Логотип Казан Утлары
Роман

Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)

– Димәк, син Микаш карт бабай хыялланганча, «Нина Ассеевна» булырга барасың! Шул сүзләрдән соң, кинәт Янсуар әбинең ике күзеннән атылып, яшь кайнап чыга да, ул иңендәге тастымалын сыерып алып, аңа йөзен каплый. Иңнәре калтырап, елый башлый.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

«Нина Асеевна»

Әни белән әтигә әтәчтән талануым хәбәрен икенче көнне Казанга
телефоннан шалтыратып әйткәннәр. Әнинең йөрәге умырылып
төшкән. «Әйтәм аны, төшемдә олы табак тулы кып-кызыл җиләк
күрдем, шуны учлап-учлап ашадым», – дип елаган ул.
Әни бер-бер хәл булырга торганда, үзе йә берәребез авыртыр
алдыннан төшендә гел җиләк күрә. Бу юлы ул җиләкне табактан
чүпләп ашаган саен, җиләк арта гына барган, аннан әнине баштанаяк
күмеп киткән. Саташып, салкын тиргә батып, кычкырып уянган төшеннән әни, шунда ук Янсуарга кайтып китәсе булган. Әмма
берсекөнгә тапшырасы имтиханы булгач, Казанда калган.
Моннан ике атна элек телевизордан педагогика институына тиз
арада курс җыюлары турында игълан булды. Башлангыч белеме
булган әни, югары белем алыр өчен, шул игъландагы институтка
«заочно» укырга керергә бик ымсынды. Барып имтихан бирергә
ниятләде. Әти белән алар тиз-тиз генә җыенып-әзерләнде дә гариза
язарга һәм документларын тапшырырга Казанга юл тотты. Әти әнине
озата китте. «Кызу эш өстендә...» – дип сукранып калды Янсуар әби,
бик каты ачуланып.
– Безгә дә телефон кертергә кирәк булыр, әниең сессиядә чакта
сөйләшеп торырга, – диде әти, Казанга чыгып киткәндә, минем
битемнән сөеп. Әле әни имтиханын бирмәсә дә, әти аның институтта
укыячагына чын күңелдән ышана иде булса кирәк.
Документларны тапшырганнан соң, әни имтихан бирергә тиеш
икән. «Ул шундый сынау, анда бөтен белгәннәреңне комиссия
каршында сөйләргә кирәк, әйбәт итеп сөйләсәң, сине укырга алалар»,
– дип аңлатты Янсуар бабай. – Комиссиядә зур белгечләр, галимнәр
утыра...» Мин моңа бик кызыктым, үземнең дә тизрәк мәктәпкә
барасым килүе турында уйладым.
Әнинең имтихан дигәннәре берничә көнгә сузылачак һәм аңа
бик нык әзерләнергә кирәк икән. Әни белән әти ул арада Казандагы
әти ягыннан туганыбыз Начта әбидә торачаклар, ди. Миңа ул Начта
әби турында бик күп сөйләгәннәре бар, әмма үзен әле күргәнем юк.
«Әниең укырга кергәч, сине дә Начта әбиеңнәргә берничә көн торырга
Казанга алып барырбыз, кызым», – дип вәгъдә итте әти.
Начта әбинең өендә кызыл телефоны бар, моны мин олылар
сөйләгәннәре буенча беләм. Әтәчтән талангач, әби әнә шул телефонга
шалтыратып хәбәр иткән дә инде минем хакта.
Икенче кичне үк әти белән әни авылга кайтып төштеләр. Әни
мине кич буе кочагыннан чыгармый тирбәтеп утырды. Миңа бик-бик
рәхәт булса да, бераздан барыбер арый башладым – гел кочакта гына
утырып булмый бит инде!
– Кызым, балакаем, әллә соң минем аркада гына булдымы икән...
Барыйммы-бармыйммы дип, төн җокыларын җокламый бәргәләндем
бит... – дип пышылдый-пышылдый елады әни, минем чәчләремә
йөзен яшереп, аларны чылатып бетереп. – Татар курсы җыялар дигән
игъланны күрдек тә әтиең белән, шундый мөмкинлек бит дидек...
Болай да сине калдырып чыгып киткәнгә җөрәгем өзелгән иде... Әле
аннары бит – сессия, аларына да гел барасы була... Әбиең дә баруыма
катгый каршы иде...
Аның сүзләренең яртысын да аңламадым, тик «сессия» дигәне
миңа бик серле тоелды.
– Нәрсә ул сессия? – дип сорадым мин әнидән.

– Сессия ул, кызым, – дип аңлата башлады әти, – институтта укый
торган студентларның имтихан бирә торган вакыты. Әниең «заочно»
керсә, көзен, кышын, язын, җәен укырга һәм имтихан бирергә барып
җөри торган булачак Казанга.
Мине бу сүзләр шунда ук җилкетеп җибәрә. Без хәзер Казанга
шулай гел йөри торган булабызмыни?!
– Син теге колонналы бинада укыйсыңмы инде? – дип сорыйм
мин әнидән. – Ә нәрсә ул «заочно»?
– «Заочно» ул читтән торып уку була, барып җөреп, ә «очно»
булса, көн дә шунда торып, атналар буе уку, мәктәптәге кебек, – дип
аңлаталар миңа.
– Җук, кызым, – ди әни, – колонналысында түгел, анысында, үскәч,
насыйп булса, син укырсың...
Мин әнинең елап беткән күзләрендәге елмаюны күреп, аның минем
белән сессия арасында сайлап, чынлап та, бик каты бәргәләнгәнен
аңлап алам. Ник ул шулай хафалана икән? Алар бит инде Кәвәлдә
чакта мин әби һәм бабай белән яшәдем. Хәзер дә торырмын әле,
мин инде бөтенләй бала түгел бит. Аннары исемә кылт итеп Линар
сөйләгән яшьләр төркемнәре килеп төшә дә, үземне дә шом били:
алар әнигә янамыйлар микән?!
– Алар көндез җөрмиләр, кызым, – дип тынычландыра мине әти. –
Әниең бит имтиханнарны көндез тапшыра. Аннары саклап җөрергә
аның җанында мин дә бар.
Алай булса ярый, мин җиңел сулап куям. Шуннан инде әнине
укырга җибәрмәслек бер сәбәп тә калмый.
– Мин синең сессиягә баруыңа каршы түгел, – дим мин, әнинең
күзләрендәге яшьне сөртеп. – Ә мине Казанга кайчан алып барасыз?
Әни җанланып китә.
– Беренче сессиядә үк, кызым! – ди ул, эчтән балкып. – Горький
паркына, Зоопаркка барырбыз...
Аңа әти дә кушыла:
– Мулланур Вахитов, Муса Җәлил һәйкәлләрен карарбыз,
Сөембикә манарасын... Музейга барырбыз... Һинд киносына
кинотеатрга керербез...
Бу кадәр күп мөмкинлекләрдән кинәт башым әйләнеп китә,
йөрәгем, алгысып, дөп-дөп тибә башлый.
– Сөембикә манарасы... – дип пышылдыйм мин, куанычым эчемә
сыймыйча, әби белән бабайга карап. – Әмма ул бит манарадан сикереп
үлмәгән, име, әби...
Әби, тастымалын иңенә салып, уйчан гына миңа карап тора. Бабай,
чәй калагын шакылдатып, чәен болгата. Гадәттә, вакыйгалар киеренке
һәм аңлашылмый торганрак булганда шулай итә ул. Әмма без бит инде барысына да ачыклык керттек дип уйлыйм мин, кашымны
җыерып, аңлый алмыйча. Алар соң нәрсәне өнәми?
– Ә син кем булырга укыйсың, әни?! – дип сорыйм мин, кинәт
кенә иң мөһимен сорамаганымны абайлап алып.
Әнинең күзләре тагын да яктырыбрак китә, көрән таплары сыегая
төшеп, җете яшел төскә керә:
– Әле ул төгәл түгел, кызым, нәтиҗәләренә карап, сайлап
алалармы-җукмы...
– Ә алсалар? – дим мин, тәмам ачыклык кертергә теләп.
– Хәзер мин башлангыч классларны укытам, ә анда укысам,
мәктәпкә кайтып, татар теле белән әдәбият укытачакмын, – ди әни.
– Ә аермасы нәрсәдә? – дим мин, аңлап җиткермичә.
– Анысы инде – дәрәҗәлерәк, – дип, әти дә елмая. – Сәгатьләре
дә күбрәк, акчасы да, аннары әниең «югары белемле белгеч» дип
исәпләнәчәк...
– Әдәбият укытырга мин күптән хыялланам... – дип өсти әни,
ярымпышылдап.
Мин монысын да әйбәт дип табам. Карт бабай да бит, әнә, рус
теле белән әдәбияты укыткан. Янсуар әби үзе дә: «Безгә институт
белемнәре тәтемәде инде», – дип, гел уфтана, моңая. Димәк, кечкенә
чакта ук карт бабайга: «Үскәч, мин Нина Ассеевна булам», – дип
әйтә торган әнием, чыннан да, аның кебек булачак. Имештер, авыру
карт бабай, сөеп, кечкенә әнидән көлә торган булган: «И кызым, син
үсеп җитеп, Нина Асеевна булганчы әле... Булсаң иде дә бит, тик мин
аларны күрә алмам инде...»
Бу уйлар башымнан йөгереп узуга, мин аларны шунда ук
бөтенесенә ярып та салам:
– Димәк, син Микаш карт бабай хыялланганча, «Нина Ассеевна»
булырга барасың!
Шул сүзләрдән соң, кинәт Янсуар әбинең ике күзеннән атылып,
яшь кайнап чыга да, ул иңендәге тастымалын сыерып алып, аңа йөзен
каплый. Иңнәре калтырап, елый башлый.
Бабай, калагын куеп, аны урындыкка утырта.
– Бала хуплагач, моңа каршы әйтер сүз җук инде, – дип, иңенә
орына әбинең. Кулын салып тора.
Без бөтен өй белән КГБның елап бетергәнен тын да алмый көтәбез.
– Нәрсә әйтим инде... – дип, әнинеке кебек кызарып беткән
күзләрен безгә күтәреп, йомшарып китә әби. Аннан пичкә карап,
борылып утыра.
Әти, янына килеп утырып, әбинең иңнәреннән кочып ала:
– Әби, Нина җук чакта да, мин ике өйгә дә өлгерәм, менә күреп
торырсың... Луиза да ким-җәтим булмый – ашатам да, эчертәм дә,
мәктәптәге дәресләр беткәч, сезгә төшеп, терлекләрне дә карыйм,
бакча эшенә дә, печәнгә дә өлгерәбез.... Мин бар бит, борчылма... – ди.

Әби, мин ишетми дип белепме, алай да сизелер-сизелмәс кенә
пышылдый:
– Бала бераз гына анасы белән атасын күрә башлаган иде... Әле
ничек гарип калмады...
Әнинең йөзе комач япкандай бүртенеп китә, күзләрендә тагын
яшь кайнап чыга:
– Соң бит, Луизаны сезгә мин китереп куймадым, әней... Карый
белмисез баланы дип, син үзең Янсуарга алып менеп киттең... Ник
син гел мине гаепле итәсең, кем уйлаган баланы әтәч талар дип... Ул
әтәчне үзең тотып алып кайттың лабаса Игушлардан...
Минем эчемә шом йөгерә, учларым лычма тирләп чыга. Әмма
бабай кинәт кенә олы учын өстәл өстенә китереп сала да шунда ук
ике арадагы сүзне кистереп туктата:
– Җитте, Начта! – ди, Янсуар әбигә күз сирпеп. – Җитте, Нина! –
ди, аннары әнигә карап.
Өйдә үле тынлык урнаша. Мин күңелем белән бабайның эченнән
генә дөрес сүзләр сайлаганын ишетеп-тоеп утырам.
– Җәш чагында белем алмагач, тагын кайчан алсын ул аны, аннары
инде соңга калачак. Кечкенәдән: «Нина Ассеевна булам», – ди идең,
кызым, хак, – дип, сузылып, йомшак кына итеп әнинең иңеннән
сыйпап куя. Ул сүзләрдән әнинең күзләреннән тагын мөлдерәп
яшь тәгәрәп чыга. – Без бар бит, без бар чакта бала җәтим булмас,
ике өйне бер итеп үсәр, сау гына булсын! Теге җактан Начта белән
Микулай бар... Коля хәзер үз улыбыз инде ул, терәгебез, сиңа – укуда
да, тормышта да булышчы... Бетерик бу сүзне, Ходай җазмаган эш
булмас! Бала сездән акыллырак та әле ул...
Аннары бабай, күзләренең зәңгәрен ялтыратып, елмаеп, миңа күз
кысып куя:
– Шулай бит, сообщник? – ди.
Мин дә аңа күз кысам. Лейкопластырь астындагы җөй, тартышып,
сызлап куя.
Яралар «төзәлеп беткәнче» дип, лейкопластырь ябыштырып,
«бәладән соң» беренче мәртәбә уйнарга чыгарган көнне, мин, әбинең
үләнгә салган күкәй кабыклары, улактагы җимнәре белән мавыгып
йөргән тавыклар, яңа әтәч алдында тантаналы рәвештә ант итәм:
– Бу бәладә минем үземнең дә гаебем зур, чөнки иске әтәчнең
тавыкларын ирештерә идем, – дим. – Әйдә, синең белән тату җәшик!
Яңа әтәч – «Җәшел койрык» – миңа сынаулы да, бераз гына
аптыраулы да карашын төбәп тора-тора да, адәм затлары белән
булышуны үзенең дәрәҗәсеннән түбән санап, «кырлый-кырлый»,
тавыкларын капка астыннан тезеп алып чыгып китә. Капка төбенә
чыгып баскач, бөтен Казак очын яңгыратып, күкрәк тутырып,
гайрәтле генә кычкырып куя. Мин дә, үз эшләрем барлыгын искә төшереп, урамга – иптәшләр
янына йөгерәм. Әле бит алар минем «батыр җараларымны» күрмәгән.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 09, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев