Шигърият
Әнкәм күзләре
Бу тормышта туңган чакларымда Ераклардан кояш эзләмим. Бар дөньямны җылытырга җитә Әниемнең нурлы күзләре.
Бу тормышта туңган чакларымда
Ераклардан кояш эзләмим.
Бар дөньямны җылытырга җитә
Әниемнең нурлы күзләре.
Кая барсам, нәрсә эшләсәм дә,
Карап тора әнкәм күзләре...
Әнкәй, сине мин кайгыга салмам,
Син кайгырсаң, ничек түзәрмен?
Йолдыз кунган һәрбер керфегеңә,
Чиксез галәм – нурлы карашың.
Кояш булып яна әнкәй җаны,
Гомер буе саклап баласын.
Мине көтеп, моңлы күз карашың
Офыкларда яна кич-иртә.
Әнкәм, синең назлы карашыңнан
Тибрәләм күк кабат бишектә.
«КУ» 09, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев