Логотип Казан Утлары
Роман

Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)

Әби почта өләшмәгән арада абзар тулы малларны карый, ашарга хәстәрли, йон эрли, нидер ямый, тегә, бәйли. Әтисе – Микаш карт бабам Германиядән алып кайткан, аяк белән идарә итә торган «Зингер»22 тегү машинасын зырылдата. «Зингер»га мине, туктатып торып, челногын алыштырганда гына якын китерәләр. Әбием аны олы йомры агач тартмасыннан чыгарып, эшен бетергәч, хәстәрләп, гел шунда кабат яшереп тә куя.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

«Зингер»

Әби почта өләшмәгән арада абзар тулы малларны карый, ашарга
хәстәрли, йон эрли, нидер ямый, тегә, бәйли. Әтисе – Микаш карт
бабам Германиядән алып кайткан, аяк белән идарә итә торган
«Зингер»22 тегү машинасын зырылдата. «Зингер»га мине, туктатып
торып, челногын алыштырганда гына якын китерәләр. Әбием аны
олы йомры агач тартмасыннан чыгарып, эшен бетергәч, хәстәрләп,
гел шунда кабат яшереп тә куя.
Чем-кара бу машинага алтынсу хәрефләр белән SINGER дип
язылган. Безнеңчә түгел, шуңа мин укый алмыйм. Әле тагын
канатлы хатын-кыз сурәте дә төшерелгән. Әбием: «Анда латинча
язылган», – ди. Әйтүенчә, Зингер компаниясенең бу тегү машиналары
заманында Европада бик хәлле кешеләрдә генә булган, коточкыч
кыйммәт йөргән. Аның әтисе, укытучы Микаш карт бабай, русчаны
һәм немецчаны яхшы белгәч, сугышта писарь булган. Бөек Ватан
сугышы беткәч, штабтагы документлар белән эшләргә калып, өйгә
ике елдан соң гына кайткан. Аңа бу машинаны, әби сөйләвенчә,
сугыштан командирлары бүләк иткән.
Авылда ул бер бездә генә, шуңа мин аңа сокланып та, бераз гына
шүрләбрәк тә карыйм. «Зингер» әбине әллә ничек кенә моңлы итә.
Андый чакларда ул, җырлавын туктатып торып, карт бабай, Валя
дәдәй, соңгы көннәрен землянкада көн күргән карт бабайның әтисе
турында сөйли. Ул землянкада көн күргән бабайны мин бик жәллим.
Аны искә төшергәндә, әбием гел, күзләренә яшь тыгылып, «Булат
җыры»н җырлап җибәрә:
Анда юк урак, анда юк сабан,
Анда икмәкне алалар сатып.
Эшчеләр санын, номерлар тагып,
Меңәрләп кенә саныйлар анда.
Кайчак, әби «Зингер»ны туктата да, сервантта биктә торган көрән
тышлы альбомны алып, миңа карточкалар күрсәтә башлый. Менә
карточкадан чем-кара, бик дикъкатьле, акыллы күзләр белән укытучы
карт бабам карап тора.
– Синең дә, туганда, күзләрең сумала кебек кара иде, кызым, аннан,
Кибәч әбиеңнеке кебек зәңгәрсу-яшелләнде. Әниеңнең сораганы юш
килде, – ди Янсуар әби.
– Ә нәрсә дип сораган әни?
– Кызым Кибәч әбисе кебек җәшел күзле, кара чәчле, каратут
җөзле, матур булсын, – дип. – Безнең кебек ак булмасын дигән...
Әмма син күбрәк Татый әбиеңә охшагансың. Язмышың гына аныкына
охшамасын инде...
Карточкадагы карт бабай күпләгән укытучылар, укучылар


22 «Зингеръ» (SINGER) – дөньядагы иң атаклы брендларның берсе. Аны 1851 елда Исаак Зингер гамәлгә куя.

арасында уртада утыра. Кырыс һәм җитди карый. Аны бик белемле
булган дип сөйлиләр: «Учёный иде инде безнең әти», – ди Сандра
җырак түти. Карт бабай мәктәптә рус теле белән рус әдәбиятын
укыткан, журналлар яздырып алдырткан, үзлегеннән чит телләр
өйрәнгән. Кәнсәләрдәге документ эшләрендә гел булыша торган
булган, район җыеннарына еш чакырылган. «Әтейгә районда бик
таяналар иде», – ди әбием.
Шуңа теге землянкада яшәгән бабабыз, кайткач та, башта авыл
читендәге йортка, ерак туганнарга тукталган, Микаш карт бабай ул
юкта яңадан күтәреп торгызган төп нигезгә аяк басмаган.
Минем әбигә теге «кызыл төшемне» бик тә, бик тә сөйлисем
килә. Әмма сөйләргә кыймыйм, ул тагын да катырак борчылыр дип
куркам. Мин аңа болай да көн саен диярлек сәер төшләремне сөйләп
күрсәтәм. Кайберләренә ул шакката, бабайны чакырып алып сөйләшә,
кайберләре аны шомландыра, хәтта борчый да. Онытырга куша,
Кибәч әбиең өйрәткәннәрне укы ди, качманган су белән сыпыра.
«И бала, каян гына, нәрсә уйлап кына, нинди ниятләр белән генә
бирделәр икән сине безнең нәселгә, ярабби...» – ди ул андый чакларда.
– Ә ул «землянкадагы бабай» ник шулай озак кайтмаган? – дим
мин.
– Аклау булмаганга, кызым. Гаепсезгә кулга алынган кешеләрнең
эшләрен яңадан тикшереп, үзләрен иреккә чыгарганчы, бик күп
инстанцияләр аша узганнар. Бабаңның эшен карап аклангач та, әле
озак вакыт узган... Үзен кайтарганда, ул инде үлемәле авыру булган.
– Ә «землянкадагы бабай», гаепсез булуын белгәч тә, көтеп
тормыйча, үзе чыгып кайтып китә алмаганмы?
Әби тыелып кына көлеп куя:
– И кызым... Ул законнар төшеп җиткәнче, рөхсәт кәгазьләре
алынганчы... Кешеләр әле бик озак куркып җәшәгән, хәзер менә
тагын курка...
– Ә хәзер ник курка? – дип сорыйм мин, гәрчә үзем дә һавада шом
эленеп торганын, кешеләрдә әллә нинди ертлачлык барлыкка килүен
сизенеп. «Бу «ирек» дигәннәре баштарак җомшартты кешеләрне,
аннары куандырды, очындырды, хәзер, әнә, җырткычландырып
килә», – ди Кибәч бабай да. Җитмәсә, кибет киштәләре бушап,
талоннарга күчтек. Элек әти белән әнине, гомумән, укытучыларны
хөрмәт итәләр иде, хәзер, чиратта торганда, аларга чәпчеп әйтүчеләр
дә бар:
– Сез, укытучылар, особая категория бит инде, кулыгызга
шатырдатып кәгазь акча алып эшлисез... Көрәп аласыз акчаны...
«Әнинең, миңа алганда, сезнең балаларыгызга да икешәр-өчәр пар
өстәмә гамаж, колготки алып кидергәнен беләм», – дип кычкырасым
килә минем андый чакта. Дефицит булса да... «Дөнья тагын җүнлегә бармый, сез үскәндә болай булыр дип көтмәгән идек тә бит», – дип,
әни үзе дә уфтана.
– Әле җарый авылда торабыз, бәрәңге бар, терлек бар, ул талонга
ничекләр тамакны туйдырыр идек... Юрикларны жәллим... – дип
уфтана әби. Аннан өстәп куя: – Канда төзелгән... Җимерелгәндә дә
канга коенмасын иде инде...
Бабай белән алар Әфганстандагы сугыш турында үзара еш
сөйләшә. Анда минем Сандра җырак түтинең малаен – Иван җырак
дәдәмне дә алдылар. Ул кайтып килде килүен. Ә менә күршеләрдә
шунда китеп, хәбәре килмәүчеләр бар. Урсәти, Янсуарга кайтканда:
«Казанда группировкалар үзара суеша, бик куркыныч, ниләр булып
бетәр бу», – дип сөйли. Ул инде хәзер чәчләрен элеккечә озын итеп
йөртми. Бабай белән дә артык бәхәсләшми.
– «Землянкадагы бабай»ны нәрсәдә гаепләгәннәр? – дип сорыйм
мин, Әфганстан темасын башымнан куып торып.
– Хезмәтчеләр тота дип...
Янсуар әбинең, бикләп тоткан бизәкле сандыктагы көмеш тәңкәле
сүрәкәләр белән түшлекләрне күрсәтеп, кат-кат сөйләгәне бар:
«Безнең нәсел гомер-гомергә хәлле, белемле, грамоталы булган,
казакларга, морзаларга барып тоташкан. Ногай каны бар бездә,
кызым, Ногай җулы безнең авыл аша да узган. Ул – Сөембикә
нәселе каны, шуны онытма! Нәрсә генә булганда да онытма шуны!
Умырткаңны туры тот, җөрәгеңә шом кергәндә, акылыңны тыңла,
бернәрсәдән дә курыкма, җәме...» Әбинең ул сандыгында сәер язулы
тәңкәләр дә бар: кеше башы төшергәннәре дә, ике башлы бөркет
чүкелгәннәре дә...
– Без, чынлап та, хезмәтче тотканбызмы?! – дип сорыйм мин
әбидән, ышанырга да, ышанмаска да белмичә.
– Чәчү өсте белән урак өстендә җарлы Җүгүрләрнең титак малае
белән киленнәре безгә килеп, җалланып эшләп җөргән. Тамаклары
да бездән үткән, балаларына, карт анасына да ризык кайткан. Гарип
булгач, аны басу эшенә бик алмаганнар, өйлекче булган. Карт
бабаңның атасы, жәлләп, ит-май, бәрәңге биреп, түбәнөйләрен
тутырып эшләткән. Кышка ызбаларын тышлаткан. «Кулак» дип, аны
алганда: «Тимәгез, җакшы кешене әрәм итәсез, хаталанасыз», – дип,
җир тырнап җылаган диләр Җүгүр малае...
Минем күз алдыма ир башы белән җир тырнап елаган шул гарип
адәм килеп баса. Әби дә, бабай да авылда «землянкадагы бабай»
өстеннән кем язганын, «кайсы нәсел безнең бабай башына җиткәнен»
белә. Әмма миңа аны әйтмиләр. «Син әле бала, андыйны белергә
иртә сиңа», – диләр.
Мин бер генә нәрсә уйлыйм: «Ул кеше Иисус каршына баргач,
аның күзенә ничек карады да аңа ни әйтте икән? Иисус аны безнең
бабайны кыерсытканы өчен каты ачуланганмы?»

– Карт бабаң – укытучы, партияле, җәмәгать активисты, ә атасы –
«халык дошманы», син бит беләсең... – дип дәвам итә әбием.
– Кәрим Тинчурин кебек... – дим мин, кинәт кенә исемә төшереп.
– Авыл читендә землянка казып, эчен агач белән бурап бирде әтей.
Кайткан бабабыз, кереп, шунда тора башлады. Әнкәй аңа бер бидон
тутырып яңа сауган сөт хәстәрли, икенче бидонга мул итеп тутырып
аш сала, бакчадан суган, редис, җиләк алып кереп, иске газеталарга
төреп, минем култык астына кыстыра. Ике мөлдерәмә бидонны
селкетмәскә тырышып ашарга илтәм, – дип сөйли әбием. Үзенең ике
битеннән мөлдерәп яшь ага. – Ул инде эчендә җаны чак эленеп торган,
бик бетәшкән, коры сөяккә генә калган карт иде. Авызында тешләре
дә юк, кыйналып коелып беткән булгандырмы... Озак тормасын белеп
кайткан, бичара... «Кышын мин сине монда калдырмыйм», – дигән
аңа әтей. «Кышка кермәм инде мин, Микайла23, көздән дә калмам.
Кайтмаган булыр идем, никтер үзебезнең туфракны кочаклап, сулап
карыйсым килде, шушында җатып үләсем», – дигән.
Альбомда фотолары юк, мин аның нинди булганы турында сорыйм.
– Куллары гел калтырап тора иде, кашык тотып ашаганда да...
Кайчак йөзе тартышып китә, бик куркыныч була... «Рәхмәт, кызым,
бәхетең булсын!» – дип, бидоннарны миңа кире биргәндә, тияр-тимәс
кенә башымнан сыйпап йә иңемнән кагып куяр иде... Әмма үзен бик
пөхтә тотты, көн дә кырына иде шул калтыранган куллары белән дә...
Үләсе көненә кадәр... Мин табып алганда да...
Мин әбигә «кызыл төш» турында бүген дә сөйләмим. Сервантка
йөгереп барып, фарфор тәкә рәвешендәге шкатулкага төртеп күрсәтәм:
– Әби, тәкә ничек кайтканын сөйлә әле! – Бу аны гел юатып җибәрә.
Әби яктырып китә. Тәкәне дә аңа Германиядән «Зингер» машинасы
белән бергә Микаш карт бабай алып кайткан. Сугыш бетеп, инде
икенче елга киткәч, бер язып салган хатыннан кала башка хәбәре
булмагач, пошаманга калалар: карт әби «исән түгелдер» ди,
авылдагылар да «көтмә» дия башлый. Әмма Янсуар әби бик каты
тора, кистереп кенә сала: «Кайта ул, кайтам дип китте! Безнең әтей
кайтмый каламы соң! Җөрәгем белән сизәм!»
Аннан без калын альбомнан әбиләрнең гаилә белән төшкән
карточкаларын актарып карыйбыз. Анный җырак түти белән Темәпи
җизнине, кечкенә җырак түтиләрем Нина белән Ленаны, Толик
дәдәйне... Сандра җырак түти белән Ычтапан җизнине, Әләксей
белән Иван дәдәйне, аларның туй фотоларын... Аннары иң беренче
күргәндә мине аптырашта калдырган фотоны кулга алабыз. Бу –
Валя дәдәй. Мин фотода нәрсәдер дөрес түгел икәнен күреп алуга
сизендем, әбигә дә әйттем:
– Әби, ә нишләп фотода Валя дәдәй үзе җук кебек…


23 Микайла, Микаш – Михаил исеменең керәшенчә әйтелеше.

Әби шаккатты:
– Ие шул, кызым, ничек тойдың... Монда Валя дәдәң табутта җата
бит. Аның эчендә җаны җук инде...
Шуннан без Валя дәдәйнең, әле эчендә җаны бар чакта, гармун
тотып төшкән бик матур фотосын карыйбыз. Әби аның мәктәпне
бетереп кенә килгән чагында Янсуарга практика үтәргә килгән
педагог кызларның башын әйләндерә торган егет булуы хакында
сөйли.
Безнең гаиләдә алар Валя дәдәй белән икесе бик моңлы булганнар –
ул гармунда өздерсә, әби җырлаган. Валя дәдәй үзе генә дә җырлый
торган булган. «Хас-Булат удалой» дигән романсны бик яраткан. Аны
миңа әби җырлап та күрсәтә:
Хас-Булат удалой!
Бедна сакля твоя;
Золотою казной
Я осыплю тебя.
Дам коня, дам кинжал,
Дам винтовку свою,
А за это за всё
Ты отдай мне жену.
Әмма Валя дәдәй мәктәпне бетерүгә, туберкулёз белән авырып,
каты хастага калган. Шуннан инде тернәкләнә алмыйча, үлеп киткән.
Бүлнистә үзе кебек авыру бер дусты белән төшкән тонык кына фотосы
бар: ул анда коры сөяк кенә, әмма барыбер бөтен йөзен яктыртып
елмая. «Эченнән җаны чыкканда да җылмаеп, җорланып, безне
җуатып җатты Валя», – ди әби, күз яшьләрен сөртеп.
Аның төсе булып, безнең веранадада сандыкка салып куйган
гармун саклана. Әби, һәртөрле дәдәйләр белән түтиләр «полевая
экспедиция» белән керәшен җыруларын җырлатып яздырырга
килгәндә, шул гармунны чыгарып күрсәтә. Шулай берсендә килгән
адәм аңа: «Синең урының – консерваториядә, син бит – самородок,
немедленно укырга кил!» – дип киткән. Әбинең иңнәренә канатлар
иңгәндәй булган!
Әмма карт бабай авыруга калып, Валя дәдәй әрәм булганнан соң,
Нарсудта эшли башлаган, ике көннең берендә җәяүләп авылга кайтып
йөргән, гаиләне туендырган инде әби, йортны калдырып, «артист
булам» дип чыгып китмәгән.
Кайчакта телевизордан Фәридә Кудашева, Флёра Сөләймановалар
җырлаганны эченә кереп китәрдәй булып карап тора-тора да,
ишетелер-ишетелмәс кенә итеп:
– Минем дә урыным шунда, алар җанында иде бит, кызым... – дип
пышылдый әби. – Сәхнәдә...
Аннары җырлап җибәрә:
Сибелә чәчәк, җилләр лә искәндә,
Өзелә үзәгем, исләремә төшкәндә…

Андый хатирәле көннәрдән соң, мин, гадәттә, йоклап китә
алмыйча, диварга эленгән боланлы келәмгә карап, йөрәгемнең дөп-
дөп типкәнен тыңлап, бик озак бимазаланып ятам. Анда дәү боланнар
белән бергә су эчәргә төшкән нәни болан баласы да бар. Утны
сүндергәч, караңгыда, почмактагы күләгәләр куера төшә, аларга җан
керә. Күрше чабылдык артында гына бабайның гырлаганы ишетелә,
ул тагын да ныграк шомландыра. Келәмдәге боланнар да өскә
килгәндәй була, андагы нәни боланга куркыныч яный кебек тоела.
Ята торгач, изрәп йоклап китәм. Төшемдә дә теге келәмне күрәм,
андагы нәни болан баласын атып салганнар икән дә, суга кып-кызыл
булып каны җәелгән. Үкси-үкси, әбинең ут кабызып, мине каты итеп
селкетүеннән уянып китәм:
– Балам, нәрсә булды, тагын төш күрдеңме?! Уян! Төш кенә ул,
балам...
Лампочкадагы келпеп янган утка, күзләремне ачып, берни күрмичә
торам да ялт итеп диварга борылам: нәни болан, әнкә боланның
тәпиләре арасында, шунда ук сулыкта басып, мөлдерәп миңа карап
тора.
Исән!
Җиңел сулап куям да әбинең муеныннан кочаклап алам.
Лампочканы сүндереп, тәрәз төбендәге сүрән төнге лампаны
яндырып калдыра әби. Мине борып, аркам белән үзенә сыендырып
яткыра да җилкәләремнән йомшак кына итеп сыйпый. Ул мине
тынычландырырга теләгәндә гел шулай итә.
Бераздан, мине инде йоклаган дип белеп булса кирәк, күрше
чабылдыктан бабайның тыенкы гына әйткән сүзләрен абайлап алам:
– Болай да нечкә тоя бала, бөтен нәрсә җөрәген ток белән өткәндәй
сыздырып үтә... Син аңа тагын артыгын да сөйләп ташлыйсың...
Әби авыр итеп, тирән итеп сулыш ала. Мин аркам белән тоям.
– Ие шул, Әләксей, ие шул... – дип пышылдый аннары әби,
ризалашып.
Мин аның тавышында яшь барын ишетәм.
Сулыш алырга да куркып, тыелып ятам-ятам да, борылып, ике
битен учларым белән кочам. Күзләренә тутырып карап ятам. Әби,
минем инде коп-коры, яше кипкән күзләремә карап, тавышсыз гына
елый.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 09, 2025

Фото: raphael Ai

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев