Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Алга карап яши бирә идем...

Дөнья һаман сыный әле безне, Син дигәнчә түгел язмышлар.

Алга карап яши бирә идем,
Уйламыйча картлык киләсен...
Картлыгы да килеп җитә икән,
Һәр адымга җавап бирәсе...
Кадерен белмәдек без яшьлекнең дә,
Дәресләрдән килде качасы.
Мәктәп ишекләрен ябып, тизрәк
Зур тормышка аяк басасы.
Килә тизрәк үсеп зур буласы,
Чапкан чакта җилне узасы...
Күршеләрдән ким-хур булмас өчен,
Көн-төн дөнья малын җыясы...
Көннәр, айлар, еллар үтә тора,
Үсеп җитте инде балалар!
Оныклар да берсен-берсе узып:
«Дәү әти!» – дип каршы алалар.
Хәзер инде күндем картлыкка да,
Сорыйм тигез, тыныч тормышлар.
Дөнья һаман сыный әле безне,
Син дигәнчә түгел язмышлар.

Илгизәр ӘХМӘТХАНОВ.

 

 «КУ» 09, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев