Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җан мунчасы

Күңелгә утырган юшкыннар, Йөрәкне ямь-яшел мүк баскан. Бәгырьдә әрнүме, үпкәме – Таш кебек түмгәккә укмашкан.

Керләнә өсте-өстенә рух, һич
хозур вөҗданга юк;
Ни сәбәптән Җир йөзендә тәнгә
мунча, җанга юк?!
Габдулла Тукай

Күңелгә утырган юшкыннар,
Йөрәкне ямь-яшел мүк баскан.
Бәгырьдә әрнүме, үпкәме –
Таш кебек түмгәккә укмашкан.
Вакыт бит ләбаса чүп-чарны
Җанымнан чыгарып түгәргә.
Югыйсә тарталар, йолкалар,
Баш белән мәтәл дип түбәнгә.
Пәрәвез сарылган кылларның
Тонык бит күптәннән зеңләве.
Хәеррәк дөньямның ул көйне
Бөтенләй ишетеп белмәве.
Ялт итсен өемнең тәрәзе,
Сөртимче күз яше эзләрен.
Савыксын мәңгелек кутырдан
Егылып канаган тезләрем.
Хисләрне тәртипләп тезим дә
Караңгы төсләрдән арыныйм.
Йодрыкка төйним дә давылны,
Дәрьяны кичәрмен арымый.
Үзәгем ныгысын – сипләдем –
Имәндәй тазасы өрлекнең.
Яшеннәр уйнасын күкләрдә,
Гарасат купса да өрекмим.
...Күчәре кузгалган җиремдә
Дулкыннар кайттылар ярына.
Яңадан дөньяга килгәндәй
Карадым офыклар ягына.

 

«КУ» 09, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев