Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Алдымда – юл

Алдымда – юл. Яңа, ак юл... Үткәннәрдән китеп барам. Серләр тулы киләчәккә Якыная бара арам…

Алдымда – юл. Якты, ак юл...
Киләчәккә иңеп барам.
Үткән тормыш елларыннан
Ерагая бара арам.
Алга атлыйм азат булып
Артка тарткан богаулардан –
Дәвалап йөрәк ярасын,
Сабак алып хаталардан.
Алмадым мин яңа юлга
Кирәксенеп дөнья малын.
Бәхет тояр өчен җитә
Рухи байлык тулы җаным.
Күңелемә салдым тагын
Шәфкать белән мәрхәмәтне.
Кешеләргә, тирә-юньгә
Булган чиксез мәхәббәтне.
Йөрәгемә сердәш итеп
Калдырдым тик моңнарымны.
Таратсыннар бар дөньяга
Сөю тулы җырларымны.
Алдымда – юл. Яңа, ак юл...
Үткәннәрдән китеп барам.
Серләр тулы киләчәккә
Якыная бара арам…

Зинфира КӘРИМОВА

 

«КУ» 09, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев