Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тәмле һәм нокта

Берни булмагандай йолдызларны Учка җыеп, күккә очырыйк. Җүләрләник, әйдә! Сагышлылар Яшен сөртсен, бездән качырып.

Берни булмагандай йолдызларны
Учка җыеп, күккә очырыйк.
Җүләрләник, әйдә! Сагышлылар
Яшен сөртсен, бездән качырып.
Берни булмагандай күрешик тә
Ут чыгарыйк табан астыннан.
Тәкъвалыкка дәгъва иткән чакта
Без булырбыз тәмам... азынган.
Берни булмагандай еллар җыйыйк,
Ваемламый гына биштәргә.
Укылмаган тормыш китапларын
Тезә барыйк таслап киштәгә.
Берни булмагандай ятып йоклыйк –
Көне үтсен, төне... гамь юкта.
Күзне ачсак, өч сүз калган булыр –
Безнең яшәү – Тәмле Һәм Нокта.

 

«КУ» 09,2025

Фото: Raphael Ai

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Берни булмагандай күрештек тә, .....ут чыгадык юрган астында. .....Азынылган! Ничек азынмыйсың, ......Сөяркә ир шәрә ятсын да... ...... ....Берни булмагандай, күзне йомдык. ..... Фәхештән соң йокы гамьсез ул. ..... Төштә язу күрәм- “Кеше бәх(е)тен ......урлап яшәү шундый тәмсез ул!” ...... .... Сәйлән