Хәтерләдем әле үткәнне...
...Атлар кешнәмиләр болыннарда, Колыннар да уйнап чапмыйлар. Болынын да каты камыш баскан – Ир-егетләр печән чапмыйлар.
...Атлар кешнәмиләр болыннарда,
Колыннар да уйнап чапмыйлар.
Болынын да каты камыш баскан –
Ир-егетләр печән чапмыйлар.
Онытылды хәзер чалгылар да,
Музейларда урын алдылар.
«Батыр егет печән чаба...» җыры
Сагынырга гына калдылар.
Көтү йөрми хәзер болыннарда,
Чыбыркы да шарт-шорт шартламый.
Тузан туздырып көтүе дә кайтмый,
Чиләкләр дә тынган, шалтырамый.
Авылларда хәтта кош-корт бетте,
Әтәч сөрән салмый таңнарда.
Нәрсә булыр, уйларга да куркам –
Сандугачлар тынса талларда...
Һәммәсен дә шулай барлый-барлый,
Хәтерләдем әле үткәнне...
Нигә югалды ул рәхәт чаклар,
Кемгә белдерергә үпкәмне?..
Гүзәлия ИСЛАМОВА
«КУ» 09, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев