Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Суга бату белән үгездән соң өченче «фаҗига» көтеп торган. Олылар, үз эшенә мавыгып, моны вакытында абайлап кына җиткермәде. Барысы да безнең бөтен Казак очына данлыклы, урамыбызга күз карасы булган көлтә койрыклы җирән әтәчебез Атаман үлгәннән соң башланды.
Әтәч
Суга бату белән үгездән соң өченче «фаҗига» көтеп торган. Олы-
лар, үз эшенә мавыгып, моны вакытында абайлап кына җиткермәде.
Барысы да безнең бөтен Казак очына данлыклы, урамыбызга күз
карасы булган көлтә койрыклы җирән әтәчебез Атаман үлгәннән
соң башланды. Ул, «КамАЗ» машинасы белән кайтарып аударган прессланган печән астында калып, казып чыгарганчы, һава
җитмәүдән, тончыгып харап булды.
Әби аның кайгысын бик авыр кичерде. Бөтен Казак очы белән
Чуваш очындагы яшь әтәчләрне барлап, озак сайланды. Берсе
дә Атаманны алыштырырдай булып чыкмады. Бабай инде аңа,
ошатмыйча, ахыр чиктә: «Әтәч әтәчтер инде, Начта, сайла да апкайт
берәрсен, траур белән кәмит җасама», – диде.
Аның сүзе җитә калды, КГБ кирелеген әтәч кикриге сыман кукрай-
тып, икенче көнне үк әтәч мәсьәләсе гел кискен торган Игушларга,
ягъни ак түтиләргә барып, соры гына бер сәер җан иясен алып кайтты.
– Менә, сайлап тормадым, Әләксей, – диде ул бабайга аннары,
ефәк теллеләнеп.
– Кем Игушлардан әтәч ала инде, җә, аларда гел сугыш чукмарлары
лабаса, – дип сукранды Янсуар бабай, бу гамәлне тагын да ныграк
ошатмыйча. Әби үзе күрмәгәндә: «Тфү, каһәр төшкере!» – дип,
төкеренеп тә куйды әле.
– Тавыклар хәйран бит, Әләксей, җуаш әтәч булмасын, җыеп
тотсын өчен алдым, – дип аклады бу гамәлен КГБ, янә үзенә кайтып
төшеп. – Анный бик мактый үзләренекен...
– Игушлар яныннан уза торган түгел инде, шуның белән мактанса
гына... – дип сузды бабай, каш җыерып.
Әмма әби барыбер үз туксанын туксан итәсен белгәнгә, кул гына
селтәде дә, ярар, синеңчә булсын, алга таба карарбыз дип, фермасына
кузгалды.
Чынлап та, Игушлар әтәченә юлыкмас өчен кайчак без, бала-
чага, тыкрыкны да өске яктан, бакчалар аша кистереп йөрибез.
Абайламыйчарак су буеннан менеп килүеңне күреп алса, аларның
әтәче олы кешеләрнең дә өстенә очып куна һәм талый. «Тавыкларны
әйбәт тота», – дип мактыйлар алар ул әтәчне. «Берәр бәла-каза килеп
чыкканны көтәсез инде, үзегезнең алда Һодай мескене булып йөргәч
тә», – дип сукрана Янсуар бабай. Ак түтине дә килгән саен шуның
белән битәрли.
Бабай хак әйтә, ихаталарында дөньяның бер юашы булып йөри ул
әтәч. Дөрес, КГБ ның үзен дә бер туйга аргыш булыр алдыннан гына,
Игушларның капкасын ачып җибәрүгә, өстенә очып кунып, талап
салган иде. Җитмәсә, әби маңгае белән келәгә бәрелеп, бөтен битенә
шеше кара янып төште. Туйны ул өч көн буена кара янган күз белән,
аркылыга кара тасма ябып, тельняшка киеп алып, урыны-урыны
белән пират образына кереп уздырды. Кода-кодагыйлар да, бөтен
килгән як туган-тумачалар да тәгәри-тәгәри көлде КГБ мәзәкләреннән
ул туйда. Уеннарда да бик теләп катнаштылар, җыруларны да,
кушылып, моңлана-моңлана суздылар. «Кодалар көтү чыкканчы,
таңга кадәр утырган икән өч көн буена, менә нинди туй булган!» –
дип бик олылап, мактап сөйләделәр.
Туй ул безнең өчен Җыен белән Питрауга тиң инде24. Сиңа иң
матур күлмәк-сандалиларыңны кидерәләр дә, чәчеңне яңа бантиклар
кушып үреп, чыгарып җибәрәләр:
– Карагыз аны, имгәкле булмагыз, артыгыздан сүзегез килмәсен,
ардаклы25 гына җөреп кайтыгыз, – диләр.
Без, бөтен Казак очы бала-чагасы, дәррәү җыелышып, туй
машинасын каршылаганда такмак әйтеп, бүләк тә алабыз, капка
келәсен дә җырлый-җырлый тотабыз, кодалар килгәндә дә шык
итеп тезелешеп торабыз, килен урлаганда да колак шомрайтып кая
качырганнарын белеп калырга тырышабыз... Инде каз-бәлешләр
такмак әйтә-әйтә чыгып бетеп, аргыш «кунак сыйлау җырларына»
керешкәч, өстәл астыннан үрмәләп йөреп, эскәтердән кулны чыгарып
суза-суза, олылардан тәм-том җыеп, уртак бер өемгә өеп куябыз.
Үзебезгә аерым да хәстәрлиләр инде югыйсә безгә ашауны, әмма
болай җыйганы – аерым кызык. Шул өемне чүпли-чүпли, йокларга
куып керткәнче, кинәнеп карап утырабыз туйның ничек узганын.
Туйларда шунысы рәхәт: синең әле һаман уяу килеш йөргәнеңне,
йокларга ятмаганыңны гел карап-абайлап бетермиләр, үзең дә
күзләренә артык чалынмаска тырышасың. Ә инде, тотып алып, җәйге
верандага кертеп яткырсалар, киткәннәрен көтеп торып, тәрәзәдән
малайлар җилкәсенә төшеп, кабат бөтен өйләре келпеп торган һәм
бәйрәм бөркеп утырган йортка җилдерү берни тормый. Бер тотып
алынганнан соң, без инде үзебез дә саграк булырга тырышабыз –
акаеп, олылар каршына чыкмыйбыз, гадәттә, туйны ачык тәрәзәдән-
тәрәзәгә йөреп карап бетерәбез.
Әтәчкә әйләнеп кайтсак, чып-чын ерткыч булып чыкты безгә
килгән ул җан иясе. Җитмәсә, үтә хәйләкәр. Олылар янында ыспай
гына, берни булмагандай кыланып йөри, ә безне – балаларны –
умырып таларга гына тора. Бер дә көтмәгән җирдән килеп чыга да,
янга ятып торган кып-кызыл кикриген селкетә-селкетә, гаярьләнеп
атлап килә башлый. Таш кисәгенә дә, таякка да исе китми...
Тавыкларны, чынлап та, җыйды-җыюын, алар әтәч артыннан
рәт-рәт гаскәр кеби тезелеп кенә йөри хәзер. Күрше-күлән әтәчләр
алдында да шунда ук үз авторитетын күрсәтте килгән соры токым.
Кыскасы, моның безгә озакка килгәне көн кебек ачык иде. Олылар
алдында кырт-кырт кына басып, әби әйтмешли, «палкауник кебек»
йөри, алар булмаганда, безгә чебигә тилгәндәй ташлана. Исеме дә
шулай ябышып калды – Палкауник.
Шулай беркөнне Палкауникның каршыдагы Питүкә Начтук әбиләр
24 Җыен үткәрү йоласы керәшеннәрдә яхшы сакланган. Һәр төбәктә үз көне һәм территориясе билгеләнелгән.
Гадәттә, җәйге айларда үткәрелгән. Янсуарда Симек җыены уздырыла иде. Симекне Яфрак бәйрәменә туры
китереп уздыру гадәте дә кереп калган. Питрау 12 июльдә башланып бер атна дәвам итә (Питрау атнасы).
Ул Пётр һәм Павел апостолларга атап уздырыла торган зур христиан бәйрәме дип саналса да, йоласы
борынгырак. Питрау – табигатьне олылау, аңа табыну, биргәнгә шөкер итү, җәйнең тантанасына хозурлану
бәйрәме. Питрау – җәйнең кыл уртасы, ул узгач, «сандугачлар сайраудан туктый», дөнья көзгә авыша.
25 Ардаклы – бу урында йөзгә кызыллык китермичә, дәрәҗәгезне төшермичә.
рәшәткәсе янында тавыклары белән мәтәшеп йөргәнен күз чите белән
генә карап, малайлар белән уйнаган җиремнән өйгә кайтып кердем.
Капка келәсенә буем җитмәгәнгә, астарак миңа дип калдырган һәм
келәгә җитә торган итеп ясалган бауны тартып ачтым да ишегалдына
уздым. Шул арада Палкауник капка астыннан тузан туздырып, шуып
кына керде дә капкадан веранда буйлап сузылган болдырга илтә торган
сукмакка килеп тә басты. Тирә-юньдә беркем юк, кулымда – таяк-мазар
да. Мин артка чигенә-чигенә капкага килеп терәлдем, бауны бу яктан
тарткалый башладым, ачылмый гына бит келә. Капка белән ишегалды
арасын кистереп, абзарга чабарга... юк, анда да өлгермим... Капка
астыннан шуып чыксаң, урам буйлатып йөгерергә була инде... Әмма
күлмәк буялачак...
Уйлап торам-торам да абзарга чабарга тәвәккәлим.
Ыргылуым гына була, Палкауник та урыныннан куба, килеп аягымны
каба. Мин аны тибеп җибәрәм дә егылам. Дөньяның асты-өскә килә.
Өстемә очып килгән әтәчне кулым белән этеп җибәргәнне һәм торып
абзарга таба чапканымны хәтерлим. Абзар ишегенә барып җиткәндә,
ул тагын минем өстемә очып куна да, кулларымны бутап аны куарга
тырышкан арада, йөземә каплана.
Мин аның томшыгының яндырып кадалганын тоям да кычкырып
җибәрәм. Ул тагын чукый, тагын...
Ул арада капка келәсе ачылып китеп, ишегалдына Кече Анный әби
чабып килеп керә дә, мин, ярдәмгә өметләнеп, аңа ташланам. Ул мине:
«Ай бала!» – дип күтәреп ала да, шуннан күз алларым караңгылана,
берни тоймый башлыйм...
...КГБның өстемдә: «Харап кына булды, күзсез калды бала! Анасына
нәрсә әйтербез?!» – дип, тәкрарлый-тәкрарлый елаган тавышына аңыма
киләм. Аркам буйлап сап-салкын нидер йөгерә, хәтта кул-аякларым
мамыксыман йомшарып китә. Мин әби үзе белән үләнгә төреп алып
кайткан теге салкын кара еланны, тешне сындырырдай чишмә суыннан
күтәрелеп менеп, учыма орынган Ак еланны исемә төшерәм.
Ак елан турында беркемгә дә сөйләмәскә дип, Кибәч әби миннән
маңгаема кач тидереп, Тәре үптереп, вәгъдә алды.
«Күзсез мин нишләрмен икән инде», – дип, бөтен күзәнәкләремә
кургашсыман шом йөгерә. Бу дөньяны бүтән күрмичә ничек яшәрмен?!
Ул бит шундый... Әйтеп бетергесез матур! Мин бит аны шундый
яратам!!!
Шом мине бөтенләй кымшана алмый торган халәткә китергәч, КГБ
үзе өйрәткәннәрне искә алып, эчтән генә үз-үземә пышылдый башлыйм:
«Тукта әле, ачып кара күзләреңне, бәлки, бу ялгыштыр...» Күзләремне
ачарга тырышам, берсенең кабагын, никадәр тырышсам да, күтәрә
алмыйм, икенчесе аша сызылып кына нидер шәйләнә.
Башта әбинең яшел сатинга сары чәчәкләр төшкән күлмәгенең, ак алъяпкычының никтер тоташ кызыл таплардан торганын шәйләп
алам. Аннан аның кан икәнен абайлыйм... Минем кан... Йөрәгем
бугазыма килеп каплана. «Чынлап та, мин күзсез калганмынмы?! Теге
«Солтангәрәйнең язмышы» китабындагы Солтангәрәй кебекме?..»26
– Начта, хәзер җылап кына, барыбер берни үзгәртеп булмый инде,
булган эш – булган... Мария төшкәнче, битен җуып карыйк баланың,
канга укмашып каткан бит... Ходайга тапшырган, бәлки, күзенең
берсе булса да исәндер...
Шуннан мине күтәреп, бакчадагы кисмәк янына алып чыгалар,
кранны ачалар да су агызалар.
– И Ходаем-Тәркәем, Үзең һәм әүлияләрең булышсын, җәрдәмеңнән
аерма, безне дә, бу баланы да, – дип укына Кече Анный әби.
Аннан минем битемә әбинең салкынча су белән тулган учы орына.
– Авыртса, әйт, балам, җәме, – ди әби ялварулы тавыш белән. –
Ничек җыламый түзәдер... Берәү булса, иләүләп җылар иде... Батыр
инде үзе, и Ходаем...
Су минем битемә ябышкан ниндидер куе кантарларны юып
төшерә, янып торган маңгаема, чигәләремә дә җиңеллек килә.
Әмма күз төбемдә һәм иягемдә сулкылдап-сулкылдап нидер тагын
да катырак сызлый башлый. Мин ул сызлаган урыннарга кулымны
тидермәкче булам, әмма кулларымны Кече Анный әби тотып ала:
– Тукта, бала, нәрсә икәнен аңлыйк башта, – ди.
Менә битемә йомшак кына нидер килеп орына, корытып ала.
Ул әбинең яулыгы бугай. Яулыкны битемнән алуга, мин, эчемдә
булган котны бөтенләй тапмыйча, сулыш алырга да куркып кына...
күзләремне ачарга тырышып карыйм... Һәм ачып та җибәрәм.
Башта әби белән Кече Анный әбинең канга батып беткән күлмәк-
алъяпкычларын, кулларын, кулларындагы канлы яулыкны күрәм.
Аннары өйдән бакчага чыгып торган зәңгәргә буялган кранны.
Аннары арттагы өй тәрәзәләрен, бакча түтәлләрен, абзар түбәсенә
өелгән печән кибәнен, зәп-зәңгәр күк йөзен, каурый болытларны,
чатнап торган кояшны...
– И Ходаем, кодрәтеңә мең шөкер!.. – дип, туфракка тезләнеп,
кочаклап ала мине Янсуар әби.
Ул арада ишегалды ягыннан Мария түти тавышы ишетелә:
– Әй, кая сез? Бала исәнме?!
Мария түти минем күзләремне бер ачып, бер ябып карый да:
«Бернинди зыян тигәнен күрмим», – дип нәтиҗә чыгара. Ә менә
күз төбемдәге һәм иягемдәге Палкауник томшыгы белән умырып
алынган ике тирән яраны, башта миңа ниндидер укол кадап, аннары
дезинфекцияләп, тегә.
– Авырттырам, бала, җәме, – дип кисәтеп куя. – Текмичә җарамый,
26 Сүз Шәриф Еникеевның «Солтангәрәйнең язмышы» әсәре турында бара.
җукса, битеңдә зур булып җарылып эзе кала... Теккәч, сызылып тора
торган гына була ул... Син бит кыз бала, җомылсын, акырып торган
җөй булмасын...
Чыннан да, бик авырттыра теккәндә. Әмма мин еламыйм, тавыш-
тын чыгармыйм, күзләремнең икесе дә исән-сау булуына сөенеп бетә
алмыйча, сабыр гына түзеп утырам. Колагымда әбинең еш кабатлый
торган: «Әйдә әле, батыр булыйк, кызым», – дигәне яңгырап тора...
Аннары миңа Мария түти белән әби тагын бер мәртәбә «авыртуны
баса һәм тынычландыра торган» микстура белән төймә каптыралар,
ниндидер «өянәктән укол» ясыйлар. Мин кинәт кенә оеп китәм дә,
берара аларның шәйләнеп торган сурәтләренә карап ята торгач,
мәлҗерәп китеп, йокыга убылам.
Канатлары канга баткан Палкауникны, фермадан кайтып кергәч,
бакча артыннан табып алган да, шунда ук олы бүкәнгә салып, балтасы
белән тотып чапкан бабай. Аннары әби алдына китереп ыргыткан.
Әби аны хәтта өйдә йолыкмаган да, муенын бау белән бәйләп, тиз
генә пешекләп, тыкрык очындагы җалгыз Пидура27 әбигә «өлеш
булсын» дип кертеп биргән.
– Җәш әтәч, ите бик җомшак булырга тиеш, Пидура әби, – дип,
аның өендә йолкып, олы кәстрүлгә салып, шулпасын кайнатып, итен
пешереп тә алган.
Мин уянып торганда, каралты-курада Палкауникның инде эзе дә
юк иде. Әйтерсең ул минем куркыныч төшемә генә кергән. Әмма мин
аның төш түгел икәнен бик яхшы беләм: битемдә калган ике тирән эз
һәм җөйдән, куркуымны җиңеп, аңа каршы барырга тәвәккәлләгән,
әле дә, искә төшкәч, дөп-дөп тибеп киткән йөрәгемнән.
Берничә көннән бабай, фермадан кайтышлый, Казак очындагы
туганыбыз – Үкчи28 түтиләрдән бик матур, җирән, яшел койрыклы яңа
әтәч алып менде. Ул әтәчнең тавышы искиткеч көр булып чыкты, таң
белән тирә-якны яңгыратып кычкырып җибәрә дә, кыр-кыр килеп,
тавыкларны яңа көнгә ияртеп алып чыга.
– Җакты киләчәк килүен игълан итәмени, кара син аны, – дип
көлә арттагы өйдә бабай, әби хәстәрләп биргән шишаралар белән
карлыганлы чәен йота-йота. Аның тавышыннан әбине дә, үзен дә
гафу иткәне, бу вакыйгаларга нокта куйганы ишетелеп тора.
– Ферма үгезе белән булган хәлдән соң сине эт иткән идем,
Әләксей, хәтерлисең... Менә, үзем дә... – дип, сүзен әйтеп бетерми
әби. Авызын алъяпкыч чите белән каплап тора. Аннары шулай да
җөпләп куя. – Пяриштәләрме, әүлияләрме саклый бу баланы, җукса,
беләсең, мин андыйга бик ышанмыйм... Алар булмаса, син дә, мин
генә дә саклап бетерә алыр идекмени... Нидер җилфердәп тора аның
27 Пидура – Феодора исеменең керәшенчә әйтелеше.
28 Үкчи – Аксинья исеменең керәшенчә әйтелеше.
җилкәсе артында, Әләксей... Җокларга салганда, сыйпап җатам ич...
Сизәм... – Әби тагын сулкылдый. – Валя да шулай иде үскәндә...
– Чагыштырма әле, Начта, ни дигән сүз бу тагын? – дип кырт кисә
бабай, кинәт тавышы кырысланып, урыныннан ук торып. – Хәерле
итсен дип телә!
– Хәерле итсен инде... – дип пышылдый әби.
Мин, бу сүзләрне ишетеп, кинәт өнсез калам.
Каян белгән әби мин сөйләмәгән көе дә җилфердәү турында?!
Бәлки, ул әле теге... Мәет турында да беләдер?!
Торып, идәнне яланаягым белән чәпелдәтеп, арттагы өй ишеген
ачам:
– Мин дә шишара ашарга тордым, – дим, урындыкка килеп
кунаклап.
Ашарга миңа бераз уңайсыз әле, чөнки бөтен битем белән иягем
марляга уратып, бәйләп куелган, көнгә ике мәртәбә перевязка
ясыйлар. Башта Мария түти төшеп ясый иде, аннары әби үзе йә безгә
кунакка менгән Сандра җырак түти ясый башлады.
– Әйбәт төзәлә, берничә көннән салабыз инде марляларны, – диде
Мария түти, соңгы бәйләгәндә.
– Җөйләре шулай калырмы икән инде, Мария? – дип хафалана
Янсуар әби, ул марляларны салдырып алып, яраларны мазь белән
эшкәрткәндә.
– Начта, мин инде Алла түгел, болай да бик сак тектем, – ди Мария
түти, кашларын җыерып. – Бераздан җомыла әле ул, болай акаеп
тормый... Ә туена кадәр бөтенләй төзәлә, име, кызым... Карап торган
бер матур кыз булып үсә әле ул, менә күр дә тор!
Мин дә, кысылып, өстәп куям:
– Җарар инде, әби, әле дә җарый күзсез калмадым... – дим.
Сүземне хуплап, Мария түти иңемнән шапылдатып куя:
– Батыр җарасыз булмый инде... Минем флигель күреп
бетермәгәндә, болай да Ходай саклый бу баланы, Начта, алга таба
да шулай гына була күрсен!
(Дәвамы бар)
«КУ» 09, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев