Буш нигездә
Кабер ташы кебек... Нигез үзе Телсез шаһит гомер агышына. Җилләр күпме ятып үксесә дә, Йөз төбәлгән кояш баешына.
Сүтелгән йорт урынында ята-
ята елаган җилнең телен кеше
беркайчан да аңлый алмаячак.
Зөлфәт Хәким
Үксеп елый. Җил тәгәрәп елый.
Дога кирәк нигез иясенә.
Сүтелгән йорт килен төшергәндә
Ниләр булды икән бирнәсендә?
Чиккән сөлге, аяк чолгаулары...
Тастымаллар – бар да ап-ак киндер.
Бу нәселдән яңа чорлар шавын
Ишетергә тиеш иде кемдер...
Тиеш иде. Чылбыр өзелгәндә
Тамырларны явыз балта чапкан.
Буш нигездә нинди өн икән соң,
Кайтавазмы әллә балачактан?
Адашкан бер ятим бичурамы?
Мәҗүси көй әллә торып калган?
Яшәү дигәннәре татлы төшме?
Фанилыкта адым саен ялган...
Кабер ташы кебек... Нигез үзе
Телсез шаһит гомер агышына.
Җилләр күпме ятып үксесә дә,
Йөз төбәлгән кояш баешына.
«КУ» 09, 2025
Фото: Ләйсән Зарипова
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев