Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Биш яшем тулып килгән җәйдә мин беренче мәртәбә үлеп гашыйк булдым. Күрше Чебен Лиза түти белән Питыр дәдәйләрнең олы малаена – Коля дәдәйгә. Кибәч әби белән бабайга тантаналы рәвештә әйтеп тә куйдым: – Мин Коля дәдәйгә кияүгә чыгам!
Пәрдә бәйләгән җиңги
Биш яшем тулып килгән җәйдә мин беренче мәртәбә үлеп гашыйк
булдым. Күрше Чебен Лиза түти белән Питыр дәдәйләрнең олы
малаена – Коля дәдәйгә. Кибәч әби белән бабайга тантаналы рәвештә
әйтеп тә куйдым:
– Мин Коля дәдәйгә кияүгә чыгам!
– Җарар, кызым, кызларга бераз җәшрәк булсалар да җарый ул, –
диде бабай тыныч кына. – Сиңа хәзер – дүрт, Коля дәдәңә – җегерме
дүрт, мач кына килеп тора җәшегез дә...
Аларның әле тагын икенче малайлары да бар – Гена дәдәй. Ул Коля
дәдәйдән кечерәк. Бабай миңа аны тәкъдим итеп карады:
– Гена дәдәң җәшрәк, анысын уйлап карамыйсыңмы соң?
Әмма ниятемдә нык тордым: мин бит инде сайладым. Гена дәдәй
дә әйбәт анысы, әмма Коля дәдәйгә җитми инде.
– Ник Коля дәдәңне сайладың соң, кызым? – дип төпченде әби,
аңларга теләп. – Гена дәдәң матуррак та ич...
– Чөнки, Коля дәдәй – назлы. Һәм без серьёзный нәрсәләр турында
җитди итеп сөйләшәбез, – дип чиштем мин аңа серемне.
Мин Коля дәдәй һәм Гена дәдәй белән уйныйм да, ашыйм да, көтү
дә каршылыйм, су да сибәм, матайда да йөрим. Кич белән алар клубка
чыгып киткәч, көтә-көтә көтек булып, тәки көтеп җиткерәлмичә,
тәгәрәп йоклап та китәм. Кибәч әби, Лиза түтиләр инде тәрәзәдә
утны сүндергәндә:
– Кая, киленегезне алырга кердем, – дип, барган җиремнән ятып
йоклаган мине күтәреп алып чыга да үзебезнең өйдәге караватка
сузып сала.
Андый кичләрдә бабай мөгрәп кенә, мин йокылы-уяулы килеш
ишетми дип белепме, әбигә әйтеп куя:
– Бу бит инде җабышып чыккан Коляга, ник үзләрендә генә
калдырмадың соң? – Шулай ди дә көлә. Аңа кушылып әби дә көлә.
Мин «җабышып чыккан»ның нәрсә икәнен иртән әбидән сорарга
кирәк дип уйлап җиткереп өлгерәм дә сүнәм.
Ә таң белән – сәгать 4-5 ләрдә инде тагын Лиза түтиләрдә булам:
әле яңарак кына кайтып, идәнгә йокларга яткан Коля дәдәй белән
Гена дәдәй өстенә менеп сикерә дә башлыйм.
Коля дәдәй белән Гена дәдәй гел өйдә генә тормады, колхоз эшенә
чыкты. Минем дә, гашыйк булу белән беррәттән, башка эшләрем күп
булды ул җәйдә. Шулар белән мавыгып, мин Коля дәдәйне карап
җиткерә алмадым...
Туганым апаның энесе Минҗан абый Кибәчкә «Урал» машинасында
ашлык ташырга йөри башлады. Кибәчтә аны Мишка дип йөртәләр,
безнең өйдә – «Мишка дәдәң» дип. Менә шул Мишка дәдәй, килсә, мине кояшка кадәр чөя-чөя чырылдатып сөя. Имеш, ул кайчандыр
минем әнине ошаткан булган, әмма әни әтигә кияүгә чыккан. Моны
миңа пышылдап кына Кибәч әби үзе сөйләде: «Мишка дәдәң шуңа
да бигрәк үз итә сине, бала», – диде. Кыскасы, Мишка дәдәй мине
«эшкә алып йөрергә» тәкъдим ясады.
Бәхеттән минем түбәм бөтенләй күккә тиде! Мин «Урал»да йөрим!
– Өйдәге эшләре калмасмы соң, эшкә бару ул бик ардыра, – дип,
кашын җыерды башта бабай.
– Калмый, бераз мавыгып кайтыр... Ике күз белән түгел, ә дүрт күз
белән карый күр, Мишка, акылын беләсең ташбашның, – диде әби,
баш чайкап. Аннары әкренрәк итеп кенә өстәп тә куйды: – Берничә
көн җөреп, телен асылындырып, әлсерәп кайтсын инде...
Әмма мин телемне дә асылындырмадым, әлсерәмәдем дә, кайту
белән күкәйләрне дә җәлт кенә җыеп чоланга кертергә өлгердем,
кечкенә агач изгеч белән пешкән бәрәңгене бәрәннәргә изеп куярга
да, аннары, өченче сменага, Чебеннәргә чабарга да...
– Нинди җен көчләре бардыр бу балада, – дип, мин кичке ашымны
Чебеннәрдә ашый башлагач, әби Лиза түтиләргә һәр кич күкәй
партиясе кертә торган булды.
– Җөрмә инде, Начтук, бала ашаганнан, нәрсә, аш бетәмени? – ди,
Лиза түти әбине шелтәли.
Әби кул гына селти:
– Синең ике мужигың кадәр җалтыратып куя сана ул табагын,
Лиза, алай димә.
– Ашавын батыр ашый, анысы хак, – дип, куаналар миңа карап
аннары.
Әби өстәп тә куя:
– Тугач, бүлнистә дә хәйран булып артты бит ул Луиза, без инде
аны булмас иде дигән идек... Өйгә алып чыкканда, кечкенә мендәр
уртасында гына җата иде бит әле ул, терсәк буе да түгел ие... Микулай
әйтә: «Атасы белән анасы үзләре куаналар инде, каян бу кеше булсын,
кирпеч кадәр дә җук»...
– Җәшәр өчен туган булган ул, Начтук, җәшәр өчен... Бик тере
иде бит баштан ук...
Бу аларның яраткан темасы инде – минем «недоношенный» булып
туып, пыяла эчендә ятуым. Имештер, кашларым урынында – кашлар,
керфекләрем урынында керфекләр дә булмаган. «Төртеп торган
борының белән авызың гына бар иде», – ди Янсуар әби.
Әнигә мине төреп кертеп биргәч, төргәкнең яртысы буш икәнен
абайлап алган ул. Передача китергән Янсуар әби аны өйрәткән: син
аны сүтеп карале, Нина, үзеңә әйтмиләр генәдер, аяклары да юктыр
аның, гарип түгелме икән... Әни, эчендә коты да булмыйча, сүтеп
җибәргән: мин, бака шикелле, нәзек аякларымны җәеп салганмын. Барысы да урынында икәнен күреп тынычланган әни. Минем белән
пыяла эчендә Янсуардан 8 айлык булып туган Алёша да яткан, әмма
ул менә бер дә артмаган, ә мин артканмын.
– Алып кереп, кулыма салгач, күзләреңне ачып җибәрдең, кызым,
шомырт шикелле кап-кара иде күзләрең... Шаккаттым... – ди әни,
нечкәреп. – Шунда ук капшап табып, эләктереп алып, и, коныгып-
коныгып, тырышып-тырышып имә башладың... Нәп-нәни учларың
белән ябышып, күзләреңне ул арада дөньяга шар ачып, карап ятып
имә идең...
Аннары күзләрем, зәңгәрсу-яшел булып, Кибәч әбинеке төсенә
кергән, ә менә ашавым... шул килеш калган минем. Добавка сорап
ала торган булып.
Мишка дәдәй белән «Урал»да эшкә йөргән җирдә дә сорап алам
мин добавканы. Аның машинасы алагаем зур, ул мине алдына
утыртып куя да рульне тоттыра, үзе ике яктан җайлап-тигезләп бара.
Аннары, кайткач, әби белән бабайга мине мактый:
– Бүген Луиза унике рейсны да үзе генә йөртеп чыкты, малай,
миңа бигрәк җиңел булды.
Шыттыра инде, уникесен дә түгел, әбәт ашаганнан соң, икесендә
мин, авышып төшеп, йоклап та алганмын.
Әбәт ашарга без, бөтен шофёрлар да, басудагы «кыр кухнясына»
тукталабыз. Мишка дәдәй кабина ишеген ачып куя да кайчак миңа
шунда гына кертә әбәтне. Ә кайчак арка кочтырып алып бара да,
«болай чумазый килеш ашамыйлар» дип, юынгычтан су агызып,
битләремне юдыра. Аннары, аш пешерүче кызлардан чиста
бистәр сорап алып, әйбәтләп сөртә. Шуннан без, бөтен шофёрлар,
җыйнаулашып печәнгә утырып ашыйбыз. Миңа алюминий тәлинкәгә
башкаларга салган кебек үк мул итеп салып бирәләр – ашны да,
второйны да. Туймый калсам, тагын өстәп салалар.
Мин бигрәк тә борчак боткасы пешкән көнне яратам, аны гел папай
белән сыпырта-сыпырта ике тәлинкә ашап куям. Борчак боткасыннан
соң сәер авазлар чыга-чыгуын, әмма аның кебек тәмле ризык җир
йөзендә сирәк инде, нәрсә дисәң дә. Аннары безгә баллы чәй йә
компот бирәләр. Кайбер көннәрдә – катканрак прәннек, печенье йә
сохари. Басуда йөргәндә, мин хәтта аларын да сыпыртып куям, йә,
машинага алып менеп, соңрак ашыйм.
Мишка дәдәй белән шофёрлар кайчак оятсыз сүзләр сөйләшә,
сүгенеп җибәрә, андый чакта Мишка дәдәй мине кабинага менгереп
җибәрә дә ишекне ябып куя. Ашаганнан соң, алар кәрт сукканда,
берсендә мин дә Атукай бабайдан өйрәнгән сүгенү сүзләремне катлы-
катлы итеп тезеп әйтеп күрсәттем. Тәэсирләнделәр. Мишка дәдәй:
– Мин синең мондый үнәрең барын белми дә идем, – дип, бик
озак көлде.
Аның «Урал»ында бөтен кабинка тулы кызлар11 – кара чәчлеләре
дә бар, әмма сары чәчлеләре күбрәк. Ул кызлар бер дә бездәгеләргә
охшамаган. Андый кызлар Коля дәдәй белән Гена дәдәйнең
матайларында да, Чебеннәрнең көзгеләре белән суыткычларында да
бар. Әмма Мишка дәдәйдәге кадәр үк түгел инде барыбер.
Шундый матур гына узып барган бу җәйге идиллияне аяз көнне
яшен суккандай хәбәр чәлпәрәмә китерде. Коля дәдәй каядыр китеп,
югалып торган көннәр иде ул. Мин ул чакны колхоз эшеннән арып
кайтып, Чебеннәргә кермичә, үзебездә кунып йөрдем. Шулай бер
иртәдә битемнән канат белән сыйпап уятуларына күземне шар ачсам,
ни күрим: кояш инде бөтен тәрәзләрдән ургылып-ургылып керә,
урамда – чалт иткән җәйге көн. Ничек инде, Мишка дәдәй мине эшкә
алып бармаганмыни?! Уятучы Коля дәдәй булып чыкты, янында әби
көлеп басып тора.
Сикереп тордым да аны муеныннан кочаклап алдым:
– Син кайчан кайттың?! – дип, куанычымнан чак шартламадым.
– Менә яңа гына кайттым, – диде Коля дәдәй. Аннары мине алдына
утыртты да бик җитди кыяфәт ясады. Мин аңладым: димәк, без
ниндидер «серьёзный нәрсә» турында сөйләшәчәкбез. – Луиза, мин
безгә пәрдә бәйләгән җиңги12 алып кайттым, әйдә, танышырга керәбез?
Ничек инде пәрдә бәйләгән җиңги?! Мин бит аңа, бераз үсә төшкәч,
кияүгә чыгам! Аңым белән бу хәбәрне әле кабул итеп җиткергәнче үк,
инде Коля дәдәйнең иңнәрен төя-төя, төшәргә кыбырсый, бәргәләнә
башлаганымны хәтерлим.
– Луиза, тынычлан әле, әйдә, сөйләшик, – дип, Коля дәдәй белән
әбинең мине тотып тормакчы булганнарын да хәтерлим.
– Тынычланмыйм! Мин синең белән бүтән сөйләшмим! Беркайчан
да! – дип кычкырып, тырнашып, кулларыннан ычкындым да өйдән
чыгып йөгердем. Ихата аша – арттагы абзарга, абзар аша – утарга,
аннан иң ерактагы, мунча ягындагы бура эченә кереп постым. Мине
утарга чыгып эзли башлагач, җәһәт кенә кибәнне күтәртеп өйгән
сәндерә астындагы печәнгә кереп күмелеп яттым.
Тагын бераз эзләделәр дә мине, Лиза түти әбигә:
– Җарар, Начтук, тынычлансын да бала үзе кайтыр, аңа хәзер
вакыт кирәк, – диде.
– Бер-бер хәл генә булып куймасын инде, җөрәге бик кайнар шул,
Лиза, ай, кайнар җөрәге... – диде әби аңа, пошынып.
Тавышлары ерагая төште.
– Булмас, кайгырма, акылы да хәйран үткер баланың, – дигәне
ишетелде утар капкасыннан чыгып барган Лиза түтинең.
11 СССРда берара бик популяр булган, ГДР аша кергән овал формасындагы наклейкалар турында сүз бара.
12 Пәрдә бәйләгән җиңги – бездә, бала-чагада, Янсуарда да, Кибәчтә дә авылга килен булып төшкән
кәләшләрне шулай дип атап йөртү гадәте бар иде.
Мин бөтен күкрәгемне кискән, гәүдәмне аркылыга телгән
авыртудан ничек арынырга белмичә, бармакларымны тешләдем.
Елыйсым бик килсә, еласам, җиңелрәк буласын белсәм дә, елый
алмыйча тилмердем. Елыйсы урында ниндидер тонык улау гына чыга.
Шулай улаштырып, шыңшыштырып ята торгач, йоклап киткәнмен.
Уянгач, торып чыксам, инде көн кичкә авышып бара. Бурадан төшкән
күләгәләргә караганда, тиздән көтү кайтачак.
Абзарны кистереп, ишегалдына чыктым. Болдыр астына сузылып
кереп карадым: җиде күкәй, өчесе әле җып-җылы, кабыкка ябышып
калган мамыклары да юпь-юеш.
Ишек келәсен миңа дип махсус аска кадәр сузып куелган баудан
тартып күтәрдем, чоланга кереп, зәңгәр чиләкне алып чыктым да
болдыр астына үрмәләдем. Аннары тупраксадан җыеп алып төштем
күкәйләрне. Карөйнең ишеге ачылып китте, көтүдән кайтасы
малларга хәстәрләнгән ризыкны күтәреп, әби чыкты.
– Кызым, – диде ул, берни булмагандай, – бүген күкәй ничә данә
чыкты?
Мин санап бирдем, аннары өйгә кереп, без ул санны аерым
«күкәй дәфтәре»нә теркәп куйдык. Әби минем битләремне юды,
чәчемне тарап, җирән бантигымны кушып үрде. Янсуардан килгән
чемоданымнан мин җирән гольфикларымны алып кидем, буй-буйлы
аклы-зәңгәрле, күкрәгенә җирән кояш һәм кызыл җилкәнле корабчык
төшерелгән күлмәгемне. Көтү каршыларга чыктык.
– Коля дәдәйнең туена син дә керәсеңме? – дип сорадым мин
әбидән.
– Керәм, кызым, без бит чыбык очы туганнар да тиешле, – диде
әби. – Әниләрең белән җәш бабаңнар да килә.
– Мине кая да булса җибәреп торырга буламы? Күрмәс өчен.
– Кызым, Коля дәдәң, син булмасаң, бик каты күңелсезләнәчәк,
бүген дә үлеп борчылды, – ди әби. Аннары, бераз уйлап тора да өстәп
куя. – Син бит инде үскән кыз, үзеңне кулга алырга кирәк була...
Пәрдә бәйләгән җиңги бездән ике урам аша – почта янында тора
торган Катя түти булып чыкты. Без әби белән почтага, әниләргә
шалтыратып, телефоннан сөйләшергә менеп йөргәндә, ул мине гел
кыздырган айбагыр белән сыйлый, матур открыткалар алып чыгып
бирә иде.
– Күз тимәсен, бигрәкләр дә матур инде шушы Коля дәдәй белән
Нина җиңгинең кызы! – ди.
Туйлары буласы көнне таң белән, Коля дәдәйсез генә безгә кереп,
мине кочаклап утырып, Катя түти болай диде:
– Коля дәдәң бит инде ул дәү, Луиза, синең әле биш яшең тула гына.
Миңа өйләнсә дә, ул сине барыбер ярата, сез барыбер дуслар булып каласыз, менә күрерсең. Син безнең туйга кермәсәң, аның да, минем
дә күңелебез китек була, аңлыйсыңмы? Аннары үзең дә үкенерсең.
Син миңа «җиңги» дип тә дәшәрсең дип өметләнәм...
Коля дәдәйләрнең туена керер өчен әни миңа бик матур ак атлас
якалы зәңгәр гипюр күлмәк алып кайта, чәчләремә ак бантиклар үрә,
аягыма яңа ак гольфилар белән сап-сары лаклы сандалилар кидерә.
Көзгедәге үземне танымыйча карап торам. Язылышырга менгәндә,
мин пәрдә бәйләгән түтинең гладиолуслардан җыйналган букетын
тотып янәшәсендә менәм. Аннары туйда, Коля дәдәй мине бер кулына
утыртып, озак итеп бии. Күкрәк кесәсендәге ак гладиолус чәчәген
чәчемә кадап куя. Шуннан соң бик җитди иттереп сорый:
– Бүтән еламыйсың бит, име, килештек? Син еласаң, миңа да бик
кыен булачак.
– Мин еламадым да. Бөтенләй, – дим, иреннәремне тешләп.
– Әйдә, икәү утырып елыйбыз, алайса? Әйдәме? – ди ул.
Мин эчемдәге халәтне, эчке барометрым белән үлчәп, тикшереп
карыйм. Юк әле, үпкәм беркая да китмәгән, бераз йомшара гына
төшкән дә тирәнрәк поскан гына.
«Нишлибез?» – дип сорыйм мин эчемдә утырган Луизадан.
«Иртәгә Мишка дәдәй белән эшкә барабыз, еласак та, качып, үзебез
генә елыйбыз. Төзәлә ул», – ди.
Мин, Коля дәдәйнең муеныннан кочаклап алып, битеннән үбәм
дә кулыннан төшәргә тыпырчынам.
Ул мине идәнгә төшерә. Тирә-якта шаулап-гөрләп аның туе бара.
– Иртәгә Мишка дәдәй белән эшкә барасы безгә. Таңнан торып, –
дим мин.
Һәм кеше алдында елап җибәрмәс өчен урамга чыгып йөгерәм.
(Дәвамы бар.)
«КУ» 09, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев