Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Казан

И Казаным, Кабан күлләреңнең Сере тирәннәргә күмелгән. Меңәр еллык тарих битләреңә Татар каны, яше түгелгән.

Казан, Казан! Сине күрү түгел,
Исемеңне хәтта атасам,
Күз алдымда манаралар калка,
Ишетелгән сыман моң-азан.
И Казаным, Кабан күлләреңнең
Сере тирәннәргә күмелгән.
Меңәр еллык тарих битләреңә
Татар каны, яше түгелгән.
Казан, Казан! Синең даның инде
Дөньяларда күптән танылган.
Кол Шәрифләр халык күңелендә
Йолдыз булып кабат кабынган.
И Казаным – илем башкаласы,
Син – йөрәге татар халкының!
Һәр сабыең «Туган тел»не белсә,
Учагыңда сүнмәс ялкының!

Алсирә МӨХӘММӘТҖАНОВА.

 

«КУ» 09, 2025

Фото: Зарипова Ләйсән

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев