Логотип Казан Утлары
Роман

ЯУ (романның дәвамы)

Машина зур тизлек белән килә, туктарга исәбе юк, Коры елга ярына җитәрәк, уңгарак алды. Теге уйсу җирне урап үтәргә булды, күрәсең. Куаклыкка якынлашкач, машина туктады. Шушында ышыкланырга ният итте булса кирәк. Куаклык тирәсен күгелҗем төтен сарды. БТРдан солдатлар коела башлады. Җидене санады Айдар. Көтмәгәндә һөҗүм итсәң, бәлки дозорны тулысынча юк итеп булыр. Тик машина урыныннан кузгалырга ашыкмый. Ул арада кычкыру-җикерү, сүгенү тавышлары колакка бәрелде.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

13
28 август, 2024 ел. Чәршәмбе. Купянск юнәлеше.

Айдар «өн»гә җиткәндә, караңгы төшеп бетә язган иде инде.
Аяк астында ни генә аунап ятмый, кысан блиндажда тәртип
урнаштырасы бар, тамак та ачты. Әмма кулдан эш төште, шул
арада ялгызлык хисе теңкәсен кимерә башлады, үләннәр салып, чәй
кайнаткан иде, тамактан бернәрсә үтмәгән сыман. Чәй суынсын дип,
кружкасын тәрәзә төбенә куеп, кулына рацияне алды. Торостан хәбәр
килмичә, күңел тынычланмаячак иде. Әлегә рация дәшми. Кружканы
алып, ашыгыч эше бар кешедәй кабалана-кабалана, берничә мәртәбә
чәй йотып алды. Аркасын блиндаж тактасына терәп утырды да күзен
йомды. Арыткан, башында Ак ат бөтерелә. Ни хикмәт бу, нинди сере
бар моның? Ни өчен иң кирәк вакытта гына килеп керә ул төшкә?
Аннан югала... Айдарга бер уй килде: югалмый бу Акбүз ат, аны
ташлап, беркая да китмидер. Баш миенең кайсы почмагындадыр
яшеренеп тора. Кирәк чакта, Ак ат кыяфәтенә кереп, ниндидер серле
импульска әйләнеп, Бикчуриннар нәселендәге кешеләргә яшәүгә өмет
уятып, җилкендереп, көч биреп ала. Үз-үзеңә ышаныч бирә, туктап
калмаска өнди. Иң дөресе – шул!
Торос элемтәгә сәгать ярымнан соң гына чыкты. Барысы да
биләмәгә исән-имин килеп җиткәннәр. Десантчылар каршы алганнар.
Хәмитне санчастька озатканнар, әсирләрне алып китәргә БМП
чакыртканнар.
Ару халәте онытылды, Айдар каскага эленгән фонарь яктысында
«өн» тирәсенә куелган растяжкаларны барлап чыкты. Барысы да үз
урынында, «өн»гә керү тирәсенә миналар урнаштырды. Тепловизорлы
бинокль аша, иркенләп, тирә-юньне күзәтте. Теге яктан хәвеф-хәтәр
күренми кебек, бары бистә артындагы урман тирәсендә генә машина
тавышлары ишетелә, каршы яктагы офык буйлап гөрселдәү яңгырап
ала. Кайсы як артиллериясе эшли торгандыр.
Кай арада йоклап киткән дә кай арада уянган – Айдар бер мәл
үзенең кайда, ничек ятканын да аңышмыйча торды. Зиһене уянып,
кинәт торып утырды, тиз генә тәрәзәгә капланды. Иртәнге кояш
нурлары үзәнлек буйлап таралган, тыныч кына искән җилдә үләннәр
селкенгәләп, үзара нидер серләшкән шикелле. Күкрәгенә саф һава
сарылды, тәмам уянып, кулына биноклен алды. Бинокль корпусыннан
кул җылысы да китеп бетмәгәндәй тоелды. Күпме генә йоклап алды
соң ул? Әллә черем итү генә булдымы?
Бер карауга, барысы да тыныч, якын-тирәдә шылт иткән тавыш
та ишетелми. Бу тирәдән кошлар да качышып беттеләр, еракта,
урман өстендә һавада кара тап хәрәкәтләнгәнгә охшаган. Козгынмы, пилотсыз очкычмы, шайтан белсен. Җил дулап алды, борынына сасы
ис бөркелде. Окоп ягыннан килә...
Һушына тәмам килеп, чәй куеп җибәрмәкче иде, колагына мотор
тавышы чалынды. Тәрәзәгә сыенды. Чыннан да, бистә читендәге
бакчалар эченнән бу якка таба бронемашина килә икән. Ныклап
карады – берәү, «Козак» тибындагы БТР.
Айдар янәшәдә әзер торган гранатомётын кулына алды. Аңлашыла,
мондагы окопларны буш тотмаслар бит инде. Калку җир, безнең якны
күзәтер өчен моннан да җайлы җир табып булмыйдыр. Дозорга тагын
солдатлар җибәргәннәр, димәк. Башыннан төрле уйлар йөгереште.
Солдатлары килеп урнашкач, безнекеләргә хәбәр итеп, көлләрен
күккә очырыргамы, машина килеп җитәрәк, гранатомёттан атып,
җаннарын җәһәннәмгә озатыргамы? Теге чокырга җиткәч нишләрләр?
Ул тирәдә миналар шартлап беткәндер инде, «Козак» окопларга ук
үрмәләрме? Хәер, бөтенләй ахмак түгелләрдер, бу юлы сукырларча
эш итмәсләр. Әлеге чокырда шактый солдатлары башларын салды бит
инде. Мондагы хәлне яхшылап белешергә, барысын да үз урынына
утыртырга дип кузгалганнардыр. Ничә солдат килер икән? Дүрт-
биштән артса, безнекеләргә хәбәр итү яхшы булыр. Координаталар
билгеле – бинокль үзе күрсәтеп тора, кулга каләм алып исәпләп
торасы түгел.
Машина зур тизлек белән килә, туктарга исәбе юк, Коры елга ярына
җитәрәк, уңгарак алды. Теге уйсу җирне урап үтәргә булды, күрәсең.
Куаклыкка якынлашкач, машина туктады. Шушында ышыкланырга
ният итте булса кирәк. Куаклык тирәсен күгелҗем төтен сарды.
БТРдан солдатлар коела башлады. Җидене санады Айдар. Көтмәгәндә
һөҗүм итсәң, бәлки дозорны тулысынча юк итеп булыр. Тик машина
урыныннан кузгалырга ашыкмый. Ул арада кычкыру-җикерү, сүгенү
тавышлары колакка бәрелде.
Дүрт солдатны кулларын баш артларына куйдырып, машина
каршына тезеп бастырдылар. Безнең егетләр, әсирлеккә төшкәннәр
дип уйларга өлгерде Айдар. Нишләтмәкче булалар аларны? Тезеп
атмакчылармы? Аларны күзәтеп торганнарын беләләрме әллә?
Менә күрегез, сезнең солдатларны нишләтәбез дип, махсус бер-бер
явызлык гамәле күрсәтмәкчеләрме? Озаклап карап торып булмый,
гранатомётны машинага төзәп, инде аттым дигәндә, тукталып калды –
солдатларга ике носилка тоттырдылар, йөгертеп, Коры елга чокырына
алып төшеп киттеләр. Мәетләрне җыялар... Димәк, окоптагыларын
да алып китәргә тиешләр.
Шактый мәет булырга тиеш чокырда. Айдар рация аша Тороска
хәбәр ирештерде. Көтеп торырга, мөмкин булса, әсирләрне коткару
чарасын күрергә куштылар. Әлегә уйлашалар, бу якка туп-гаубицадан
ату – әсирлеккә төшкән егетләрне күрә торып һәлак итү. Башка чара
табарга кирәк, уйла, Ябалак, уйла. Бу катлаулы вазгыятьне ерактан торып хәл итеп булмас, Ябалак үзе нидер уйлап табарга тиеш иде.
Егет ялгызлыкның ни икәнен чынлап шушы мәлдә аңлады. Хәмит
бер киңәш әйтер иде; ичмасам, Карась та юк. Коры елгада эш беткәч,
машина монда киләчәк. Машинаны юк итәргә була, әмма әсир
егетләрне саклаган өч таза хохолны ничек алардан аерып алырга?
Унлап мәетне машина тирәсенә китереп салгач, солдатларны
янә кулларын баш артларына куйдырып тезеп бастырдылар.
Сакчыларның берсе әсирләргә арттан автомат төбәп, шул тирәдә
басып калды, калган икесе машина янына килде. Машина йөртүче
оясыннан чыкты, эчтә бер офицер булган икән, ул да ян ишектән
шуып чыгып, мәетләрдән читкәрәк китеп, йөренеп алды, башкаларны
үз янына чакырды.
Озакка сузмыйча, нидер киңәш-табыш иттеләр. Аннан тагын
әсирләрнең кулына носилкалар тоттырып, бу яктагы окопларга
таба куалап алып киттеләр. Машина урынында калды, шулай
куркынычсызрак булыр дип уйладылар, ахры. Әсир солдатлар
окоптагы мәетләрне машина янына носилка белән ташырга тиеш
булачак, димәк. Айдар Тороска үз уйларын җиткерде, машинаның
төгәл координаталарын әйтеп, яңагы белән гранатомётка сыенды.
Әгәр ул уйлаганча барып чыкса, башында ярыйсы гына ният туды
кебек. Өч солдатны егып салырга мөмкин, төп мәсьәлә – безнең
егетләргә зыян салмау. Аларга үзенең барлыгын, һәр адымнарын
күзәтеп торуын сиздереп алырга җай да юк бит әле. Ул хәрәкәт итә
башлагач, әсир егетләр паникага бирелеп, ыгы-зыгы килгән арада,
барысы да харап булуы мөмкин. Сабыр итәргә, болардан күзне бер
мизгелгә дә алмаска тиеш ул. Машина ягындагы вазгыятьне дә күз
уңында тоту кирәк.
Окоп янына килеп җиткәч, солдатларны бруствер читенә тезеп
бастырдылар. Бер солдат сакта калды, икесе эчкә сикереп төште.
Әсир солдатның берсе нидер сөйләнгән иде, сакчы аның арт чүмеченә
автомат приклады белән нык кына тондырып алды. Әсир бөгелеп
төште.
Ул арада окоптагылар, уттан курыккандай, бруствер өстенә
сикерешеп чыкты. Тиз генә фикер алышып, әсирләргә окоп эченә
сикерергә куштылар. Берсе бөгелеп, һушсыз утырган әсирне
җилкәсеннән тотып, аска томырды.
Сакчылар таза, көчләре бар... Ике носилка... Биш мәетне берьюлы
машина янына ничек алып бармакчы болар? Тәвәккәлләп, хәзер үк
эш башларгамы?
Уйларын йөгәнләү кирәк иде: сабыр, Айдар, сабыр...
Мәетләрнең бишесен дә окоптан алып, рәткә сузып салдылар.
Ике мәетне носилкаларга салып, әсирләр машина ягына кузгалды.
Аларны бер сакчы арттан озатып китте, калган икесе, калган өч
мәеткә карап, нидер сөйләнеп тордылар да, «өн»гә якынрак килеп, автоматларын янга куеп, чирәмгә сузылып яттылар. Моннан да
уңайлы мәл башка булмаячак. Әсирләрне ашыктыралар, икенче катка
тиз килеп җитәрләр. Озакларга ярамый иде.
Айдар, ишекне сак кына ачып, тышка чыкты, җиргә сыланып
бетеп, сакчыларга таба шуышып китте. Аларга җитәргә өч адым
чамасы калгач, сикереп торды да, юлбарыс шикелле башта берсенә,
аннан икенчесенә ташланып, күз ачып йомганчы аларның эшен
бетереп тә куйды. Десантчы буларак, искәрмәстән һөҗүм алымнарын
үзләштергән, шактый тәҗрибә туплаган яугир иде ул. Ул арада
җансыз гәүдәләр окоп эченә «очтылар». Айдар аска сикерде, окоптан
башын калкыта төшеп, әсирләрнең кабат килүен көтә башлады.
Әсирләрне ашыктыра иде сакчы. Ун минут вакыт үтмәгәндер,
калган мәетләр янына килеп җиттеләр. Носилкаларны җиргә куйган
арада, сакчы, шикләнепме, җәһәт кенә бруствер өстенә менеп басты:
– Що, ви? Куди тикали? – дип кычкырды. Аннан сүгенеп, русчага
күчте. – Блиндажда актарынасызмы? Анда ни булсын? Мәетләрнең
кесәләрен карасак кына. Акча-мазарлары калса... Тизрәк булыгыз,
тагын бер рейс ясыйсы була...
Башын күтәреп, әсирләргә карап алган мизгелдә, Айдар сакчыны,
бушлат якасыннан эләктереп алып, аска өстерәп төшерде... Үзе янә
окоптан сикереп чыгып, бу хәлгә аптырап, телсез калган әсирләргә
ачык тавыш белән:
– Җебеп тормагыз, марш минем арттан! – дип, команда бирде.
Әсирлектән котылганлыкларын искәрергә өлгермәгән солдатларны
аңга китерергә теләп: – Десант! Разведка! – дип тә әйтергә өлгерде.
Егетләр, каршыларында сержант киемле үзебезнең солдат торганын
аңлап, мәетләр өстеннән сикереп, Айдар тирәсенә өелештеләр. Айдар,
һәммәсенең җилкәләренә каккалап алып, «өн» ягына күрсәтте:
– Минем арттан калмагыз!
«Өн»гә керүгә, рацияне алып, Тороска хәбәр бирде:
– Әсирләрне коткардым. «Брэдли» ягына чыгабыз! «Козак»ка – ут!
Әсирлектән азат ителгән солдатлар әле чын хәлне аңлап бетерә
алмыйлар иде, бер солдатның арт чүмеченнән кан ага, Айдар икенче
әсиргә аптечка сузды – иптәшенең ярасын бәйләргә кушты.
Коры елга тирәсендә коточкыч шартлау ишетелде.
– Җәһәннәмгә очыгыз! – диде Айдар, куркынган солдатларга карап
күз кысып алды да җитди тавыш белән:
– Минем арттан калмагыз! Үзебезнекеләр ягына чыгабыз. Аң
булыгыз, бары минем арттан гына! Мин баскан эзгә басып барыгыз!
Уңга, сулга бер адым каерсагыз – минага эләктегез дигән сүз! Биш
минуттан «җәһәннәм каргалары» килеп җитәчәк. Мөмкин кадәр
тизрәк өч чакрымны үтеп өлгерергә кирәк.
Ул, артык сүз әйтмәстән, ишекне киереп ачып, тышка чыгып йөгерде. Әсирлектә күпне күреп өлгергән солдатлар, бер-берсенә юл
куеп, аның артыннан ыргылдылар.
«Брэдли» артына яшеренергә өлгермәделәр, баш очында дроннар
бөтерелә башлады. «Тегеләр» дә, безнекеләр дә һаваны иңләп
алдылар. Һавада БПЛА дип аталган очкычлар сугышы кабынды.
Айдар һавадагы хикмәтне күзәтә иде. Монда озаклап ятып
булмаячак, «тегеләрнең» очкычлары теләсә кая граната ташлыйлар,
безнекеләр, аларны читкәрәк куып алып китмәче булып, кискен
манёврлар ясый. Ике яктан да идарә итү оста операторлар кулында
икәне күренеп тора, манёврда бер-берсеннән калышмыйлар, нинди
генә конфигурацияләр ясалмый иде күктә.
Машина артына чүмәштеләр, янып, хәрабәгә әйләнеп бетсә дә,
бераз ышык монда.
– Ничек эләктегез әсирлеккә? – дип кызыксынды Айдар.
– Кем ничек инде, – диде башы бәйләнгән солдат. – Без, ике
солдат, санчастьтан кайтканда, юлны саташтырып, прәме аларның
окопларына килеп чыктык. Эләктереп кенә алдылар. Аннан...
Беребезне шунда ук атып үтерделәр, анда күргәннәрне искә төшерү
дә куркыныч. Кеше табигате калмаган аларда...
– Без Толя белән, – дип, янында бөкшәеп утырган солдатка ым
какты башына ак бинт уралган солдат, – суга дип төшкән идек. Якында
чишмә бар дип сөйләнгәннәр иде. Алны-артны карап тормадык, тамак
кипкән иде. Арттан килеп бәрделәр... Сизми дә калдык.
– Тамак гүргә кертә... – диде Айдар.
Шартлау-янудан калган машина хәрабәсе ышыгында кичкә
кадәр яттылар. Айдар, ара-тирә Торос белән рация аша хәбәрләшеп,
вазгыятьне аңлатып торды. Кич җиткәч, аларны алырга БМП килде…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 09, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев