Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
– И балакаем ла соң, – дип, мине кочагына умырып алып, үксеп елап та җибәрде Сандра җырак түти. – Бигрәк сабый бит әле син... Сандра җырак түтинең елавына мин әллә ни аптырамадым, ул шундый инде, «җомшак» безнең, әмма җөмләсендәге үземә караган икенче өлеше сискәндерде – «бигрәк сабый бит әле син», – дигәне. «Димәк, әни йә әти белән нәрсәдер булган...» – дип, аркам буйлап, йомарланып яткан җиреннән сүтелеп киткән ак еландай, сузылып суык йөгерде.
Пановка
Көннәрдән-бөркөнне КГБ белән Сандра җырак түти мине урамда
малайлар белән уйнап йөргән җирдән эзләп тапты да: «Бик ашыгыч,
балам», – дип, өйгә алып кайтты. Югыйсә әле эңгер төшеп кенә
килә иде. Гадәттә, мине бу вакытта ук алып кереп китмиләр, төн
карасы авылны каплап, бөтен лампочкалар кабынганчы, рәхәтләнеп,
туйганчы уйныйбыз без. Мин аларның елап, кызарып беткән күзләрен
күреп, шунда ук ниндидер гайре табигый хәл булганын абайлап
алдым.
Араларына кереп, икесенең дә кулына тотынып, тыныч кына
кайттым. Өйгә керүгә, кайтып җитәсебезне генә көтеп баргандай:
– И балакаем ла соң, – дип, мине кочагына умырып алып, үксеп
елап та җибәрде Сандра җырак түти. – Бигрәк сабый бит әле син...
Сандра җырак түтинең елавына мин әллә ни аптырамадым, ул
шундый инде, «җомшак» безнең, әмма җөмләсендәге үземә караган
икенче өлеше сискәндерде – «бигрәк сабый бит әле син», – дигәне.
«Димәк, әни йә әти белән нәрсәдер булган...» – дип, аркам буйлап,
йомарланып яткан җиреннән сүтелеп киткән ак еландай, сузылып
суык йөгерде.
– Икесе дәме... – дип сорадым мин, иреннәремнең мине
тыңламавына аптырап, шул ике сүзне ничек әвәләп чыгарырга
белмичә, авыз эчемдә озак әвәләп торып, тилмереп.
Сандра җырак түти, кинәт елаган җиреннән туктап, күзләремә
карап катып калды. КГБ да лып итеп урындыкка утырды да авызын
учы белән каплады.
– Ушлылыгы шушы баланың... – диде ул, пышылдап кына.
Аннары өстәп куйды. – Җук, кызым, әтиең исән-сау, әниең... әниең
больницада... Пановкада...
Мин берара тагын сүзләрне әвәләп чыгара алмый интектем. Шулай
да сытып чыгарырга үземдә көч таптым.
– Ул исәнме? – дип сорадым, күзләремнең кинәт кызыша башлавын
тоеп, уч төпләрем лычма су булып.
КГБның иреннәре калтырап китте, әмма ул еламас өчен аларны
тешләп торып, тирән итеп сулыш алды да, үрелеп, минем башымнан
сыйпады. Кулларында калтырау барлыгын тойсам да, тоймаганга
салышып, бик тыныч булырга тырышып, тик басып тордым. Ул бит
мине үзе шулай өйрәтте: «Бик авыр, түзеп булмастай чакларда да
тыныч бул, кызым», – дип.
Кәвәлгә әти белән әнине озатып җибәргәндә дә, баштарак минем еламсырырга җыенганымны тоюга, шунда ук алдына утыртып,
«җитди итеп сөйләшә» иде:
– Балам, син җылап кала торган булсаң, әниең белән әтиеңә авыр
булачак, алар эш турында уйлый да алмаячак, атна буена Луиза
сагынып ята икән дип борчылачак. Бернәрсә дә булмаган кебек,
тып-тыныч итеп, җылмаеп, кул болгап озатабыз, җәме... Әйдә әле,
Луиза, батыр булабыз!
Мин шуннан бирле, нинди генә куркыныч хәл булмасын, гел аның
шул сүзләрен исемдә тотам һәм кабатлыйм: «Әйдә әле, Луиза, батыр
булабыз!»
Шуңа: «Ул исәнме?» – дип сорагач та, эчемә – бик тирәнгә – тирән
бер дикъкать белән карап, яшен тизлегендә уйлап алдым: «Син, нинди
җавап булса да, моңа әзерме?»
– Исән, бала... – диде әби, тагын тирән сулап. – Әмма хәле бик
авыр... Әтиең шалтыратты, Луизаны алып килегез, әнисен... – Әби
берара суламыйча тора. – ...күрсен диде... Бүген төнгә каршы җулга
чыкмыйбыз инде, бала, әмма иртәгә әче таңнан кузгалабыз. Чучы
аша, Олы җулга чыгып, Теләче автобусын туктатабыз җә попутка
тотабыз...
Янсуар белән Чучы арасы 12 километр, мине әле андый олы юлга
җәяүләп алып чыкканнары юк иде. Иртән бабай безне Мишә күперен
чыкканчы, ат белән озатып куеп, аннары фермага эшкә барачак, ә без
өчәү, Никкилдем тавыннан башлап Чучыга җәяү теркелдәячәкбез
булып чыкты. Чучыдан Пановкага хәтле тагын 7 километр, ди.
– Әйдә, мунча җактык, сине җуындырып алып чыгыйк та иртәрәк
җокларга салыйк, бала, – дип, ул арада ишектән сиздерми генә
килеп кергән Ак түти дәште. – Хуш исле җәш себерке белән чабып
чыгарыйм әле үзеңне...
Ул арада КГБ торып, шкафларны ачты да, чиста бистәрләрне
чыгарып, Ак түти кулына тоттырды, яшерен тартмасыннан актарып
алып, аерым очракларда гына куллана торган тәмле исле, чәчәкле чуар
капка төргән сабынын сузды. Ул сабыннан бик тәмле болын исе килә,
мин аны әле кабында килеш үк борын тишекләремне киереп, иснәп
утырырга яратам. Аның белән юынгач, тән дә, битләр дә ялтырап,
шыгырдап тора.
Мунчада Ак түти белән Сандра җырак түти ул сабынны юкә
мунчаласына ышкый-ышкый, мине кат-кат юалар, башымны да
«Лесной» шампуне белән юып, кечкенә зәңгәр пластмасс тазымны
тоттырып, ләүкәгә менгереп җибәрәләр. Бу юлы үз чәчләрен юып,
тарарга кушмыйлар, сүзсез генә үзләре юып, тарап үрәләр дә, түгәрәк
тарак белән кадап куеп, кыршауларын кияләр.
Ак түти исеннән башлар әйләнә торган яшь себеркене мич
авызында кайнарлап, мичкә калай чүмеч белән кат-кат су бөркеп, мине тәмләп чаба. Мин аннан «Мокамай»ны йә «Нәни разбойник»ны
сөйләвен сорыйм, әмма ул бүген аларны никтер сөйләми, уйлап-уйлап
тора да «Гармунчы аю белән җырчы маймыл»ны сөйләп җибәрә:
Икәү кочаклашканнар,
Ничектер дуслашканнар,
Маймыл белән аю, ди.
Аю гармун уйный, ди.
Юл буйлап киләләр, ди,
Буылып көләләр, ди.
Маймыл бармак шартлатып,
Урманны яңгыратып,
«Их-ма!» – ди икән,
Кычкырып җырлый икән29.
Маймыл булып кыланып, чырайларын чалыштырып, тавышларын
ук ямьшәйтеп җибәрә Ак түти. Гадәттә, ул бу шигырьне сөйләгәндә,
мин тәгәрәп көләм, әмма бүген бер дә көләсе килми. Чабып бетергәч,
Ак түти мине ләүкәдән төшереп, Сандра җырак түти, әнинең гел әйтә
торган сүзләре белән чүмечтән коендыра:
Су сарыксын,
Луиза калыксын,
Су түбән китсен,
Луиза дәү үссен!30
Минем күзләрдән мөлдерәп яшь агып төшә, юеш булгач, күренмәс
әле дип, сөртергә ашыкмыйм. Әмма Сандра җырак түти шунда ук
сизеп ала, үрелеп, елаган күзләремнән үбә-үбә сөя. Бөтен яшемне
киптереп бетерә.
– Әни дә теге иртә үлгән сеңлесе Зоя белән Зоя урсай киткән җиргә
барыр микән, җырак түти? – дип сорыйм мин пышылдап диярлек.
Җырак түти белән Ак түти, миңа карап, эндәшмичә торалар.
Аннары Ак түти, Янсуар бабам әйтмешли, «аяз көндә күк күкрәткән»
гөрнәдир тавышы белән:
– Әйдә әле, бала, җукны сөйләп тормыйк монда, – дип, мине зур,
эссе бистәр белән төреп алып, кулына күтәрә. – Бүлнистә брачлар
беркая да җибәрми аны, иртә әле анаңа андый җирләргә барырга...
Менә күрерсең, иртәгә син барганчы, бөтенләй терелеп куяр әле, – ди.
Без мунчадан чыгышка инде бабай да кайткан, терлекләрне карап
кергән була. Өстәл өстендә кызыл башлы бистәр белән урап куйган
коштабакта – шишаралар, банкада – яңа аерткан җып-җылы сөт өсте,
кабарып пешкән папай белән сап-сары май сыпырган кабартмалар
кукраеп утыра. Әби, мичнең кайнарыннан кызарып киткән йөзен
чаршау артыннан чыгарып:
– Узыгыз, хәзер төйгән бәрәңге чыгарам, сызык сызып салдым, җаңа
аерткан сөт өстен дә катып, рәхәтләндереп ашап җибәрерсез, – ди.
29 Фатих Кәрим поэмасы.
30 Мунча кергәндә көйләнә торган коендыру такмагы, әнигә аны мунча кергәндә, үзенең әбисе – минем
карт әбием көйләгән.
Минем эчем, инде әллә кайчаннан бирле ашамаганын исенә
төшереп, быгырдап куя. Сәкегә менеп утырып, Сандра җырак түти
әле куерып та өлгермәгән сөт өстен тамызып биргән оп-олы телем
папайны умырып ашый да башлыйм. Аннары өстәл уртасына олы
калай табак белән буы беленеп торган, өстенә суган турап, сызык
салган төйгән бәрәңге чыга. Кулыма агач кашыгымны тоттыралар.
Мин шул кашык белән, буем җитсен өчен бабай алдына менеп
кунаклап, башкалар белән бергә олы табактан каерып алып, сызыклы
төйгән бәрәңге ашыйм.
Бер мизгелгә генә бернәрсә дә булмаган күк тоелып китә. Әмма
өстәл артындагы үле тынлык, дөньяның инде бер чите кителгән, бүтән
бернәрсәнең дә элеккечә булмавын искәртеп тора. Минем бугазыма
тагын яшь төере менә. Мин аны ни йотып җибәрә, ни тышка чыгара
алмыйча бимазаланам. Тынып калганымны һәм, бөтен тәнем белән
калтыранганымны сизеп, бабай кинәт йөземә иелә:
– Нәрсә булды, кызым, тамагыңны пешердеңме әллә?
Мин «юк» дип баш чайкыйм. Ул мине ипләп кенә үзенә борып
утырта да әбинең тавис кошлар төшергән чокырыннан җылы сөт
эчерә.
– Кызыма көч кертсен Ночканың җаңа сауган сөте, аңа бит иртәгә
күпме җәяү барасы, – дип елмая. – Кара аны, әбиләреңә күтәртмисең,
арка кочтырмыйсың, кызым, җәме... Аларның кулында авыр сумкалар
була...
– Җулда әбиең белән җырак түтиеңне бимазалап барсаң, брачлар ату
анаңны күрсәтмәсләр, балам, – дип, кырыс итеп әйтеп куя Ак түти. –
Баргач, аларга әйтерсең – «Үзем килдем, беркемгә дә күтәртмәдем!» –
диярсең...
– Җулга олылар белән бергә җәяү чыгу – зур җаваплылык ул... –
дип өсти Сандра җырак түти.
– Син бит инде үскән кыз, шулай бит, сиңа бишкуллап ышанырга
була, син бит безнең өйдә дә, фермада да – иң зур таянычыбыз,
кызым, – дип җөпли аларны бабай.
Мин, өчесенә дә күз йөртеп чыгып: «Күтәртмим, бимазаламыйм,
җаваплы булырга сүз бирәм», – дигәнемне белдереп, баш кагам.
Миңа кара эчле «Маска» конфеты белән сөтле чәй эчерәләр,
качманган су белән маңгай-битләремне сыпыралар, Ак түти,
белгәннәрен укып, соңыннан озак итеп маңгаемны үбеп, иман укып
тора да, чукындырып, йокларга озата.
– Пяриштәләр, әүлияләр чирүе белән Изге кыз Мария, Кодаебыз
Христос Үзе сакласын сине дә, атаңны да, анаңны да, бала, – ди.
Мин дә, аның артыннан ияреп, Кибәч әбием өйрәткән иманнарны
кабатлыйм.
Чабылдыкка алып кереп салгач, Сандра җырак түти дә, мин йоклап киткәнче, пышылдап, ишетелер-ишетелмәс кенә итеп иман укып ята.
Мин, аның җай гына көйләп укыган тавышына изрәп, эреп, бөтен
кичергән-арыганнарымның авырлыгыннан изелеп, йоклап китәм.
Эй Ходай, сакла, җарлыка илебезне, анын башлыкларын,
чиреyлярен. Изге тормош белян без дя кайгысыз тыныч торсак ыйы.
Эй Ходай, сакла, җарлыка картларны, җяшлярне, җарлыларны,
yксезлярне, тол катыннарны, чирдя, кастадагыларны, читеннек
кюреyчелярне, кайгылыларны, комачауда, тотконда, җабылыуда
тороучыларны.
Aммя бигеряк Синен oчoн, чын ден oчoн, денсез калыклардан,
деннян бизеyчелярдян, денне бозоб oйрятеyчелярдян кысаннык
кюреyче мяндяляренне сакла, аларны исеня ал, аларга булышлыкка
кил, аларны ныгайт, җыуат, Yз кыуатын белян аларга җинеллек,
иркеннек, котолоулык бир31.
31 Якын кешеләрнең исәнлеге һәм тазалыгы өчен әйтелә торган иман.
Көл
Мин клуб подвалына илткән баскычлар буйлап төшәм дә төшәм,
төшәм дә төшәм, әмма аларның чиге күренми. Аптырап бетәм, бер
дә алай озын түгел иде бит ул баскыч, нәрсә булды икән соң дим? Ул
арада кызыл сандалиларым йомшак соры туфракка килеп төртелә,
аягым шуып кереп китә дә, мин аның балчык булмавын абайлап алам.
Көл! Бу бит көл!
Менә мин «КЕРМӘСКӘ!» дигән язу язып кадаклап куйган тактаны
йолкый-йолкый кубарып алам да ишек йозагын тартып карыйм.
Кармаланып, зур гына бер таш кисәге табып алып, йозакны ватарга
тырышып, тукмый башлыйм. Ватылмый гына бит биге! Артымда
ниндидер шом барлыгын тоеп, башымны күтәрәм. Озак кына
баскычның башына карап торам. Мин төшә башлаганда, анда әле
көн иде, хәзер инде эңгер куерып тора. Эңгер дә түгел, ә ниндидер
шәмәхә-кызгылт куемты.
Әллә берәр җирдә янгын бармы икән?
Башымнан шул уй йөгереп уза да, шомланып китәм.
Гадәттә, үзем мин болай сирәк нәрсәдәндер куркам. Әмма монда
шом кулларыма күчә, бармакларым йомшарып китә.
Син хәзер куркырга тиеш түгел. Әйдә әле, батыр булыйк, Луиза!
Кулларымны каната-каната кага торгач, ат башы кадәр олы түгәрәк
йозак түзми, бирешә. Шакылдап кыйшаеп төшә дә бигеннән үзе үк
суырылып чыга.
Мин көлнең инде тезләремә кадәр җиткәнен күреп, аптырап карап
торам. Үзе йомшак, үзе коры, үзе... җылымса...
– Кызым!.. – дип дәшә миңа кинәт подвал эченнән әнием тавышы.
Йөрәгем тырпылдап бугазга килеп бәрелә. Тыным кысыла. Сулый
алмый торам.
Өстәге кызгылт куемты инде баскычның яртысына кадәр куерып
төшкән.
Мин, йөрәгем тырпылдап, чыгып очмасын дип, кулларымны
күкрәгемә кушырып, җылы көлне ерып, эчкә узам. Подвал эче дөм
караңгы. Эчкәрәк кергән саен көл тагын да җылырак була бара, инде
аның җылысыннан бала чәчләремә кадәр тирләп чыга.
– Кызым!.. – дип пышылдый тавыш.
Дөп-дөп. Дөп-дөп. Дөп-дөп.
Ул арада артымдагы ишек шыгырдап ябыла да, тышкы яктан
йозагы эленеп, бикләнгәнен ишетәм. Аннары кемдер, ир-ат тавышы
белән сүгенә-сүгенә, теге тактаны ишеккә яңадан кадакларга керешә.
– Сыйракларыннан тотып бәргерләре! Төн димиләр, көн димиләр!
Тәүлеккә биш-алты төшеп биклим һәм кадаклыйм шушы ишекне...
Минем чигәләрем сулкылдый башлый. Ничек инде?! Безнең монда,
подвалга, инде ике атналап бөтенләй якын килеп караганыбыз юк
бит. Нәрсә сөйли бу каравылчы Даный32 бабай?
«Безнең бит инде күптән подвалга төшеп йөргәнебез юк...» – дип
пышылдыйм мин, тик авызымның бөтенләй ачылмавын абайлап
алам. Ачмакчы булам, юк кына бит, әйтерсең тегеп куйганнар.
Бармакларым белән кармалап карыйм: иреннәрем – үз урынында,
әмма алар җилемләп ябыштырган кебек.
«Тукта, ә ник төштем соң әле мин монда?»
«Мине эзләп...» – дип сулкылдый чигәмдә кемнеңдер җавабы.
Учларым лычма су булып тирләп чыга. Мин аларны итәгемә
сөртмәк булам. Шул арада көлнең инде тәмам тезләремнән узып
күтәрелүен аңлыйм. Бераз гына иелеп, кулларымны шул җып-җылы
көлгә тыгам.
Кайдадыр, подвалның түрендә, шыгырдап ишек ачылып китә.
Аннан тымызык кына яктылык сирпелеп тора...
Мин, көлне ерып, шунда юнәләм. Килеп җитәрәк, әтинең борчулы,
тамагына яшь утырган тавышын ишетеп алам:
– Зинһар өчен, булдыра алсагыз, Нинаны саклап калыгыз, Раиса
Салимовна... Әле дә җарый сезгә Пановкага килеп эләктек... Өйдә
бит кечкенә кызыбыз да бар...
Теге яктылык сирпелгән коридордагы ут әле келпеп-келпеп, әле
сүрәнәеп китеп яна. Борыныма укшыткыч дарулар исе килеп бәрелә.
Көл инде минем билемә җитеп менгән, аны көч-хәл белән ерып, мин
коридорга атлыйм.
Коридор буйлап ак халатлы шәфкать туташы ниндидер тәгәрмәчле
32 Даный – Данила исеменең керәшенчә әйтелеше.
аппарат тәгәрәтеп уза. Түрдәге бер бүлмәгә кереп китә, аның ишеге
ачык кала.
– Кызым!.. – дип эндәшә аннан әнием тавышы.
Ак халатлы ике дәдәй йөгереп уза. Шул бүлмәгә кереп китәләр.
Мин алар артыннан иярәм. Ишеге ачык торган бу бүлмә түшәмен дә
әллә нинди алагаем зур яктырткычлар яна. Нәрсәдер гөжелдәп эшли.
Бусагадан атлыйм. Көл артымнан ияреп керә.
Бүлмә уртасындагы ике ап-ак караватта әнием белән әтием ята.
Алар теге гөжләп эшләүче аппаратка тоташтырылган. Кулларыннан
сузылган шнурлардан... кан ага.
Мин, борылып, көлгә бусагадан узмаска ымлап, түргә атлыйм.
Көл җылысын тоймагач, аякларыма шунда ук каз тәннәре чыга.
Туңып китәм. Кан һәм дару исеннән укшыйм. Әмма үземне җиңәргә
тырышам.
«Әйдә әле, батыр булыйк, Луиза!»
– Нигә палатада пычрак аяк эзләре?! – дип сөрән сала кинәт ак
халатлы түти. – Стерильность булырга тиеш...
Коридордан бер авыр гына гәүдәле икенче түти кереп минем
эзләремне швабрадагы чүпрәк белән сөртеп ала.
Көл бусагадан тышкарак елыша.
«Ул бит пычрак түгел, көл», дип уйлыйм мин эчтән генә, кинәт
бик арып һәм күз кабакларым кургаштай авыраеп.
– Ничек каныгыз туры килде, бу – могҗиза... – ди теге түти, әтинең
маңгаена кулын куеп карап. – Югыйсә колониядән алып килергә кала
идек33... Үзегез аңлыйсыз, Николай Николаевич, колониядә анда кем
генә булмас, авыруы да, элекке наркоманы да...
«Әниемә нәрсә булды?» дип сорыйсым килә ул түтидән. Тик
тавышым чыкмаганны хәтеремә төшереп, сүзсез генә карап торам.
– Кызым!.. – дип пышылдый әни, башын бер яктан икенче якка
ташлап. – Кызым, балам!.. Гафу ит мине, әниеңне!..
Түти аны тынычландыра:
– Т-с-с-с... – ди ул, әнинең башыннан сыйпап. – Болай
тынгысызлансаң, үзеңә генә зыян китерәсең... Сиңа хәзер ярамый...
Тс-с-с...
– Ник минем баш очымда гүләп трактор эшләп тора соң?! Коля,
сүндерегез әле шул тракторны... – дип инәлә әни, сүзләрне кипкән
иреннәре белән көчкә әвәләп чыгарып.
Мин гөжелдәп эшләп утырган аппаратка карап басып торам.
– Коля!.. Кайтып, Луизаны күрәсем килә... – дип пышылдый әни. –
Алып килегез аны!.. Югыйсә, үскәч, әнине күрми калдым дип үкенер,
җылар... Алып килегез, Луизаны күрмичә үләсем килми!..
Мин аның янына ук килеп басам.
33 Сүз Пановка авылындагы 2 нче санлы ирләр төзәтү колониясе турында бара.
Бусагадагы көл дә, керергә ымсынып, шуыша, бүлмәгә елыша.
Борылып карыйм.
Көл, минем коп-коры ут янып торган карашымны күреп, туктап
кала.
...Мин аның маңгаена кулымны куям. Маңгае тирләгән, салкын.
Бизгәк тота. Чигәсе шашынып тибә. Түгәрәк матур йөзеннән
суырылып, сары бер авыртулы, газаплы битлек кенә торып калган.
Дөп-дөп. Дөп-дөп. Дөп-дөп.
Мин аның сулышы белән үземнеке тигезләнүен тойганчы тын
торам.
Дөп-дөп. Дөп-дөп. Дөп-дөп.
Мин аның йөрәге белән үземнеке тигезләнүен тойганчы тын
торам.
Дөп-дөп. Дөп-дөп. Дөп-дөп.
Мин аның гомере белән үземнеке тигезләнүен тойганчы тын
торам.
Күзләремне йомам да онытылам.
Ут минем учларымны ялый, чәчәк таҗлары булып сирпелеп-
сирпелеп, караңгыга йотыла.
Ут минем аннан нәрсә сораганымны һәм нәрсә юраганымны яхшы
белә.
Ут минем бу вакытлыча биргән корбанымны кабул итә...
Күзләремне ачам.
Көлләр җылымсырый, алар буйлап әле зәңгәрсу-шәмәхә бәрхет
дулкын йөгерә.
Көлләр җылымсырый, әмма инде суына төшә.
Бүлмәдәге караватта яткан хатынның йөзе ап-ак.
Ул инде бәргәләнми.
Бусагага атлыйм...
***
...– Мин юл буе бер дә күтәртмәдем, арка кочтыртмадым,
еламадым... Миңа инде хәзер әнине күрсәтәләрме?! – Зеңләп торган
бала тавышы бөтен тирә-юньгә кыңгырау чыңыдай чәчелә.
Коридордагы шәфкать туташлары, баланың ашкынып-ашкынып
сөйләгәненә әсәренеп, аны тыңлап тора.
– Автобус килеп җиткәндә, кулымны күтәргән идем, ул шунда ук
туктады. Безне утыртты. Мин шофёр дәдәйгә: «Әниемне күрергә
Пановкага барам», –дидем. Ул миңа «мишкалы конфет» бирде. Мин
ул конфетны әнигә алып килдем...
Елмаям.
– О, әти ак халат кигән, врач булган! – дип, коридор буйлап, кызыл
сандалилы, зәңгәр күлмәкле, кара чәчләренә дә кызыл бантиклар
кушып үргән кыз, җилфердәп, әтисе каршына йөгерә.
Бусагадан атлыйм.
Кинәт ярты юлда минем янда туктап кала да, ямь-яшел күзләрен
күтәреп, миңа төбәлә бала.
Карашына гаҗәпләнү җәелә.
Аның нәни генә иңнәре артындагы җиңелчә җилфердәүне тоеп,
тагын да киңрәк елмаям.
Ул да елмая. Эндәшергә ымсына.
– Кызым? – дип, кочагын җәеп, каршысына атлаган әтисе эләктереп
ала сабыйны.
Бармакларымны иренемә тидереп: «Тс-с-с...» – дим.
Кыз, «аңладым!» дигәндәй, башын кага.
Озын керфекләрен тибрәндереп көлеп куя да, бармагын нәкъ шулай
ирененә тидереп, миңа җавапка: «Тс-с-с...» – ди.
Әтисе аны кочагына күтәреп ала. Күзләрендә яшь.
– Мин әнигә «мишкалы конфет» алып килдем... Миңа аны
күрсәтәләрме инде?! – дип, таләп итә кызыл сандалилы кыз, әле бала
гына булса да, тавышын кырыслата төшеп, бик җитди итеп.
Кулларымны сузам.
Көл, минем учларыма җай гына бөтерелеп күтәрелә дә, ымыма
буйсынып, гәүдәмне төреп ала.
Ул шундый йомшак. Җылы. Газиз.
– Тс-с-с-с-с-с...
– Тс-с-с-с-с-с...
– Тс-с-с-с-с-с...
Февраль 2024 – март 2025.
Беренче китап тәмам.
«КУ» 09, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев