Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Чит чәчкәгә үрелмә

Кулыгызны чит-ят гөлгә, Дуслар, сузмагыз. Алдыгызда үскән гөлне Сөеп назлагыз.

Кулыгызны чит-ят гөлгә,
Дуслар, сузмагыз.
Алдыгызда үскән гөлне
Сөеп назлагыз.
Чит бакчаның чит гөлләре,
Койма аркылы.
Үз чәчәгең гел яныңда,
Кайнар ялкынлы.
Чит-ят гөлләр, читтән генә
Матур күренә.
Ул бакчаның хуҗасы да
Читкә үрелә.
Үз бакчаңның һәр чәчәге,
Ятсын күңлеңә.
Син бүгеннән шуны аңла,
Читкә үрелмә!

Зөлфия ХӘЙРУЛЛИНА.

 

«КУ» 09, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дорес!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик тэ мэгнэле сузлэре молодец!