Логотип Казан Утлары
Роман

ЯУ (романның дәвамы)

Яктылык гаҗәеп бер юлга әверелде, юл буйлап, башын чөеп, уйнаклап, ап-ак ат чабып бара иде. Ул Айдар яныннан үтте дә американнарның моннан өч чакрымлап ераклыктагы кайчандыр яндырылган «Брэдли» маркалы бронемашинасы ягына табан китеп югалды.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

10
27 август. 2024 ел. Сишәмбе. Купянск юнәлеше.

Кичке салкын төште. Тәмам йончыган Айдар бераз гына
йокымсырап алды. Шул арада саташулы төш тә күрде. Ул болын
уртасында басып тора, өстендә ап-ак күлмәк, кулларын як-якка җәеп,
очып китәргә әзерләнгән сыман, офыкка карап тора. Шундый җылы
җил исә, йомшак һава дулкыны куенга тула. Чәче, җилдә таралып,
маңгаен иркәли. Ул арада кара болыт чыкты, шыксыз җил кубарылды,
давылланган җил аны күтәреп, каядыр алып китмәкче иде, офыкны
ярып, җиргә якты тасма сузылып төште.

Яктылык гаҗәеп бер юлга әверелде, юл буйлап, башын чөеп,
уйнаклап, ап-ак ат чабып бара иде. Ул Айдар яныннан үтте дә
американнарның моннан өч чакрымлап ераклыктагы кайчандыр
яндырылган «Брэдли» маркалы бронемашинасы ягына табан китеп
югалды. Артыннан ак тасма сузылып калды. Шунысы сәер: тасма,
бронемашина калдырган эзнең сул ягыннан гына сузылып, җиргә
ятты. Айдар уянып китте, кулыннан биноклен төшереп җибәргән
бит. Йокысын куып, тагын «өн»нең пыяласыз тәрәзәсенә капланды.
Төштәге ак ат күңелен кузгатты – шундый матур төш иде, каяндыр
кара болыт, давыл пәйда булып, бар ямьне җимереп ташлады. Ә бит
дөнья матур – нинди гүзәл яклар, табигате ни тора! Каһәр суккан
сугыш барысын да томалый: күзне дә, акыл-зиһенне дә, уйны да,
дөньяның киңлеген дә.
– Ниләр күрәсең, Ябалак? – дип сорады Хәмит. Карась яраларын
бәйләгәч, бераз хәл алырга дип, үз урынына барып яткан иде. Ул
тыныч кына йокы бүсә.
– Күренә... – диде Айдар, ашыгып, планшетына нидер язып
куйган җиреннән башын күтәреп. – «Тегеләр» көч туплый. Танклар,
бронемашиналар, гаубицалар шактый җыелды бистәдә. Барысы
да йорт-сарайлар ышыгына яшерелгән. Солдатлар тик тормый
бит, берсе булмаса берсе шулар тирәсеннән әйләнеп китә. Озакка
сузмыйча үзебезнекеләргә хәбәр саласы иде дә... Безнекеләр мин
язганны укысалар, озакка сузмаслар, берәр «кош»ка бәйләп, рация
җибәрерләр.
– Су турында да яздыңмы? – диде Хәмит. – Су бетеп килә...
– Анысын чамаларлар инде, иртәнге «рейс»та ук бер шешә су
җибәрделәр бит. Рация булса, анысын гына көйләргә була. Беренче
мәртәбә түгел, корректировкага чыккан бар, айлар буе ятасың,
сизенсәләр, «җәһәннәм каргалары» өскә мина коя, граната ташлый.
Җиңелчә яралануларны исәпкә алмаганда, әлегәчә исән-имин чыктым
үзебезнең якка.
– Гомер булгач... – диде Карась, уянган икән, почмакта өелеп яткан
миналарның берсен кулына алып, нидер уйланып утыра.
Хәмит калкына төште:
– Ни кыланмакчы буласың, минёр?
– Кыланырга туры киләчәк, – диде Карась. – Дрон бу тирәдә әйләнә
башласа, окоптагылар йоклап утырыр дисеңме? Ярый, БТРның
артына ут төртеп котылдык. Десант килсә, бу тирәлекне сантиметрлап
тикшереп чыгачаклар иде. Ныклап карасаң, бу «өн»не чамаларга
була. Тирә-яктан куе үлән генә каплап тора. Ә тыл ягыннан шыр
шәрә. Сукмак та шәйләнә. Мин тик торганнан монда ташланмадым,
шау-шу купкач. Башкалар килеп урнашкач, бәйдән ычкынгандай
эчәргә тотындылар, мин сак кына тирә-юньне күзәттем. – Карась ниятен ачып салды. – Уйладым-уйладым да шундый карарга килдем –
дошман белән мәчеле-тычканлы уйнап ятып булмас. Төнлә окопка
мина томырырга кирәк, берне түгел, берничәне.
– Анда кеше калгандыр дип уйлыйсыңмы?
– Тикшерергә кирәк. Борын төбендә дошман асрап булмый.
Хәмит көлеп җибәрде.
– Дошман дисең. Үзең дә шулар сафында чарланган нәстә бит инде.
– Мин башка... – Карась, килешмәгәндәй, башын чайкады. – «Теге»
якта гадәт шундый – һәр блиндажда бер-ике «азов»чы була. Менә
алар җанны талкыйлар инде. Безнең взводта да бар иде алар. Икәү.
Шундук миңа бәйләнә, төртелә башладылар. Мин рус милләтеннән
берүзем дидем бит, беләсез. Иң беренче эш итеп милләтне тикшерәләр
анда, ялгыш бер сүз русча әйтсәң, күз төбенә сылыйлар. Куркыныч
операцияләргә рус милләтеннән булган солдатларны җибәрәләр. Рус
һәлак булса, өйдәгеләргә хәбәр дә итмиләр, мәетен алып чыгучы да
юк – яу кырында аунап кала. Боларны күреп, белеп торып, ничек ул
якта сугышып йөрергә тиеш, ди, мин?
Дрон-детектор сызгыра башлады.
– Килә «кош»кай. Каршы алырга әзерләник, – диде Айдар,
планшетын бер читкә куеп. – Икар, син күзәтүдә каласың, Карась
белән мин «йөкне» кабул итәм. – Үзе биштәреннән кызыл әләм алып,
кулына тотты. – Бусы – «үзебезнекеләр!» дигән хәбәр-сигнал.
Сак кына «өн» ишеген ачты, башын сузып һавага текәлде. Баш
очында бөтерелгән «кош» күренде. Айдар, «өн»нән читкәрәк китеп,
ике кулы белән кызыл тукыманы җилфердәтеп алды. «Кош» бераз
аскарак төште дә үзенә тагылган «йөк»не ычкындырып җибәрде.
«Йөк» шактый саллы күренә, әйләнә-тулгана Айдарның янәшәсенә
үк шапылдап килеп төште.
Рацияне үтә саклык чаралары күреп төргәннәр иде.
– Сабый баланы да болай ук кадерләп төрмиләрдер, бигрәк
тырышканнар, – диде Карась.
Айдар рация тыгып куелган савытны сүтеп изалана иде, эндәшмәде.
Карасьның күңел халәте үзгәрде булса кирәк, сүзен дәвам итте:
– Суны күбрәк җибәрсәләр дә булыр иде. Өч кешегә бер шешә...
Консервалары ярый, ач калмабыз. Ярый әле, кечкенә газ баллоннары
күп калган. Плитәсе дә эшли. Атна буе ятарга була.
Газ банкаларын бер читкә тезеп куйды.
Рацияне кулына алгач, Айдар бернигә карамый, эшкә кереште.
Торос белән элемтә урнашты, җиңел сулап, көне буе җыйган
координатларны әйтеп яздырды. Сөйләшергә дә өлгерделәр. Һәр
көнне кич, шушы вакытта аларга «йөк» җибәрергә вәгъдә иттеләр.
Дроннар биш-алты килограмм йөк күтәрергә сәләтле, алдан чамалап,
иң кирәкле әйберләрне соратып алып булачак дигән сүз. Айдар Тороска мондагы вазгыятьне дә аңлатты: – Икар яраланды, булдыра
алганча беренче ярдәм күрсәтелгән, әмма яралар тирән, аны ашыгыч
рәвештә үзебезнекеләр ягына озатырга кирәк. Бер солдат үзе теләп
әсирлеккә бирелде. Әлегә ул монда, безгә булышып йөри.
Торос сүзне озакка сузмады. Ул якта карар кабул ителгәч, кабат
хәбәрләшергә булдылар. «Тегеләр»нең рацияләре аша шактый мөһим
мәгълүматлар алынган икән, анысы өчен дә рәхмәт җиткерделәр.
Карась окоплар ягын күзәтә иде.
– Ни дип аларга каныктың? – диде күңеле күтәрелгән Айдар,
рацияне куен кесәсенә салып куйгач. – Әллә хәрәкәт бармы?
– Әлегә юк, булырга мөмкин. Взвод командиры һәлак булды,
мин шылдым, дүрт солдат БТРны каршы алырга китеп, «ике йөз»гә
әйләнделәр. Алты кеше юк, димәк. Унҗиде кеше килгән идек. Калган
унбер кешенең ничәсе исән, ничәсе җан тәслим? Дронның өсләренә
мина ташлаганын күрдек бит. Ашарларына юк дияргә була. Рацияләре
гаип, хәбәрләшү мөмкинлеге бетте. Озакка сузмаслар, эзләнә
башларлар. Бүген соңгы төн, ни дә булса хәл кылыйк. Миналарны
эшкә җигәргә кирәк.
Айдар уйга калды.
– Шау-шу куптарсак, өскә снаряд тондырмаслармы? Унҗиде
сугышчының болай эзсез-хәбәрсез юкка чыгуы «тегеләрне» дә уйга
салмаган дисеңме? Җитмәсә, БТР белән булган хәл... Дроннарга
сылтап кына калдырмаганнардыр. Бер-бер карар кабул итми
калмаслар. Дөрес әйтәсең, бүген ике як өчен дә билгесезлекнең соңгы
төне булыр, ахры. Әзерләнә торганнардыр, гадәттәгечә, разведка
җибәрерләр.
– Нишлибез? – диде Карась, тынгысызланып. – Көтеп утырабызмы?
Әллә, «мин кайттым!» дип, блиндажга килеп керергәме?
– Төнгә калдырырга ярамый... Тепловизордан хәзер «эләктереп»
алачаклар. Ярты сәгать вакыт безгә, уйлашыйк... – диде Айдар.
Бераз исәпләп утыргач, торып басты.
– Чыннан да, син «кайтырга» тиешсең.
– Блиндажга кинәт килеп кереп, барысын да һуштан яздырам...
– Алай түгел. Без окопларга шуышып барабыз.
– Окоп ничек төзелгән, блиндаж ничегрәк урнашкан? Белергә
кирәк. Мондый кискен һөҗүм вакытында барысы да булырга мөмкин.
Ачыкларга тырышыйк. Көтелмәгән хәл килеп чыкса, качып калыр
җир бармы?
– Бар инде... Бормалы да сырмалы бит ул окоп. Уяулыкны
югалтмасаң, качып калырга була.
– Өлгерсәң... Башка чара юк. Килеп җиткәч, окопка төшеп,
позывноеңны әйтәсең. Таныш кушаматны ишеткәч, блиндаж ишеген
ачмый калмаслар. Ният шундый – артта мин торам. Ишек ачылуга,
минаны эчкә тондырам, үзем, окоптан чыгып, бруствер артына тәгәрим. Син дә аң бул, шул арада читкә йөгер, качып калырга өлгер.
Колагыңа киртләп куй, бер генә артык хәрәкәт тә ясалмаска тиеш.
Автомат, гранаталар ал. – Хәмиткә эндәште. – Син, Бикчура оныгы,
күзәтүне минут та туктатма! – дип, аңа рацияне сузды. – Рацияне
сиңа бирәм. Андый-мондый хәл булса... Безнекеләрнең позывноен
беләсең, ешлыкны да... – Караська карап: – Теге сары тасмаларны ерак
ташладыңмы? Тагып куй, «тегеләрне» саташтыру өчен кирәк, – диде.
Җиргә сеңеп бетеп, каршы як окопларга барып җиттеләр. Айдар –
әзерлекле десантчы, разведкага аз йөрмәде, аның чослыгы аңлашыла,
җитезлек ягына килсәк, Карась та төшеп калганнардан түгел икән.
Әллә, чыннан да, Франциядә ныклап чарлаганнар, әллә бу мәхшәрдән
исән-имин чыгу теләге шулкадәр көчлеме, осталыкка бер дә Айдардан
калышмый иде. Бер-берсенә ярдәмләшеп, окопка төштеләр, тавыш-
тын ишетелми. Бер читкә биш солдат мәетен җыештырып куйганнар.
Карась боларны таный иде булса кирәк, карап торгач, исәпләп
чыгарды. – Взвод командиры, бер «азовчы», өч штурмовик.
Карась Айдарның җиңен тартты:
– Блиндажда җиде кеше булырга тиеш, – диде пышылдап.
Сак куелмаган иде. Карась бер сүз дәшмәстән блиндаж ишеген
ачмакчы иде, ул эчке яктан бикләнгән булып чыкты. Айдар арткарак
чигенеп, диварга сөялде, Карась, алдан сөйләшенгәнчә, ишекне
какты:
– Исәннәр бармы? Мин бу, Карась!
Тавыш-тын ишетелмәде. Көтелмәгән хәлдән аптырап, шым
торалар бугай.
Айдар баш какты. Карась ишеккә типте.
– Ачыгыз!
Ишек катына кемдер килде. Ачмакчы идеме, бераз торгач, кире
уйлапмы, калтыранып, сүз катты.
– Карась, без беләбез... Син теге «өн»нән...
– Беләсең әбиеңнең келәсен! Нинди «өн»?
– Әйдә, болай сөйләшәбез, – диде эчке яктан сөйләшү алып баручы. –
Монда биш мәет. Дүрт кешебез минага шартлады – БТРны каршы
алырга китеп юк булдылар. Өч кеше качты. Ничек икәнен үзебез дә
искәрми калдык. Без монда дүртәү...
Айдар алга чыкты.
– Менә нәрсә, сугышчылар, сезгә начарлык эшләргә җыенмыйбыз.
Үзегез теләп, әсирлеккә бирелегез. Бетте-китте. Сезне үзебезнекеләргә
озатабыз.
– Көч куллану, рәнҗетү булмаячак, Моны мин – Карась әйтәм...
Каршылык күрсәтсәгез, беттегез, көлегез күккә оча. Мина...
Коралларны калдырып, кулларыгызны күтәреп, берәмләп чыга
башлагыз! Киттек!

Ишек ачылды, өрәкләр сыман дүрт солдат, чыгып, каршыларына
бастылар. Карась һәркайсын күздән кичереп чыккач, ачу белән:
– Икенче «азовчы» кайда? – дип сорады.
Арадан берсе:
– Берсе минага шартлады, икенчесе качты, башкаларны да шул
котыртты. Аңа ике кеше иярде. Без калдык, тегеләр киткәч, әсирлеккә
бирелергә сөйләштек. Башка юл күрмибез... – диде.
Әсирләрне, кулларын бәйләп, «өн»гә алып керделәр. Тар «өн»дә
борылыр җай да калмады.
Айдар, ишек катына барып, Торос белән элемтәгә чыкты. Хәлне
аңлатканда, кинәт төштәге Ак ат исенә төште. Соң, ат аңа барыр
сукмакны күрсәтте түгелме? Ак тасма «Брэдли»нең сул як тәгәрмәч
эзенә сузылып ятты бит. Бөтен җирдә шыплап мина тулган, ә бу эздән
барсагыз, минага эләкмәссез дигәнне аңлатырга теләвеме? Бәлки
шулайдыр! Һәрвакыт иң хәлиткеч вакытта килеп керә бит төшкә
серле Акбүз ат. Хикмәте бар, димәк!
Торос әсирләрне бу якка озату җаен табарга куша. Ярдәм җибәреп
булмый, «җәһәннәм каргалары» шундук ябырылачак ди. Җаен
табарга... Ябалак янган «Брэдли»нең координатларын бирде. Яралы
Икарны һәм әсирләрне ике сәгатьтән шул бронемашина ышыгыннан
килеп алырга сөйләштеләр. Төркемне анда кадәр Айдар үзе озатырга
булды. Рацияне эшкә кушмаска әмер бирелде.
Хәмит, аягына басып тора алса да, атлап йөри алмый. Аны
беренче мәлдә Карась аркасына күтәреп барачак. Бераз баргач,
алыштырачаклар. Өч чакрым якын ара түгел. Әсир солдатлар «риза»
дип баш кактылар. Аларның күңелләрендә исән калу кайгысы, алда ни
көтә дип, котлары ботларына төшкән чак, ни әйтсәң дә, ризалашалар.
«Брэдли» янына килеп җитүгә, детектор чиелдарга тотынды.
«Тегеләрнеке» эзләнә. Әгәр төркемне сизеп алсалар, исән калу икеле.
Күрсәтелгән вакыт җитте, ярдәмгә килүче булмады. Бу тирәдә хәрәкәт
барын күрсәтү ярамый иде. Дроннар нидер сизенделәр булса кирәк,
һавада әйләнеп, шикләренең дөреслеген расларга маташалар бугай.
Монда калу да куркыныч. Айдар төркемне караеп торган урманга
таба алып китте. Ничек барып җитәрләр – бер Аллаһ кулында, чөнки
Ак ат бу якка юлны «күрсәтмәгән» иде. Төш кенә булса да, Айдар
әлеге фалга чын йөрәктән ышана иде. Урманга кереп яшеренүгә,
дроннар бронемашина тирәсен утка тота башладылар.
– Акыл бар синдә, – диде Карась. – Урманга кереп качмасак, баш
беткән иде.
Айдар түзмәде, рацияне кушып, Торос белән сөйләшеп алды.
Ачуланырлар дип көткән иде, киресенчә булып чыкты – дроннарның
алар яшеренергә тиешле урынга бомба ташлаганын белеп торган Торос, Айдар рация аша хәлне аңлаткач, куанып: «Афәрин, Яба-
лак!» – дип мактап та алды әле. Аларга ярдәмгә чыккан төркемнең
өстенә дрон мина ташлаган икән. Ике солдат яраланган, «Әлегә
сезне коткару чарасын күрә алмыйбыз» дигән хәбәр ирештерделәр.
«Көтегез!» дигән хәбәр Айдарны канәгатьләндерми иде.
Айдар, аз гына уйланып утыргач, Хәмиткә эндәште.
– Озакка кала алмыйм. «Тегеләр» хәрәкәткә килгән вакытны
үзебезнекеләргә әйтеп өлгерү кирәк, – диде, ул пошаманга төшеп.
«Тегеләр»нең һөҗүмгә әзерләнүләре ачык иде. Әсирләрнең
бушлатларын салдырды. Ике колга алып, бушлатларны астар итте,
носилкага охшаш нәрсә ясады. Хәмитне шунда яткырдылар, Карась
арттан автомат белән саклап барырга тиеш, Хәмит барасы якны яхшы
белә, юлны күрсәтер. Аллаһка тапшырып, урман эчләп безнекеләр
ягына кузгалдылар. Айдар аларны күздән югалганчы озатты да Ак
ат күрсәткән ак сукмак буйлап килгән якка йөгерде…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 09, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев