда, Колыннар да уйнап чапмыйлар. Болынын да каты камыш баскан – Ир-егетләр печән чапмыйлар. -
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
– Димәк, син Микаш карт бабай хыялланганча, «Нина Ассеевна» булырга барасың! Шул сүзләрдән соң, кинәт Янсуар әбинең ике күзеннән атылып, яшь кайнап чыга да, ул иңендәге тастымалын сыерып алып, аңа йөзен каплый. Иңнәре калтырап, елый башлый. -
Бәхилләшмик
Бәхилләшмик... Ярты телем өмет Бәгырьләрдә кала. Сизми генә дөнья – юл кыскара Очрашуга таба. -
БАЛАЛАРНЫҢ ЯРАТКАН ҖӘҮДӘТ АБЫЙСЫ
Балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова, Шамил Бикчурин исемендәге премияләр лауреаты Җәүдәт Дәрзаманның тууына 80 ел. -
СӨЙКЕМЛЕ СӨЯК ИДЕ...
Халкыбызның күренекле улы, шагыйрь, композитор һәм журналист Ләбиб Айтугановның (1935-1964) тууына 90 ел. -
Гомер китабы
Безнең гомер нәкъ тә китап кебек, Һәр көн саен бер бит ачыла. Иртән ачкан һәрбер яңа бите, Төн үтүгә янә ябыла. -
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
– И балакаем ла соң, – дип, мине кочагына умырып алып, үксеп елап та җибәрде Сандра җырак түти. – Бигрәк сабый бит әле син... Сандра җырак түтинең елавына мин әллә ни аптырамадым, ул шундый инде, «җомшак» безнең, әмма җөмләсендәге үземә караган икенче өлеше сискәндерде – «бигрәк сабый бит әле син», – дигәне. «Димәк, әни йә әти белән нәрсәдер булган...» – дип, аркам буйлап, йомарланып яткан җиреннән сүтелеп киткән ак еландай, сузылып суык йөгерде. -
Казан
И Казаным, Кабан күлләреңнең Сере тирәннәргә күмелгән. Меңәр еллык тарих битләреңә Татар каны, яше түгелгән. -
Ялгыз кала күрмә!
Җанга җылы яшь чакта да кирәк, Ә картайгач инде − бигрәк тә! Ялгыз җанга каян килсен җылы? − Парлы булу кирәк йөрәккә! -
ҮЗЕМ ТУРЫНДА ҖЫР
Әйтсәләр дә: барып тор син дип Дөньяның иң рәхәт җиренә. Әйтер идем: кирәк түгел дип, Кайтам мин дип туган илемә.