ЯУ (романның дәвамы)
Югалтулар белән санлашып торучы юк иде. Бер Смоленск операциясендә генә дә ярты миллион яугир сафтан чыкты. Бишенче армия составындагы механикалаштырылган атлы корпус сугышчылары, шушы көннәрдә генә азат ителгән Смоленск урамнарын үтеп, төп туплану урыны итеп билгеләнгән Иске кальга янына урнашты. Шәһәрдә исән калган бер генә бина да юк иде.
9
25 сентябрь, 1943 ел. Шимбә. Смоленск шәһәре.
Сугыш хәрәкәтләре көн-төн тынмый торган чак иде.
1943 елның 27 августында, каты сугышлардан соң, Ржев, Вязьманы
азат иткәне өчен командующий В.Д.Соколовскийга армия генералы
дәрәҗәсе бирелде. Баш ставкадан аңа тиз арада Ельна – Спас –
Деменск тирәсендәге дошман гаскәрләрен тулысынча тар-мар итү
бурычы куелды. Әгәр бурыч үтәлсә, дошманның хәле мөшкелләнәчәк,
Смоленскига юл ачылачак иде. Әмма контрһөҗүмгә әзерлек эшләре
озаккарак сузылды, шау-шу да күп булды бугай. Дошман, Кызыл
Армиянең ниятен белеп алып, каршылык күрсәтергә әзерләнде. Болай
да алар ныклы әзерлектә иде. Дошман биш-алты рәтле ныгытылган
рубеж төзеп өлгерде, аларның тирәнлеге йөзләрчә чакрым белән
исәпләнелә, җитмәсә авиацияләре тынгы бирми. Безнекеләр һавада
көнгә ике-өч мәртәбә күренсә, алар иртә таңнан кичкә кадәр баш
өстенә бомба коя.
Югалтулар белән санлашып торучы юк иде. Бер Смоленск
операциясендә генә дә ярты миллион яугир сафтан чыкты.
Бишенче армия составындагы механикалаштырылган атлы
корпус сугышчылары, шушы көннәрдә генә азат ителгән Смоленск
урамнарын үтеп, төп туплану урыны итеп билгеләнгән Иске кальга
янына урнашты. Шәһәрдә исән калган бер генә бина да юк иде.
Мондагы коточкыч җимереклекне күргәч, Мирхәмәт түзмәде,
янәшәдә барган Нургалигә сүз катты:
– Ай-һай, якташ, – Нургалинең Читадан икәнен белсә дә, әти-әнисе
Минзәлә өязеннән булгач, икеләнмичә аны «якташ» дип атый иде. – Бу
кадәр җимереклек... Ничекләр кабат аякка бастырырлар бу каланы?
– Төзерләр, – дип авыр сулады Нургали. Үзенең дә уйлары шушы
тирәдә тулгана иде булса кирәк. – Төрле яуларда уннарча тапкыр
җимерелеп, яңадан корылган шәһәрләр бар. Кызганыч, яуда һәлак
булган меңнәрчә сугышчыларны инде кабат терелтеп булмаячак.
Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун. Раббыбыз каршында шәһит
киткәннәр булып саналсыннар инде. Туры оҗмахка барып керсеннәр.
Ай дәвамында барган канкойгыч сугышлардан үзләре ничек исән
калгандыр, Нургали моны могҗизага тиңләде. Август ахырында
дошман тылына кереп киткән көннән бирле гел урман-сазлыклар
аша хәрәкәт иттеләр. Дошман тылында алар үткән юлны картада
карасаң, үрмәкүч пәрәвезе хасил булыр иде. Ике-өч йөз чакрым
әйләнештәге боҗрада ниләр генә кылмадылар, нинди генә алышлар
оештырмадылар. Нургалигә гаярь татар егетләре Мирхәмәт
белән Галимҗанның янәшәдә булуы аерым көч бирә иде. Икесе дә – тәҗрибәле кавалеристлар, фәрман булуга, баш югалтып, алга
томырылмыйлар, уйлап эш итәләр. Шуның аркасында әлегә исән
калганнардыр да.
Сазлыклардан үтеп чыгарга партизаннар ярдәм итеп торды.
Тик моңарчы аларга таяныч булган партизаннарга командование
тарафыннан шулай ук төрле бурычлар куела, сентябрь урталарыннан
алар Брянск урманнарына күченергә боерык алдылар.
Атлы корпус, яклаучысыз, дошман тылында камалышта калып,
айга якын көрәшкәннән соң, чолганышны өзеп, үзебезнекеләргә
кушылды. Смоленск шәһәрендә озак тоткарланмадылар, гаскәрләрне
бераз рәткә китереп, тагын яуга озаттылар.
Сентябрь урталарында Смоленск өчен сугышларда үзен бик яхшы
күрсәткән атлы корпустан бер полкны, шушы тактиканы дәвам итеп,
янә дошман тылына кертеп җибәрергә дигән карар кабул ителде.
Корпусның бер дивизиясе, кинәт һөҗүмгә күчеп, ун чакрымлап
арадагы фронтны өзде, шушы аралыктан полк, дошман тылына үтеп,
урман эченә кереп югалырга өлгерде.
Беренче көннәрдә эшләр уңышлы барды, икенче, өченче рубежлар
аралыгында дошман тылындагы танкларны, артиллериясен, снаряд
складларын күпләп юк иттеләр. Әмма дошман ярдәмгә авиация
чакыртты, алар бомбага тота башлагач, иркенәеп йөрүгә нокта куелды.
Атна эчендә шактый йончырга өлгергән полкка каршы немецлар
өстәмә көчләр кертте, миномётлар, пушкалардан алар яшеренгән
урыннарны утка тоталар, тылдагы партизаннарга каршы сугышып
тәҗрибә туплаган аерым экспедицион корпуслар актив хәрәкәт итә
башлады, кыскасы, полк ныклы тозакка эләкте. Камалышта калып,
бөтенләй тар-мар ителү куркынычын юкка чыгару өчен өстәмә көчләр
кирәк, тик гаскәрләр Смоленскины алгач, туктап тормастан Рославль
юнәлешендә һөҗүмгә күчтеләр. Курск тирәсендәге сугышларда
дошман моңарчы күрмәгән югалтуларга, җиңелүгә дучар булды,
бу уңышларны дәвам итү намус эше дип каралды. Фронтта авыр
сугышлар бара, дошман тылында хәрәкәтне бер минутка туктатмыйча,
алар шушы һөҗүмнәргә ярдәм итәргә тиешләр иде. Әмма вазгыять
кинәт башка якка үзгәрде, инде үзләре булышлык сорап хәбәрләр
юллыйлар. Корпустан җавап озак көттермәде, полк командирына
ачулы хәбәр иңдерелде: ярдәм көтмәгез, барлык көчләрне туплап,
дошман тылында каршылык күрсәтеп, мөмкин кадәр аларга зыян
салып, озакка сузмастан үзебезнең якка чыгыгыз! Бу приказ иде.
Сукырларча эш итеп булмый, юл булган җирләрдә дошман
сагалый. Сазлыклы урманны яхшылап өйрәнергә, якын-тирә
авыллардан булышырдай кешеләрне табып, яңа урыннарга күчү
өчен юнәлешләрне билгеләргә кирәк иде. Полк командиры, берничә
эскадроннан укмаштырып, төрле якларга разведка төркемнәре җибәрергә карар кылды. Нургали Бикчурин җитәкчелегендәге
төркемгә Мирхәмәт белән Галимҗан да керде. Гадәттә, разведкага
иртән, таң беленгәч тә кузгалалар. Кичтән барасы якны ачыклыйлар,
картадан урман эченә сыенып утырган авылларны өйрәнәләр, азимут-
координаталарны билгелиләр. Мондый эшкә Нургали чос булып
чыкты. Картага күз ташлауга, нинди дә булса карар кабул итеп тә куя.
Кичен штабта озак кына киңәш-табыш итешкәч, Бикчурин
төркеме сул як флангтагы авылларны «капшап» карарга тиеш булып
чыкты. Әгәр йөз чакрымлык сазлыклар аша алып чыгарлык «гид»
табылса, чынлыкта Брянск якларына китеп, камалыштан котылырга
да мөмкин иде.
Таң беленгәч, атларга атланып, юлга кузгалдылар. Иң беренче
моннан егерме биш чакрымлап ераклыкта калкулыкта утырган
Смыловка авылын тикшереп, андагы хәлне белешеп алырга булдылар.
Авылга биш чакрымлап кала, атлардан төштеләр, ике кеше атларны
сакларга билгеләнде, башка сугышчыларны Бикчурин ике төркемгә
бүлде. Бер төркем авылга уң яктан, урман юлы буйлап барып керергә
тиеш; Мирхәмәт җитәкчелегендәге икенче төркем, урау сукмаклар
аша үтеп, сазлыкны читләп авылга сул яктан керергә килештеләр.
– Кара аны, якташ, авылга кергәнче игътибар белән күзәт,
пырхылдап кош очып үтсә дә, сагаерга кирәк, урамга ябырылып
чыкмагыз, башта ындыр артларыннан үтегез, аерым йортларны,
бигрәк тә хәллерәкләрен ныклап күзәтегез, – диде Нургали
аерылышкан чагында.
Мирхәмәт, үзем дә чамалыйм дигәндәй, Нургалинең җилкәсеннән
кагып алды.
Бу араларда Мирхәмәт сызланып йөри иде. Айлар буе дошман
тылында хәрәкәт иткән сугышчыларга өйләреннән килгән хатларны
кулга сирәк алырга туры килә. Мирхәмәткә җәй башында җибәрелгән
хатны сентябрьдә генә укырга насыйп булды. Хатта әнкәсенең вафат
булуы турында хәбәр язылган иде. Әткәсе, Рус-япон сугышында авыр
яраланып кайткач, эшкә ярарлык түгел иде, хуҗалыкны әнкәсе белән
тарттылар. Олы абыйсы Нәбиулла Гражданнар сугышы чорында юкка
чыкты. Казанга, ак чехларга каршы сугышка җибәрелгән булырга
тиеш дигән имеш-мимешләр ишетелгәләде, әмма тәгаен гына беркем
дә аның язмышына ачыклык кертә алмады. Әткәсе утызынчы еллар
башында яралардан вафат булгач, ни эшләсәләр, әнкәсе белән бергә
булдылар, шуңа күрә, өйләнеп, ике балалары туса да, аңа әнкәсеннән
якын, кадерлерәк кеше юк иде.
Күпмедер баргач, Нургали Бикчурин, туктап, арттан килгән
егетләргә борылды.
– Сизәсезме? – диде ул, пышылдап.
– Нәрсәне? – диде Галимҗан. – Шылт иткән тавыш та юк сыман.
– Төтен исе. Ашарга пешерәләр.
– Авылга җитәбез, алайса, – диде арадан берсе.
– Авылга өч чакрымлап бар әле. Башка яктан килә төтен. Җилне
чамалагыз.
Сукмактан читкә тайпылып, шактый тармаклы куак артына
постылар, игътибар белән төтен килгән якны күзәтеп тордылар.
Нургали ым белән генә үз янына Галимҗанны чакырды, колагына
нидер пышылдады. Аннан егетләргә калып торырга кушып,
Галимҗан белән уң якка, урман эченә кереп киттеләр. Бераз баргач,
быдыр-быдыр тавыш ишетелде. Зелпе куакларын аралап, Нургали
тирә-юньгә караш ташлады. Галимҗан нык кына җиңеннән тартып
куйды. Башы белән үз ягына күрсәтте. Анда бер хатын акрын гына
сөйләнә-сөйләнә кәҗә савып маташа иде.
– Качаклар болар... Авылны ташлап чыгучылар... – диде Нургали.
– Немецлар микән авылда?
Нургали бармагын ирененә тидерде. Әкрен, янәсе.
– Хатын кәҗәсен савып бетергәч, ипләп кенә артыннан барабыз, –
диде ул Галимҗанга. – Шунда ачыкларбыз.
Хатын, кара кәүсәле каенга бәйләнгән кәҗәсен савып, алдына иске
чиләк белән су куйды, агач араларыннан тиз-тиз генә үлән йолкып,
кәҗә алдына салды да, эше беткәнгә санап, ниндидер көй шыңшып,
беленер-беленмәс сукмактан китеп барды. Бикчурин белән Галимҗан,
күздән югалтмаска тырышып, аның артыннан атладылар.
– Төтен шул яктан килә, – диде Нургали. – Чамалап бар, тозак
булмасын.
Хатын кинәт гаип булды. Бикчурин аптырап, Галимҗанга карады.
– Кая китте бу җен хатын?
– Төтен исенә барыйк, башка чара юк, – диде Галимҗан, ул да
гаҗәпләнгәнен аңлатып, башын селкеп алды.
Тагын ике-өч адым атлаганнар иде, сыек кына төтен изрәп чыккан
торбага тап булдылар. Торба куаклар арасына яшеренгән, күренмәле
түгел иде.
– Землянка, – диде Нургали, пышылдап. – Арткарак чигик, күзәтик.
Землянка ишеге ачылып, аннан бер карт килеп чыкты. Малахай
бүрек, көрәктәй сакаллы, бишмәт өстеннән билен бау белән буган,
бер аягында кирза итек, бер аягы... агач иде. Кулында балта.
Землянкадан читкәрәк китеп, кинәт каты тавыш белән:
– Кем бар анда, чык! – дип сөрән салды карт.
Бикчурин тартылып куйды, Галимҗанга «син монда кал» дигәнне
белдерде дә агач арасыннан карт каршына чыгып басты.
– Исәнмесез, мин килеп чыктым, – диде Нургали, күптәнге
танышын очраткандай. – Сезне эзләп йөреш.
Карт Нургалинең сүзләренә артык игътибар итмәде.
– Икенчегез нигә чыкмый?
– Бездә шундый тәртип, – диде Нургали. – Хәлгә ачыклык кертәсе
булыр.
– Нинди ачыклык? – диде карт. – Инде ике ел урманда качып
ятабыз. Бер ачыклык та юк монда.
Нургали, борылып, «чык» дигәндәй, Галимҗанга кул изәп алды.
Карт Галимҗанга карап алды да балтасын биленә кыстырып куйды.
– Нишләп йөрисез? – диде ул ачу катыш. – Кайсы яктан?
– Белүемчә, монда ике генә як – Кызыл Армия һәм фашистлар.
– Һе... Ике генә як ди. Монда партизаннар да бар... иде, тагын әллә
нинди башкисәрләр дә килеп чыга. Шуңа һәрчак тирә-якны тикшереп,
күзәтеп торырга кирәк.
– Без – Кызыл Армия сугышчылары.
– Анысын күрәм. Югыйсә... – диде дә кемгәдер эндәште: – Чык,
танышып ал кешеләр белән.
Землянка артыннан куаклыктан үсмер малай күренде.
– Безне күзәтеп килгән бит бу малай, – диде Галимҗан, аптыравын
яшермичә. – Төркемнәргә аерылган мәлдән арттан килгән бу!
Нургали башын какты. Картка иң кызыксындырган соравын бирде.
– Авылда немецлар бармы?
– Килеп тулдылар. Кичә бер өлеше Костенька ягына китте.
Сезнекеләр шунда бугай. Немец самолётлары көне буе шул якта
бөтерелделәр. Партизаннар киткәннән соң, болай котырынганнары
юк иде.
– Каян килеп тулдылар соң алар? Кая карама сазлык.
– Богородовка ягыннан юл бар. Ельнога илтүче зур юлга чыга.
– Партизаннар кая китте?
– Һе, миңа әйтеп йөрми алар.
Карт һәр сүзне игътибар белән тыңлап торган малайга эндәште.
– Петя, сугышчыларны землянкага алып кер, мин учакка утын
җыеп алам.
Петя, зур эш кырган кебек землянка ишеген ачып, Нургали белән
Галимҗанны эчкә үткәрде. Землянка эче шактый киң икән, бер читтә
кызыл балчык сыланган мич, уртада өстәл, түрдә шәм яна, анда икона
шәйләнә. Мичтәге учакта бер хатын нидер пешерә.
Егетләр сәкедән урын алуга, ишек ачылды, карт, бер кочак утын
алып кереп, мич каршына ташлады.
– Партизаннарга рәхмәт, киткән чакта ярмадыр, консервадыр
калдырдылар. Югыйсә кышка ничек керер идек. Яңа елга кадәр бәлки
немецларны куып та җибәрерләр. Бу арада Ельно ягыннан көн-төн
туп аталар, каты сугышлар бара бугай.
– Бара, – диде Нургали. Авылда немецлар дигәч, пошаманга калган
иде. Мирхәмәт төркеме тозакка капса…
Аның уйларын сизгәндәй, карт сүзгә кереште.
– Икенче оныкны теге төркем артыннан җибәрдем. Авыл уртасына
алып чыгучы бер генә сукмак бар анда. Калганы үтеп булмаслык
сазлыклар. Теләсәләр дә, башка якка барып чыга алмыйлар. Онык
аларны урман авызында көтеп торачак. Борчылма, килеп җитәрләр.
– Исемең ничек? – диде Нургали, картка ияләшеп. Кирәкле, нәкъ
алар эзләгән, юл күрсәтердәй картка охшаган.
– Матвей Иванович.
– Матвей Иванович, калган иптәшләрне дә чакырсак?
– Чакырыгыз соң. Кайнар аштан авыз итәрләр. Юмарт кулга мул
ризык бирер дигән Ходай. – Учак тирәсендә кайнашкан хатынга
эндәште. – Прасковья, сигез кешелек табын корырга туры киләдер,
мулрак пешер ашны.
– Беләм, – диде хатын, башын күтәрмичә генә.
– Күрше яшәдек, ире Кызыл Армиядә, авылга немецлар кергәч,
күп уйлап тормадым, карчыкны алып, урманга күчтем. Элеккедән
калган колхоз землянкасы бар иде. Умарта сакларга эшләнгән. Умарта
ничектер тернәкләнмәде, землянкасы калган иде. Шуны рәтләп яши
башладык. Ике улым Кызыл Армиядә. Полицайлар авылдагы һәр
кешене белә: кемнең балалары, ирләре Кызыл Армиядә – урман
читенә чыгарып аттылар. Мин өлгер булып чыктым, ике баласы белән
Прасковья да качып котылган. Урманда очраштык та, бергәләп җан
асрап ятыш менә. Сатлыкҗаннар, полицайлар үрчеде, гел уйламаган
тәүфыйклы гына йөргән авылдашлар рәхимсез, канечкеч хайванга
әйләнде. Кырдылар гына халыкны. Немецлардан түгел, шулардан
курка халык. Ну, партизаннар үзләренең дә кирәкләрен бирделәр
бирүен. Китеп бардылар шул. Алар киткәч, полицайларга җан керде,
тагын да ерткычландылар. Карчыгым бер арада өйгә кайтып, савыт-
саба алып киләм дип киткән иде, бер полицай танып алып җәзалап
үтерделәр. Күпме җәфалап та безне сатмаган бит... – Карт яңагыннан
тәгәрәшкән яшьләрен сөртте. – Ник кирәк булды инде аңа ул савыт-
саба? Монда үзем агачтан ясыйм бит мин аларны. Әҗәле шул
булгандыр. Кара әле, яугир, милләтең кем синең? Русчаң шәп, безне
сатып җибәрерлек, ә иптәшең белән сөйләшкәндә ят телгә күчтең.
– Татарлар без. Мин – Читадан, ул – Казан ягыннан, – диде
Нургали. Картның аягына ым кагып. – Гражданнар сугышында аяксыз
калдыңмы? – дип сорады.
– Аңа кадәр... Япун белән сугыштык бит. 1905 елда. Порт-Артурны
саклаганда, ядрә тиеп, аяк чәрдәкләнде. Бер татар егете яу кырыннан
алып чыкты. Шуннан бирле татарларга хөрмәтем зур.
– Әгәр барысы да тәртиптә булып, төркемнәр монда җыелса, тагын
бер татар егете бар безнең. Аның әтисе дә Порт-Артурны саклауда
катнашкан. Яраланган да әле.
Матвей Иванович балкып елмайды.
– Хуп, хуп, татарлар – шәп халык, ярдәмчел, игелекле!
Барысы да җыелып, тамак ялгап алгач, Матвей Иванович үзе сүз
башлады.
– Йә, әйт инде, – диде ул, Бикчуринга карап. – Берәр төшегез
кычытканга килеп чыкмагансыз бит монда. Ни йомыш?
Нургали озак тотмады, төп мәсьәләне ачып салды.
– Безгә, Матвей Иванович, озатучы кирәк. Ерак сәфәргә чыгасы
бар. Сазлыклар аша болай гына үтеп булмас шикелле.
– Да... Болай гына булмый. Йөрерлек юллар бар, тик анда сез
чыга алмыйсыз. Немецлар сазлыкка керми, юлдан гына йөрергә
тырышалар. Полицайлар да якын килмиләр. Куркалар чөнки.
Сезне Покровкага кадәр алып бара алам, йөз чакрымлап булыр,
аннан да еракка китә алмыйм. Күрәсең бит, минем җаваплылыкта
алар, – дип, Прасковьяга, аның янына чүмәшкән малайларга күрсәт-
те. – Болай да йомыш артыннан йомыш төшеп тора аларга. Әтиләре
исән-имин кайтканчы, сакларга иде инде балаларны.
– Нишлибез? – дип сорау бирде Бикчурин. – Башка кеше
табылмасмы?
– Кеше эзләмибез. Командирыгыз янына алып барыгыз, барысын
да тәфсилләп аңлатырмын. Аннан инде үзегез карарсыз. Агач аяк
белән озак теркелдәп булмас, – диде Матвей Иванович. – Тик яңадан
атка атландырып кайтарып куясыз. Башка гозерем булмас.
Матвей Иванович дошман тылыннан чыгу юлларын шактый
төгәл күрсәтеп бирә алды. Ат өстендә ярты көн чамасы озата да
барды, аннан инде аны кире озатып куярга кирәк булды. Алга таба
тагын бер мәгълүматының кирәге чыкты – партизаннарның күбесе
бу урманнардан китеп барса да, җыйнаграк отрядлар калган икән.
«Бәлки очрашырсыз да», – диде ул, саубуллашканда.
(Дәвамы бар.)
«КУ» 09, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев