Логотип Казан Утлары
Роман

ЯУ (романның дәвамы)

Бу хакта Тихановский да хәбәрдар булып чыкты. Барлык командирларны җыеп, коткыларга игътибар итмәскә, коткы салучыларны тотып, дарга асып куярга фәрман бирелде. Халык арасында сүзләр басылды, әмма бар да җан тынычлыгын җуйган иде инде...

(Әсәрне башыннан укыгыз)

11
29 август, 1812 ел. Шимбә. Түбән Новгород шәһәре.

Карабаш авылы янындагы елга тирәсенә урнаштылар. Алданрак
килгән йөзлекләр казаннар асканнар иде, Ибраһим Бикчурин үзе
белән килгән җайдакларга бер тирәдә урнашып, өс-башны тәртипкә
китерергә боерды. Бераз хәл алуга, йөзбашларын җыеп, йөзлекләрне
исемлек белән барлап чыктылар. Бер-ике авырып калучыны
исәпләмәгәндә, барысы да яуга кузгалучылар сафына кушылганнар.
Җитмәгән яугирләрне, өстәмә исемлек төзеп, Карабаш тирәсендәге
авыллардан табып алырга карар кабул ителде. Җитәр-җитмәс гаскәр
белән ополчение округы үзәге саналган Түбән Новгородка барып
кермәссең бит инде.
Иван Тихановский Оренбургтан шулай ук ополчение – казак полкы
белән юлга чыккан, кичкә Карабашка килеп җитәргә тиешләр иде.
Аларны урнаштырырга кирәк булачак, урын әзерләү эше Ибраһимга
кушылган иде. Барлык йөзлекләргә өс-башларын тәртипкә китерергә
боерык бирелде, олаучылар арбалары, дирбияләре белән мәшгуль,
күбесе тәҗрибәле яугирләр, кат-кат аңлатып, теңкә корытып йөрисе
юк. Таләп бер – һәрнәрсәдә тәртип булырга тиеш! Атларны, саклар
куеп, елга үзәненә утларга җибәрделәр, тау итәгенә япмалы арбаларны
тезеп куйдылар. Тихановский, болай карап торганда, мәрхәмәтле
күренсә дә, тәртип ярата, аның таләпләрен яхшы белгәнгә, Ибраһим
һәр нәрсәне үзе тикшереп, вак-төяк күренгән җитешсезлекләрне дә
тиз арада төзәттереп чыкты.

Кич җиткәндә, еракта кара яу кебек казак полкы атлылары күренде.
Тихановский, ял итеп алгач, походка әзерлекне тикшерде. Барысы
да әйбәт, күңеле булып, татарларны мактап алды:
– Булдыклы, ышанычлы халык сез, татарлар. Эткәләп-төрткәләп
йөрисе түгел, барысын да белеп эшлисез!
Иртәгә үк кузгалырга фәрман бирелде. Башкомандующий
генерал М.И.Кутузов хәзрәтләре ашыктыра икән.
Моңарчы башкомандующий вазифасын башкарган хәрби
министр Барклай-де-Толли чикне бозып кергән французларга ныклы
каршылык күрсәтә алмады. Югыйсә, Наполеонның Россиягә походка
әзерләнеп ятканын белеп, үзенә күрә чик буйларына гаскәрләрне
китереп, ныгытмалар да корып маташтылар. Тик француз гаскәрләре
аларны беренче көнне үк туздырып ташлады. Рус гаскәрләре инде
ике ай артка чигенә, французлар Смоленск каласын алдылар. Аннан
илнең йөрәге саналган Мәскәүгә ике йөз чакрымлап кына ара калып
бара иде. Гасырлар дәвамында илнең пайтәхете Мәскәү иде, Патша
Пётр I, нидер уйлап, яңа пайтәхет төзетте һәм яңа кала – Санкт-
Петербургны башкала итеп игълан итте. Аның вафатыннан соң
1727–1730 елларда Пётр II Мәскәүне кабат ил башкаласы ясаган иде
дә, аны тәхеттән алып ташлагач, Санкт-Петербург яңадан пайтәхеткә
әверелде. Шулай да ил өчен Мәскәү барыбер изге, төп шәһәр санала
иде. Мәскәүне французлар кулына бирү – башка сыймаслык хәл.
Император Александр I, күп вәгъдәләр биреп, әллә нинди хәрби
ниятләр белән йөргән булса да, алар сүздә генә калды.
Дошманны туктатып булмый – Наполеон гаскәрләре алга баруларын
дәвам итәләр. Дөреслеккә хилафлык китермик, рус гаскәрләре ягыннан
аерым җиңүләр булгалады булуын, әмма рус гаскәрләре һаман
чигенү халәтендә иде. Император Александр I хәзрәтләре генерал
Михаил Богданович Барклай-де-Толлины, вазифасыннан бушатып,
хәрәкәттәге армиягә куйды, рус гаскәрләренең башкомандующие
итеп, рус-төрек сугышларында каһарманлык үрнәкләре күрсәтеп,
Суворовның зур бәһасен алган, полякларга каршы сугышкан, соңгы
елларда Франциядә сугыш серләрен өйрәнеп, белем арттырып
кайткан генерал Михаил Илларионович Кутузовны билгеләде. Август
урталарында Смоленск тирәсендә ул рус гаскәрләре башкомандующие
вазифасын башкаруга кереште.
Егерме алтынчы августта Бородино кырында князь Кутузов,
француз армиясе белән хәлиткеч сугышта каты җиңелүгә дучар
булып, гаскәрләренең өчтән берен югалтты. Французлар да бу яудан
гаять зур югалтулар белән чыкты.
Яклар алга таба ничек хәрәкәт итәр? Каршы яклар, бер-берсенең
уй-ниятләрен ачыкларга теләп, төне буе баш ватты.

Наполеон һаман да ныклап сугышка әзерләнде. Аның уенча,
Кутузов сугыш кырын ташлап китәргә тиеш түгел, икенче көнне дә
сугышны дәвам итәчәк иде.
Кутузов башкача уйлады. Төне буе Фили бистәсендә гаскәр
башлыклары белән киңәшмә үткәреп, беркем дә уйламаганча,
Мәскәүне калдырып чигенергә дигән карарга килде. Хәбәрне
император Александр Iгә җиткерделәр, моның киләчәккә төбәлгән
тактик алым икәнен аңлаттылар. Александр I, башкомандующийның
нияте белән килешеп, Кутузовка тулы ышанычын белдерде, хәтта аны
генерал-фельдмаршал дәрәҗәсенә күтәрде. Кутузов французларга
Мәскәүне бирә, әмма бу французлар өчен тозак булачак, чөнки алга
баруларын дәвам итәрлек рәт калмый, рус гаскәрләре көньякка һәм
төньяк-көнчыгышка илтүче барлык юлларны ябып куя. Французлар
таш калада бәргәләнеп йөрерләр, ашарга ризык, тупларга снаряд,
дары кирәк, атларга фураж табу әмәле бөтенләй булмаячак, ачка
койрык чәнчегән французларга тозактан котылу өчен бер генә
юл – чигенү кала. Кутузов аларны үзләре талап-яндырып килгән
юлдан гына чигендерәчәк. Ниятнең французларны афәткә илтүче
иң «кызыклы» ягы шунда иде. Чигенә башлауга тәмам хәлсезләнгән
французлар моңа тиз төшенделәр, әлбәттә, әмма соң иде инде.
...Ашыктыралар... Ибраһим Бикчурин командалыгындагы Бишенче
татар полкы, Чистай тирәсендә Чулманны кичеп, Казанга юл тотты.
Быел җәй коры килде. Уңыш аз булачак, урак вакыты җиткәч,
игеннәрнең булган кадәресен җыеп алырга комачаулап, яңгырлар
башланды. Моның уракка артык зыяны юк, билгеле. Көлтә бәйләп,
аннан ындыр табагына кибәнгә куеп өлгерсәң, ноябрь ахырларына
кадәр чабагач белән сугып, ашлыкны җыеп алырга була. Тик яуга
кузгатылган крестьяннарның эчләре поша. Күбесен сәфәргә басудан
алып киттеләр, арада бер кишәрлек игенен урып, көлтәгә куярга
өлгермәгәннәре шактый. Авыл тормышы соңарганны яратмый,
хуҗасыз ихатаның мантымаячагын яхшы белә ул. Авылда калган
гаилә, уракны тиз генә төгәлләп, кыр эшләрен башкарып чыгармы?
Кайсы басу ялга кала, кайсы басу – парга, кайсын бераз булса да көз
сөреп калырга – өйдә бу хакта ныклап сөйләшүләр булса да, яңгырлар
көчәеп, ниятләр барып чыкмаса?.. Яугирләрнең күңелендә крестьян
акылы ята.
Ибраһимга ата-бабалардан килеп ирешкән хәтер-истәлекләрдән
яхшы билгеле – Казан ханлыгы чорында, төгәл әйткәндә, 1523 елда,
аның борынгы бабасы булган Мөхәммәт улы Шәехәхмәт тархан,
үҗәтләнеп эш йөртә торгач, Саба, Питрәч тирәләрендә җир-суларга
хокук бирүче хан ярлыгы алуга ирешә. Сәхибгәрәй хан үзе мөһер
суккан ярлык була ул. Рус патшасы Явыз Иван Казан ханлыгын яулап
алгач, бу як кешеләре, эзәрлекләү-чукындырулардан качып, Ык, Сөн, Агыйдел буйларына килеп чыкканнар. Шунда урман төпләп,
җирләрне эшкәртеп, хуҗалык алып бара, көн итә башлаганнар. Йөз
еллар чамасы вакыт үткәч, Мөхәммәт нәселе, башка тарханнар белән
җыйнаулашып эш йөртә торгач, Фёдор III патшага әлеге хан ярлыгын
танытуга ирешәләр һәм «югалткан җир-суларны кайтару хисабына»
Ык буендагы җирләргә хуҗа булырга хокукны раслаган яңа ярлыкка
ия булалар. Инде иркенәеп, морза-тарханнар буларак, җир-суларга
гына түгел, аз санлы булса да крестьяннар тотарга да рөхсәт биргән бу
ярлык-грамотаның «көче» алтмыш еллар тирәсе тәэсирле була. Шул
елларда аларны яңа укладка – башкорт сословиесенә күчерү башлана.
Башкорт катламына күчкәннәрне төрле ясак-түләүләрдән азат итү
турында фәрман чыккач, бу тирәгә төрле яклардан күченеп килүче
татарлар арта. Җирләр җитми, бүлешергә риза булучы юк, бәхәс
арты бәхәс, бәрелешләр була. «Өстәгеләргә» шикаять-жалобалар ява,
ахыр чиктә, 1720 нче елларда аларны тарханлыктан чыгаралар һәм
моңарчы һәртөрле кул сузулардан саклап торган грамотаны төрле
хәйлә, көч кулланып тартып алалар.
Ибраһимның яңа буын бабалары, җир-сусыз, печәнлек-
болыннарсыз, урманнарсыз, крестьяннарсыз калып, «чабаталы
морза» хәлендә җан асрый башлый. Еллар үткәч, патша хәзрәтләре
башкорт катлавына күчкән татарлардан да ясак, салым түләүне
таләп итә. Татарларга бернинди хокук та, ташлама да калмый.
Бердәнбер хокук – патшага хезмәт итү, аны яклап, яуларда катнашу.
Рус патшалары яусыз яши алмый, ахры. Бер яудан кайтып кермиләр,
икенче яу игълан ителә. Кайчандыр иксез-чиксез җир-сулары булган
Мөхәммәт улы Шәехәхмәт нәселе ирләре, казаклар хисабында, яу
артыннан яуларда катнашып гомер үткәрә хәзер. Дөнья бер алдын,
биш артын күрсәтә шул. Кыерсыту, чукындыруларга каршы чыгып,
иман иреге даулап, татарлар ничәмә-ничә тапкырлар күтәрелеп
карадылар да... Ханлык кадәр ханлыкны саклый алмаганны, аерым
төбәкләрдә баш күтәреп кенә ирекле яшәүне саклап калып булмый
икән шул. Кулдан ычкынып, һавага очкан кошны тота алмыйсың
инде, вәссәлам, авызыңны ачып калдың, әппәр ит. Күпкә өмет итсәң,
калган мал-мөлкәтеңне дә тартып алыр патша хәзрәтләре. Яулар өчен
генә җан асраган кебек хис итә үзен Ибраһим.
...Кайчандыр бабалары килеп ханнар каршына тезләнгән,
дөньядагы тиңе булмаган, иң кодрәтле кала дип исәпләнелгән Казан
каласын үтеп, сентябрь башында Зөя шәһәренә килеп җиттеләр.
Идел елгасын килгән шәпкә кичеп чыкмалы түгел. Кичү тирәсендә
кара болыттай халык – төрле тарафтан гаскәрләр килеп тулган. Иң
әүвәл паром-саллар белән регуляр гаскәрләрне чыгаралар, төннәрен
ополчение саналган крестьяннардан торган полкларны каршы як ярга озаталар. Халык күп, чират җитәрлек түгел, Тихановский үрсәләнә,
хәйлә-йолдаулар белән Бишенче полкның бер өлешен чыгардылар,
әмма япма арбалы олаулар кала, аларны көтеп торырга мәҗбүрләр.
Бикчурин янына адашы Ибраһим Айдагулов килеп, бер серне
чиште. Халык арасында төрле имеш-мимеш, коткы тарала. Имеш,
Мәскәүне французлар алган, анда патша итеп төрмәдән чыгарылган
Ямелкә Пугач утыртылган. Урак урылмаган, җәй коры килде, уңыш
юкка чут, авылда калган гаиләләр ачлыктан кырылып бетәчәк...
Зөянең аргы ягына чыккач, кире кайту форсаты булмаячак, соңыннан
үкенерлек булмасын. Кем өчен, ни өчен яуга кубарылган алар?
Каядыр барып баш салганчы, иң әүвәл авылларга кайтыйк, уракны
төгәлләп, яңа патшаның указларын белешик, хәлнең төбенә төшик
дигәнрәк сүзләр ешайган икән. Күтәрелеп, офицерларны кырып
салырга диючеләр дә бар икән арада.
Бу хакта Тихановский да хәбәрдар булып чыкты. Барлык
командирларны җыеп, коткыларга игътибар итмәскә, коткы
салучыларны тотып, дарга асып куярга фәрман бирелде. Халык
арасында сүзләр басылды, әмма бар да җан тынычлыгын җуйган
иде инде, күңелсез хәбәрләр килеп тора – француз гаскәре шулкадәр
көчле икән, Мәскәү янындагы бәрелешләрдә рус гаскәрләрен кырып
салып, шәһәрне алганнар, хәзер кәеф-сафа корып, кәттә сарайларда
кунак булып яталар икән дигән сүзләр таралды.
Шундый имеш-мимеш, коткыдан исәнгерәгән гаскәрнең күңелен
күтәрердәй сүзләрне каян табасың? Бер генә нәрсә коткара – бер
урында тупланып ятуга чик куярга, тизрәк кичү оештырып, юлга
чыгарга, сәфәрне дәвам итәргә кирәк.
Ибраһим тынгысызлана иде. Ул-бу була калса, полковой
командир буларак, иң беренче чиратта, дарга аны асып куячаклар.
Чарасызлыктан кызарып-пешеп йөргән Тихановскийны эзләп табып,
бер читкәрәк чакырды.
– Иван Гаврилович, үзең беләсең, бу кадәр халыкны болай тотуның
ахыры хәерле булмас. Әмәлен табарга кирәк.
– Ни кыласың? Бездән югарырак чиннар бар, аларны узып булмый.
Регуляр гаскәрләр килеп кенә тора, безнекеләргә чират җитми.
Олауларны ташлап калдырыр идек, Түбән Новгородта аларны регуляр
гаскәрләргә озата башларга тиешбез. Фәрман шундый. Берәмләп
санап, хисап биреп торабыз башкомандующийга. – Тихановский
ачылып китте. – Башкомандующий итеп Кутузов билгеләнде бит.
Фәрманнар аның имзасы белән килә. Сугышларда чыныккан, берничә
мәртәбә яраланган, чын генерал! Җебегән түгел. Димәк, патша
хәзрәтләре аңа ышана, югыйсә яраткан генералы Барклай-де-Толлины
алып, ут эченә илтеп тыкмас иде. Кутузовны беләм, Суворов белән рәттән торып сугышкан генерал. Граф! Ышанычлы яугир! Йә, тагын
ни әйтмәкче буласың? – дип, Ибраһимга укталды.
– Бер уй бар. Әллә үзебез саллар ясап, олауларны теге якка
озатабызмы? Монда чират җитмәле түгел бит.
– Агач каян табабыз? Һәр агач саналган, келәймә сугылган.
Рөхсәтсез тиеп кара!
– Шәһәр башлыгыннан сорасагыз? Үзе дә мондагы мәхшәргә
аптырап, исәнгерәп йөри. Саллар төзеп, бераз түбәнрәк яңа кичү
төзергә кирәк. Шунсыз котылып булмаячак. Мин дә яуларга аз
йөрмәдем, төрле чак була.
Тихановский бер сүз дә эндәшми китеп барды.
Эшләр хөртиләнгәнен күреп, шәһәр башлыгы урманга кагылырга
рөхсәт иткән. Хәрби хәлне искә алып, Зөя шәһәреннән унбиш
чакрымлап ераклыктан урман кисеп, саллар ясарга боерык бирелде.
Кичү урыны да табылды. Өч көн эчендә олау каршы ярга чыгарылды.
Соңыннан алар ясаган саллар шәһәр карамагына тапшырылып, калган
гаскәрләр дә Иделне ике урыннан кичә башладылар.
Егерме тугызынчы августта Түбән Новгородка килеп җиттеләр.
Шәһәргә керер алдыннан, Яңа Сала дигән авылда өс-башны карап,
атларны ярты көн чамасы ял иттереп алдылар. Яннан үткән гаскәрләр
ук-җәяләр, сөңгеләр белән коралланган бу яугирләргә гаҗәпсенеп
карый. Татарларның исә моңа исе китми, курай тартып, җырлап-
биеп, аякларын язалар, үткән-сүткән марҗа кызларына, тулы гәүдәле
хатыннарга нидер кычкыралар, кыюраклары хәтта каршыларына ук
килеп, нидер эндәшкән булалар. Тегеләр чыр-чу киләләр, үзләренә
игътибардан күңелләре булып, көлә-көлә йөгереп китеп баралар иде.
Түбән Новгород – ополчение гаскәрләре туплана торган округ үзәге
иде. Монда өченче, дүртенче, бишенче татар полкларын бер бригадага
берләштерделәр. Бригада командующие итеп И.Г.Тихановский
билгеләнде. Олауларны регуляр гаскәрләргә бүлеп тараттылар. Алар
башлыча яралы солдатларны лазаретларга ташу белән шөгыльләнергә
тиешләр икән. Бишенче полкка да өлеш чыкты – йөзләгән арбадан
биш япмалы арбаны үзләренә калдырырга рөхсәт иттеләр.
...Көн сүрәнләнеп тора. Ибраһим, ат өстеннән төшеп, аяк-
кулларын язып, йөренеп алмакчы иде, тукталып калды – яугирләрнең
кыланмышларыннан көлемсерәп, аларны күзәтеп тора башлады.
Армасалар армаслар икән. Инде ике ай ат өстендә югыйсә. Чак кына
ял итәргә форсат чыкса, курай-кубыз тартып, җырлап-биеп күңел
ачарга тотыналар. Кешенең табигате шулайдыр инде, авырлыкларны
шулай җиңәргә омтыла. Рус ополчениесендә алай түгел, алар үзара
даулашып, элгәләшеп, командирларны чыгырыннан чыгарып
бетерәләр. Күз тимәсен, татарларда андый хәл юк. Кушылганны
җиренә җиткереп үтиләр, юк-бар белән теңкәгә тимиләр.

Янына Чүплектән Гаделшаһ килеп басты. Чүплек – патша
хәзрәтләре мөһерләп имзалаган жалованное грамота нигезендә Дим
буе татары Чүплек бигә бирелгән Ык буендагы болынлыкта төзелгән
җыйнак кына авыл ул. Чүплек би, үзе исән чагында, җәйләрен
шушындагы сәхрәдә көн иткән. Элек би җәйләве булып саналган
авыл халкы хәзер дә хәлле, мул тормышта яши.
– Күпме җир киттек, ярты илне үтеп барабыз, башка уй килде, һич
кенә дә җибәрми – кызык бит, шушы меңләгән чакрым юлда, гел татар
авыллары аша үтәргә туры килде. Кая бакма – безнең кавем, кая бакма
– мөселман халкы. Татардан башка яши алмый бу рус иле. Патшага
ашлыкны без җыеп бирәбез, гаскәр дисәң, иң беренче булып, яуга без
кузгалабыз. Күреп торасың, рус ополчениеләре әле генә кымшанып
маташалар. Ә без инде мең чакрым юл үтәргә өлгердек. Үзебезнең исә
бер хокукыбыз юк, хәтта җирне акчага сатып алырга ниятләгән очракта
да, дәфтәр-кенәгәгә «башкорт» булып язылсаң гына, бирәләр. Безнең
җирләр, безнең сулар бит инде югыйсә. Үзебезне дә борынгыдан килгән
кавем дип белүче юк, «башкорт», имеш.
– Кемгә үпкәләргә? – диде Ибраһим, ачынып. – Тәхетне саклый
алмаган кавемне кайда, кайчан хөрмәт иткәннәр? Андый чакта,
башкаларны ырып-ерып, һәрвакыт әрсезләр, шарлатаннар өскә чыга.
Шау-шулы дәвердән файдаланып калырга җай табучы имансызлар
азмы? Менә Зөя буенда коткы таралды, ә шуңа бирешсәк, кире борыла
башласак, безне регуляр гаскәр туздырып ташлый иде бит. Әле яудан
ничек кайтырбыз, анысын белгән юк, ә коткыга авышсак, ахыры ни
белән бетәсен хәзер үк әйтә алам – кырып кына салалар иде безне.
Беркем исән калмаячак иде. Башкаларга сабак булсын дип.
– Кайчан өйгә кайтырбыз инде? – диде Гаделша, кинәт искән
җилдән сакланган сыман башлыгын батыра төшеп. – Улым туган
иде. Җүнле-башлы сөя дә алмый калдым... Инде берсеннән кайтып
кермисең, тагын яуга чыгып китәргә фәрман килеп төшә. Яу артыннан
яу. Кавемнәр гаеплеме, патшалармы? Никләр тыныч-тату гына
яшәмиләр алар?
Ибраһим эндәшмәде. Ни әйтәсең, күңелен әрнетеп торган фикерен
аңларлык итеп әйтте бит инде Гаделшаһ.
Түбән Новгородка кергәндә, полк моңарчы өскә киеп килгән,
инде шактый йончыган киемнәрне салды, капчыкларда пөхтәләп
төреп, саклап алып килгән хәрби киемнәрен киде. Өстә – фирүзә
төсендәге калын тукымадан эшләнгән чикмән-кафтан, ян-якларына
кызыл лампас сузылган ачык зәңгәр төстәге чалбар, башта – очлаеп
торган ак киез башлыклар. Юка күннән эшләнгән итекләрне салып,
ат тиресеннән эшләнгән ныклы итекләр киделәр, билдә – ялтырап
торган каеш, кынга тыгып куелган кылыч, ә чикмән эченнән тимер
көбә күлмәк киелгән. Яугирләр бөтенләй икенче кыяфәткә керделәр, сөңгеләр, ук-җәяләр аларны әкияти каһарманнар итеп күрсәтә иде.
1812 елның 23 сентябрендә Тихановский бригаданың яуга әзерлеген
хәбәр итеп Кутузовка депеша җибәрде: «Безгә Түбән Новгородның
гражданлык губернаторы Руновкий Сезнең Күрсәтмәне ирештерде.
Хәбәр итәм: Сезнең Күрсәтмәне үтәп, Оренбург хәрби округыннан
килүче өченче, дүртенче, бишенче полклар, җиткерелгән маршрут
нигезендә, походка кузгалдылар. Бишенче полк – тугызынчы числода,
дүртенче полк – унҗиденче числода, өченче полк – унсигезендә
Түбән Новгородтан чыгып, генерал-лейтенант Витгенштейн корпусы
урнашкан Соколищи янындагы Полоцк бистәсенә юл тотты».

(Дәвамы бар.)

 

«КУ» 09, 2925

Фото: Raphael Ai

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев