Логотип Казан Утлары
Фото

«КАЗАН УТЛАРЫ» – САБАДА

Бу юлы Саба районы үзәк китапханәсе иҗади фикер алышу, әдәбият мәйданына әверелде.

ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче
халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ярдәме белән «Казан утлары» журналы редакциясе районнарда эшләп
килүче әдәби берләшмәләрне таныту, аларның эшчәнлеген яктырту, җирле
иҗатчыларның язганнарын киң катлау укучыларга ирештерү максатыннан
авторлар белән очрашулар үткәрүне дәвам иттерә. Бу юлы Саба районы үзәк
китапханәсе иҗади фикер алышу, әдәбият мәйданына әверелде. Редакция
вәкилләре белән очрашырга китапханә каршында эшләп килгән, 1957
елда шагыйрь Газиз Нәбиуллин нигез салган «Мишә дулкыннары» әдәби
берләшмәсе әгъзалары (аларның шигырьләре басмабызның 8 нче санында
тәкъдим ителде) җыелды. Шулай ук китапханәчеләр, әдәбият сөючеләр килгән
иде. Чарада «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары Вакыйф
Нуриев, проза бүлеге мөхәррире Рафис Корбан (ул – бу проектның җитәкчесе
дә), SMM-белгеч Алинә Хәбибуллина, редакциянең элеккеге хезмәткәре,
язучы-сатирик, автор-башкаручы Алмаз Хәмзин катнашты. Очрашуда район
үзәк китапханәсе директоры Ләйсән Билалова чыгыш ясады, шушы туфракта
яшәп иҗат итүчеләр шигырьләрен укыдылар. Соңыннан кунаклар китапханә
базасы һәм фондлар белән танышты, «Тукай бакчасы»н карап хозурланды.

 

«КУ» 09, 2025

Фото: архив, Алинә Хәбибуллина.

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев