Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Капка төбендә йә ишегалдында тотып алып, тузган кара чәч бөдрәләремне сыпырып карап, иягемнән эләктереп: – Какая знатная чернявка, а глазки-то громадные, аж зелёные... – дип сузып әбигә дә әйткәннәре бар чегәннәрнең, аның ак йөзенә ишарәләп. – Точно ли ваша? Андыйга әби тиз генә күз сирпеп ала да бер сүзе белән шунда ук кырт кисә: – Это у нас ногайское.
Чегәннәр
Илне үзгәртеп коруның телевизордагы түгел, чынбарлыктагы
билгеләре дә үзен озак көттермәде. Май аенда, гадәттә, Сарсаз
тирәсенә, Олы болынга, Мишә ярына төшеп йөри торган үзәнлеккә
берничә машина белән чегәннәр килеп утыра да, брезент белән каплап
куеп, чатыр корып җибәрә. Аннары, капчыкларын аркаларына асып,
өй борынча әйбер сатып йөри башлый.
Бу юлы алар бигрәк тә күпләп килде һәм каладагы хәлләрнең
мөшкел булуын тагын бер мәртәбә раслады. «Ой, что там творится-
я-я...» – дип суздылар.
Әби чегәннәр белән, кулын бөеренә таянып, капчыкларын төбенә
кадәр актарып чыкканчы, зәһәр сатулаша, тегеләр аңа кулай, «җүн
бәя»гә төшмичә, әйбер алмый. Чегәннәр, инде кара янып бетеп, тәмам
чыгырдан чыгып, дулап:
– На уж, ладно, хозяйка, бери и подавись! – дип, ул биргән акчаны
күкрәк арасына кыстырып, йөзенә киемне чөеп чыгып китәләр.
Чегәннәр йөргәндә, безгә урамда буталырга рөхсәт юк, алар
балаларны урлап китә, аннары каядыр илтеп сата дип куркыталар.
Капка төбендә йә ишегалдында тотып алып, тузган кара чәч
бөдрәләремне сыпырып карап, иягемнән эләктереп:
– Какая знатная чернявка, а глазки-то громадные, аж зелёные... – дип сузып әбигә дә әйткәннәре бар чегәннәрнең, аның ак йөзенә
ишарәләп. – Точно ли ваша?
Андыйга әби тиз генә күз сирпеп ала да бер сүзе белән шунда ук
кырт кисә:
– Это у нас ногайское.
Безнең Анный җырак түтинең кызын – Нина җырак түтине –
Казанда чегәннәргә «облава» булганда, автозакка да тотып япканнар
хәтта. Нина җырак түти: «Мин чегән түгел!» – дип күпме дәлилләргә
тырышса, ялынса-ялварса да, ышанмаганнар. Ул шул безнең, чыннан
да, чегән кебек – чем-кара чәчле, чем-кара күзле, каратут йөзле матур...
Шуннан чегәннәр милиционерга: «Эта не наша, левая», – дигәннәр
дә, милиционер җырак түтине, гафу үтенеп, чыгарып җибәргән.
Чегәннәр шулай да үзләрен даими «өткәне» өчен әбидән үчен алды
бер. Печәнгә менеп киткән җирдән кайтып керсәк, капка да, ишекләр
дә шыр ачык, җил уйнап тора. Әби арттагы өйдәге өстәл янында,
урындыкта бер ноктага карап, мәрткә киткән сыман тик утыра. Әни
шунда ук алдагы өйгә сервантка йөгерде: аннан ике комплект матур
сервизны, карават белән диванның плюш җәймәләрен, өйнең йокы
ягын бүлеп торган, примула чәчәге төшереп чигелгән затлы, матур
чаршауларны җыеп алып чыгып киткәннәр.
Мин дә, сулуым кабып, алдагы өйгә йөгереп кердем: сервантта
әбигә карт бабай Берлиннан бүләк итеп алып кайткан зәңгәр фарфор
тәкәне, урынында кукраеп утырган «Зингер» машинкасын күреп,
җиңел сулап куйдым. Тәкәнең капкачын ачып караганнар, янтаеп ята.
Әмма серенә төшенә алмаганнар. Аның шул рәте бар – төбенә басып
ачыла торган икенче каты, әби ачкычларын шунда салып саклый.
Веранда ишеге дә шыр ачык, әмма, ачкычларны тапмагач, бөтен затлы
нәрсәләр саклана торган сандыкны да, сервантны да ача алмаганнар.
Әбинең битләренә дә чәбәкләп карадык, су да бөркедек, яулык
сирпеп тә җилләттек. Камфара да иснәттек. Файдасыз. Инде фельдшер
Мария түтине чакырасы була икән дигән генә идек... Ниндидер сүздән
ул кинәт, йокыдан уянгандай, сискәнеп айнып китте.
– Гипноз бу, – диде телевизордан яңа гына шул турыда тапшыру
тыңлап килгән Ак түти, тамчы да шикләнмичә.
– Өстенә озын плащ кигән, кулында имчәк баласы иләүләп
җылый... «Хозяюшка, погорельцы мы, ой беда, ничего не спасли,
на улице остались, помоги-и-и...» – дигәненә үзәгем өзелеп, бер-ике
җаулык белән әзрәк җыеп куйган җирдән акча да алып чыгып бирим
дип кенә алдагы өйгә кергән идем... Плащы астында бөрмә итәкләрен
дә күреп торам... – ди әби, үзенә-үзе шаккатып. – Шунда әллә нәрсә
генә диде дә бармагын шартлатты... Бүтән берни хәтерләмим...
Кайбер өйләрдән телевизорлар белән магнитофоннар, самавырлар,
сандыкларын ачып, җыйган бөтен тукымаларын, келәмнәрен,
кыйммәтле бизәнү әйберләрен дә алып чыкканнар дип сөйләделәр соңыннан. Без әле җиңел котылганбыз икән дип, тавыш кубарып
тормадык. Милициягә дә әйтмәдек.
Әмма бер төркем авыл дәдәйләре Олы болынга «сөйләшеп
менәргә» төшеп китте. Чегәннәр авылдан бер төн эчендә бөтенләй
булмагандай юкка да чыкты. Артларыннан Мишә буендагы тугайда
изелгән үлән белән машина көпчәге эзе, төтәп торган учак урыннары
белән җып-җылы көл генә торып калды...
Көл. Бу бит көл!
Әмма шул язда чегәннәр артыннан ук милиция авылга үзе ешлады.
Халык сукрана-сукрана: «Кая бара бу дөнья?! Чегәннәр әле бөресе
генә булган икән!» – диеште.
(Дәвамы бар)
«КУ» 09, 2025
Фото: Raphael AI
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев