К.Насыйриның татарча газета бастыру проекты һәм календарьлары
1860 нчы елларда башланган либераль реформалар рус җәмгыятендә позитив үзгәрешләргә китерә, яңа иҗтимагый күренешләр йогынтысында татарлар да туган телләрендә вакытлы матбугат булдыруны кайгырта башлый.
1860 нчы елларда башланган либераль реформалар рус җәмгыятендә
позитив үзгәрешләргә китерә, яңа иҗтимагый күренешләр йогынтысында
татарлар да туган телләрендә вакытлы матбугат булдыруны кайгырта башлый.
1862 елның декабрендә Каюм Насыйри һәм Казан мещаны Мөхәммәтвәли
Мөхәммәтҗаффар улы Яхин Казан губернаторына «Таң йолдызы» исемле
1-2 басма табак күләмендә татарча атналык газета чыгарырга рөхсәт сорап
мөрәҗәгать итәләр. Чиновник аларның гаризасын башкалага юллый. К.Насыйри
һәм М.Яхин үзләренең үтенеч-мөрәҗәгатьләрен күпчелек кавемдәшләренең
русча белмәве һәм шул сәбәпле дәүләт телендә нәшер ителүче вакытлы
матбугатны укый алмаулары белән аңлаталар. Шуңа күрә хөкүмәт карарлары
һәм рәсми яңалыклар аларга соңга калып, «колактан-колакка гына барып
ирешә», бу исә эшмәкәрлеккә һәвәс татарларның сәүдә-сәнәгать эшчәнлегенә
зыян салырга мөмкин дип ассызыклыйлар. Ниһаять, кавемдәшләренең илдә
һәм дөньядагы яңалыкларны белеп торырга теләүләрен дә искәртәләр. Татар
телендә чыгачак газетаның чыганаклары сыйфатында «Санкт-Петербурские
ведомости», «Северная почта», «Губернские листы» һәм башка матбугат
басмалары күрсәтелә.
Күренекле татар басма сүзе тарихы галиме Ә.Г.Кәримуллин хаклы рәвештә
билгеләгәнчә, дөньяви милли матбугат басмасының программасы шактый
киң һәм универсаль килеп чыга. К.Насыйри һәм М.Яхин имзалаган гаризадан
күренгәнчә, газетада, указлар, дәүләт кануннары, хөкүмәт карарлары, сәүдә-
сәнәгать өлкәсендәге яңалыклар һәм төрле игъланнардан тыш, Россия һәм
дөнья халыклары тормышыннан яңалыкларны күчереп бастыру, файдалы
мәгълүматны аңлаешлы итеп җиткерү, этнография буенча мәкаләләр, әдәби
әсәрләр, татар һәм башка шәркый телләрдәге яңа китаплар турында язмалар,
шулай ук «төрле характердагы белдерүләр» урнаштыру планлаштырыла.
К.Насыйри – мөхәррир вазифаларын башкарырга, литограф Мөхәммәтвәли
Яхин газетаны үз басмаханәсендә нәшер итүгә алына. Ул, күп тапкырлар
мөрәҗәгать иткәннән соң, 1859 елда Сенаттан литография ачарга рөхсәт алган
була (Аның литографиясе 1873 елга кадәр эшли, 13 ел эчендә татар телендә
җәмгысе 19 китап чыгара) (Каримуллин А.Г. Татарская книга пореформенной
России. Казань, 1983. С.182-84).
Шунысы мөһим: татар газетасы проекты бер төркем шәхесләрнең
башлангычы була, алар арасында башта Казан университетында көнчыгыш
телләре лекторы һәм каллиграф булып эшләгән, 1869 ел башында Казан
гимназиясендә татар теле укытучы Мөхәммәтвәли Мәхмүтов бар.
Ә.Кәримуллин мәгълүматларына караганда, әлеге төркем Казанда татарча
вакытлы матбугат мәсьәләсенең уңай хәл ителүенә ирешү максаты белән
Санкт-Петербург университетында укытучы Хөсәен Фәезхановка хат яза,
ул исә, үз чиратында, 1862 елның 9 гыйнварында, булышлык итүен сорап,
Н.И.Ильминскийга мөрәҗәгать итә. Әмма әлеге башлангыч тормышка ашмый кала: 1863 елның 20 сентябрендә Санкт-Петербургның цензор комитеты эчке
эшләр министры исеменнән, матбугат турында яңа устав әзерләнүен сәбәп
итеп, «Таң йолдызы» газетасын чыгаруга рөхсәт бирмәвен хәбәр итә. Ә гариза
битендә чиновник язган төп сәбәп атала: «хөкүмәтнең империя составына
кергән вак халыкларның аерым әдәби органнар аша аерылып торуын хуплау
төренә газета керми» (Каримуллин А.Г. Издательская деятельность Каюма
Насыри и проект газеты «Таң йолдызы» // Выдающийся просветитель-
демократ Каюм Насыйри. Казань, 1976. С.181).
Шул рәвешле, К.Насыйри белән М.Яхин Россиядә яшәүче төрки халыклар
арасыннан беренче булып туган телләрендә вакытлы матбугат оештыру
адымын ясыйлар.
Казан университетының көнчыгыш телләре бүлегенең элеккеге студенты,
башкала университетына күчеп, анда Хөсәен Фәезханов лекцияләрен тыңлаган
П.И.Пашино 1863 елның 2 маенда «Файда» дигән газета чыгару өчен гариза
бирә, бу татар телендә вакытлы матбугат басмасы булдыру омтылышының
икенче адымы була. Ә.Г.Кәримуллин фикеренчә, бу ике башлангыч бер-берсенә
бәйләнгән. Галимне мондый фараз ясауга ике гаризада да күчереп басу өчен
рус телендәге бер үк басмалар аталу этәрә. П.И.Пашиноның гаризасы да
канәгатьләндерелми.
Рөхсәт булмагач, К.Насыйри яңа проектын гамәлгә ашыра башлый – ел
саен өстәл календарьлары бастырып чыгара. Ул 1870 елда бастырган тәүге
календаренда татар телендә газета чыгару планнары белән бүлешә. Әмма
шунда ук сорау куя: «Халык вакытлы матбугат белән кызыксынырмы?» Вәгъдә
бирә: теләүчеләр табылса һәм халык вакытлы матбугатны укырга әзер булса,
ул газета чыгарыр алдыннан, һичшиксез, хәбәр салачак. Икенче бер язмадан
шул билгеле: газета «Таң йолдызы» дип аталачак (Ибраһимов Г. Каюм бабаның
йөз еллыгы // Ибраһимов Г. Әсәрләр. Сигез томда. Т.5. Әдәбият һәм сәнгать
турында мәкаләләр, хезмәтләр (1910–1933). Казан, 1978. Б.487).
Насыйри белән Яхиннан соң империя структураларына басма сүзгә
рөхсәт сорап мөрәҗәгатьләр килә башлый: 1870 нче еллар башында империя
хакимияте унтер-офицер А.Котлыяров һәм сәүдәгәр улы Х.Бикбулатовның
(Санкт-Петербург) «Дәфтәр мөҗдәвәр» исемле газета чыгару турындагы
үтенечен кире кага. Бу уңышсызлыктан соң А.Котлыяров башкалада
«Мөҗдәвәр» исемле газета чыгару турында тагын ике гариза бирә. 1885
елда Казан губернасының Спас өязеннән С.Әхмәров фамилияле татар
шулай ук газета нәшер итәргә рөхсәт сорый. Татар драматургиясенә нигез
салучыларның берсе Г.Ильясиның 1887 елны «Казан» газетасы чыгару
турындагы гаризасы да игътибарсыз кала. 1891–1895 елларда Тышкы эшләр
министрлыгы тәрҗемәчесе, Санкт-Петербургның 2 нче мәхәлләсе ахуны
Г.Баязитовның «Хәфтә», «Чишмә» һәм «Нур» газеталары чыгару турындагы
үтенечләре дә кире кагыла. Язучы З.Бигиевнең, Шәрыкны өйрәнү җәмгыятенең
мактаулы рәисе О.С.Лебедеваның (1893), Казан Татар укытучылар мәктәбе
мөгаллиме Ш.Әхмәровның (1894-1895) шундый ук эчтәлекле үтенечләре дә
канәгатьләндерелми. Равил Әмирханов мәгълүматларына караганда, 1905
елга кадәр Эчке эшләр министрлыгы, Матбугат буенча баш идарә, Санкт-
Петербург цензура комитеты һәм Казан губернаторы исеменә татарлардан
туган телләрендә вакытлы матбугат басмасы чыгарырга рөхсәт сорап 20дән
артык үтенеч язуы килә, әмма хөкүмәт органнары аларны, вакытлы басма
җаваплылык алачак кешеләрнең җитәрлек дәрәҗәдә компетентлы булмауларын
яки цензураның татар телендәге басмаларны контрольдә тота алмауларын сәбәп итеп, кире кага тора (Амирханов Р. Татарская дореволюционная пресса в
контексте «Восток–Запад» (на примере развития русской культуры). Казань,
2002. С.35-36).
Идел-Урал төбәгендә календарьлар чыгару фикере Госманлы империясеннән
килә: татар мосафирлары ел саен хаҗга бара һәм Ватаннарына кайтышлый
үзләре белән төрле басмалар алып кайта. Шуңа да 1841 елда тәрҗемәче
Рәхмәтулла Әмирханов тарафыннан төзелеп дөнья күргән беренче татар
календаре гарәпчә «горрәлек» (яңа туган ай) дип атала: «Ошбу горрәнамәдә
Русиядә булган ярминкәләр беленер».
1851 елда Хәмидуллин һәм Салих Муксин төзегән ике календарь пәйда
була. 1853 елда Хәмидуллин тагын бер календарь бастырып чыгара. 1854 елда
К.Насыйриның дустының улы Рәхимҗан Яхинның 40 еллык календаре, 1856
һәм 1867 елларда Максудов календарьлары дөнья күрә. 1855 елда китап сәүдәсе
белән шөгыльләнүче Фәтхулла Амашевныкы нәшер ителә, ул, башлыча, сәүдә-
сәнәгать даирәләренә тәгаенләнгән була һәм булачак ярминкәләр турында хәбәр
итә. Амашевның җәмгысе сигез шундый басма бастыруы билгеле.
Әмма ике дистә елдан артык Казанда нәшер ителүче календарьларның
эчтәлегендә әллә ни зур үзгәрешләр сизелми. Аларда христиан дине бәйрәмнәре
турында берничә юл һәм медицина буенча берничә киңәш кенә өстәлә дисәк,
ялгыш булмас. Шул рәвешле, Насыйрига кадәрге календарьлар мәгълүмат
ягыннан чикләнгән була – эчтәлеге буенча алар «сәүдә» календарьлары
төркеменә карый һәм даими рәвештә чыгып бармый (Зайни Р.Л. Татарские
печатные календари: становление и развитие. Казань, 2005. С.19, 20, 46, 134).
Насыйри календарьларының иң мөһим үзенчәлеге – аларның 24 ел
дәвамында ел саен (1886, 1887, 1895 еллардан тыш) нәшер ителүе. Ягъни
мәгърифәтче календарьларын газета һәм журналларга хас төп сыйфатка
туры китереп – даими нәшер итә. Шуңа да Г.Гобәйдуллин мәгърифәтче
календарьларын альманах яки фәнни журнал дип атый (Гобәйдуллин Г. Каюм
Насыйри чын гыйлем-фән бабында // Каюм Насыйри мәҗмугасы. Вафатына
егерме ел тулу мөнәсәбәте белән чыгарыла. Казан, 1922. Б.148). Нәкъ
менә шушы сыйфаты өчен Насыйри календарьлары «татар матбугатының
беренче карлыгачлары» (Зәйни Р.Л. Күрс. хезмәт. Б.91) булып санала. Дөрес,
календарьларда еш кына узган елгы хәбәрләр басылу сәбәпле, мәгълүматлар
татар укучысына соңарып барып ирешә.
Иң элек шуны билгеләп үтү сорала: мәгърифәтче үз календарьларының
эчтәлеген һәм форматын рус календарьларыннан күчереп ала, ләкин аны
татар-мөселманнарның ихтыяҗларына буйсындыра. Шулай ук Госманлы
дәүләтенең шәрык телләрендә чыккан календарьлары тәҗрибәсен дә исәпкә
алган дип уйлыйбыз. «Календарь» төшенчәсен дә татар әдәбиятына беренче
булып К.Насыйри кертә. Мәгърифәтче әлеге басманың исемен рус теленнән
ала, үз чиратында, «календа» сүзе латин теленнән кергән, ул айның беренче
көне дигәнне аңлата (Миңнуллина Л. Татар календарьлары тарихыннан //
Казан утлары. 2001. № 7. Б.169).
Календарьлар чыгару сәбәбен мәгърифәтче болай дип аңлата: «...Җир
йөзендә, кирәк кайда күрсәң дә, безнең заман кешеләре гыйлем, һөнәр һәм
сәнәгатькә шулкадәр күңел куймышлардыр. Шулай итеп, элек заманнардан
килгән гыйлем һәм фәннәр генә җитми, никадәр мал түгеп, яңа фәннәр
табарга тырышалар. Әмма ни үкенеч ки, бөтен дөнья гыйлем һәм фәннәр
тулы кызыксыну белән кызыксынган бер заманда, милләтебез халкы арасында
гыйлемнең әсәре дә юк. […] Шулай кысылып калган мөселманнар гыйлем өлкәсендә чиксез түбән дәрәҗәдә торалар. Кайгырмаслык түгел. Мин үз
файдам өчен әйтмим: 71 елны календарь чыгара башладым» (Насыйри К.
«Санаигъ галвания» китабыннан // Насыйри К. Сайланма әсәрләр. Казан:
Татгосиздат. Матур әдәбият редакциясе, 1953. Б.117).
Мәгърифәтченең календарьлары университет нәшриятында басыла,
1883 елда гына бер саны Петров лито-типографиясендә нәшер ителә.
Календарьлар 18х25 см зурлыкта була, бит саны төрле елларда төрлечә –
28 дән 70кә кадәр җитә. Г.Рәхим исәпләгәнчә, календарьларның гомуми күләме
1228 бит тәшкил итә (Рәхим Г. Каюм Насыйриның тәрҗемәи хәле // Рухи
мирас: эзләнүләр һәм табышлар = Духовное наследие: поиски и открытия /
редкол.: И.Г.Гомәров (проект җит. һәм җавап. мөх.), З.З.Рәмиев, А.М.Ахунов;
төзүчеләр: Л.Ш.Гарипова, Г.М.Ханнанова. Казан: ТӘҺСИ, 2020. Б.78).
Насыйри календарьларын китап базарындагы ихтыяҗны исәпкә алып
бастыра. Берничә ел рәттән 1200 данә тираж белән чыгара. Беренчесе
Ибраһим Абдуллин акчасына нәшер ителә, калганнарына Мөхәммәтҗан
Мифтахетдинов, Шаһиәхмәт Биккиниев иганә итә. Сатып алучылар кимегәч,
Насыйри календарьларын үз акчасына чыгара башлый (Кәримуллин Ә.Г. Каюм
Насыйриның календарьлары // Әйдә халыкка хезмәткә (күренекле татар
публицистлары). Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. Б.11-56), тиражы башта –
800 данәгә, аннан соң 600 данәгә кала (Насыйри К. «Санаигъ галвания»
китабыннан. Б.117).
Россиядә укучылар аудиториясен киңәйтү максатын куеп, мәгърифәтче
1877 елда «Казан календаре» дигән исемне «Календарь» дип үзгәртә. Моннан
тыш та исем алыштырулар була. 1896 елда басма – «Мөкаддимә календарь»,
1897 елда «Горрәнамә мөкаддимә календарь» исеме белән чыга.
1891 елда Насыйри Календарен 500 данәдә чыгара, әмма тиражның яртысы
таралып бетмичә кала, шуңа күрә 1892 елда 200 данәгә генә калдырырга
мәҗбүр була. Ул бу хәлгә бик борчылып: «Сөенерлек бер сәбәп тә юк» дип
ачынып яза (Насыйри К. «Санаигъ галвания» китабыннан. Б.116, 117).
Куанычка, XIX гасыр ахырына халык календарьлар белән ныклап
кызыксына башлый, бу турыда 1896 һәм 1897 елгы календарьларның 1200әр
данә тираж белән чыгуы сөйли (Миннуллина Л.З. Татарские печатные
календари XIX – начала ХХ вв. Казань, 2015. С.168). Тиражның тотрыклылыгы
аларның гаилә белән укый торган басмага әйләнүен раслый: чөнки, өстәл
календарьларына хас булган мәгълүматтан тыш, төрле һөнәр ияләре, крестьян
хуҗалыклары, кәсепчеләр, шәкертләр, хуҗабикәләр өчен файдалы фәнни-
гамәли мәгълүматлар һәм киңәшләр дә күп китерелә.
Календарьның һәр яңа чыгарылышы өчен материал туплау зарурлыгы
Насыйрины даими рәвештә иҗади тонуста һәм укучылар өчен файдалы
мәгълүматлар эзләү халәтендә тота: ул башкала һәм Казанда чыга торган
газеталарны игътибар белән укып бара, төрле белешмәлекләрне өйрәнә,
сәяси яңалыкларны күзәтә һәм терки, фәнни әдәбияттан конспектлар ясый.
Икенче төрле әйткәндә, календарьлар Насыйриның хезмәт сөючәнлеге, аның
энциклопедик белемнәргә ия булуы, яңа идеяләргә һәвәслеге һәм туган халкына
хезмәт итү теләге аркасында нәшер ителеп килә.
Гуманитар фән өлкәсендә календарьларны типларга бүлүнең төрле
методикалар эшләнгән. Эчтәлеге һәм кемнәргә адресланганы, нәрсә өчен
тәгаенләнүе ягыннан белгечләр аларны 5 төп төркемгә бүлә: фәнни-сәнәгать;
әдәби; фәнни-әдәби; сәүдә; гомум куллану өчен (Миннуллина Л.З. Күрс.
хезмәт. Б.44). Элегрәк басылган шундый басмаларның күпчелегеннән аермалы буларак, К.Насыйри календарьлары эчтәлеге ягыннан «гомум куллану өчен»
төркеменә карый, аларны «халык календарьлары» дип атарга була.
И.А.Гучкова типологиясе буенча календарьлар ай һәм кояшныкына; вакыт
буенча «мәңгелек», еллык һәм ел фасылына карап; файдалану өлкәсенә
карап – дини һәм дөньяви; мәгълүмат эчтәлегенә карап – универсаль һәм
махсуслашкан; максатына карап – фәнни, уку-укыту, популяр; конструкциясенә
карап – битләргә бүленгән һәм ертып алына торганга бүленә.
Насыйри календарьларын санап кителгән критерийлар буенча төгәл генә
бәяләп булмый. Шулай да И.А.Гучкова типологиясе нигезендә аларның кайбер
сыйфатларын шәрехләргә мөмкин. Мәгърифәтченең өстәл календарьлары бер
елга исәпләнгән, ел саен чыга (күпме вакыт аралыгына исәпләнүе ягыннан),
битләргә бүленгән (конструкциясе ягыннан). Мәгълүматының эчтәлеге буенча,
һичшиксез, универсаль: аларда төрледән-төрле материаллар урын алган.
Алга таба исә төгәлләштерүләр сорала. Насыйри календаре вакытны
исәпләү тибы ягыннан, бөтен татар календарьлары кебек үк, кояшныкына
карый: 1 гыйнвардан башланып 31 декабрьдә төгәлләнә. Кояш чыгу һәм
баю вакытын, көн озынлыгын күрсәткән таблица белән янәшә, мөселман
календаре мәгълүматлары да китерелә. Максаты ягыннан Насыйри календаре
шулай ук югарыда әйтелгән критерийларга сыймый һәм фәнни-популяр басма
булып тора (Зәйни Р.Л. Күрс. хезмәт. Б. 50, 51). Куллану даирәсе буенча ул
дини менталитетлы укучыларга тәгаенләнә, шул ук вакытта тормыш итү
һәм хуҗалык өчен файдалы һәм фәнни-популяр мәгълүматларга бай. Бу
җәһәттән цензор тюрколог В.Д.Смирнов 1888 елда язган «Россиядә мөселман
басмалары» дигән мәкаләсендә болай дип билгели: «Насыйриның ел саен
чыга торган календарьларында гомумфайдалы мәкаләләр басыла, ә география
белән гарәп грамматикасыннан соңгы басмалары […] татар грамотейларын
басма китапның гади, гомуми көнкүреш эчтәлегенә ияләштерә» (Смирнов В.Д.
Мусульманские печатные издания в России // Записки Восточного отделения
Императорского русского археологического общества. 1888. Т. III. С.101).
Календарьларында Насыйри эчтәлек һәм форма ягыннан кыю тәҗрибәләр
ясый: аларның кайберләренең тышлыклары алтынсу йөгертелгән, рәсемнәре
төсле була. Татар басмаларында төсле рәсемнәр куллануның беренче очраклары
була бу (Кәримуллин Ә.Г. Каюм Насыйриның календарьлары. Б.11-56).
Россиядә җәмгыять сословиеләргә бүленгән, аларның һәркайсының үз
хокуклары һәм вазифалары тәгаенләнгән була. Вакытлы матбугаттан тыш, һәр
сословиенең үзенә генә хас мәгълүмат каналлары эшләп килә. Империядә түбән
сословие вәкилләре булган крестьяннар катламына иҗтимагый яктан әһәмиятле
мәгълүмат ХХ гасыр башына кадәр диярлек руханилар һәм җирле чиновниклар,
полиция аша телдән җиткерелгән. 1864 елда оештырылган земстволар игенче
хуҗалыгы өчен актуаль кулланмаларны татар теленә тәрҗемә итү белән
шөгыльләнмәгән диярлек. Татар сәүдәгәрләре һәм мещаннары үзләренең
шәһәр корпорациясе составында да, шәһәр үзидарә органнары сайланган
гласныйлар арасында да азчылыкны тәшкил иткән, бөтен мәгълүмат дәүләт
телендә булган дип әйтергә мөмкин. Мәхәллә руханилары Россия законнары
буенча аерым сословие булып саналмый, әмма мөселман җәмәгатьчелегендә
аларның дәрәҗәсе югары була. Рухани вазифадагы кешеләргә кагылышлы
хөкүмәт карарларын һәм дини идарә күрсәтмәләрен аларга, нигездә, Мәхкәмәи
шәргыя җиткереп бара. Мәгърифәтченең төпчек энесе Габделкави 1864 елдан
башлап туган авылында мулла вазифаларын башкару сәбәпле, Насыйри
Оренбург мөфтиеннән килгән корреспонденциянең эчтәлеге белән таныш була.
Календарьларда зур урынны белешмә басмалардан тәрҗемә ителгән фәнни-
популяр мәгълүмат һәм хуҗалык эшләре буенча Насыйри үзе өй шартларында
кулланып караган файдалы киңәшләр алып тора. Шуны да ассызыклау мөһим:
өй эшләре һәм туклану традицияләре – мөселманнар тормышында чит
күзләр өчен бөтенләй ябык өлкәләр. Сәламәтлекне яхшырту, азык-төлекнең
сыйфатына игътибар итү, ризыкларны төрләндерү ул вакыт өчен иң мөһим
проблемалар санала.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Насыйри календарьларыннан тыш,
ул заман татар зыялылары Госманлы дәүләтендә төрки һәм гарәп телләрендә
чыккан календарьларны файдалану мөмкинлегенә ия булган (Миннуллина Л.З.
Күрс. хезмәт. Б.38-39). Бу җәһәттән Насыйриның өстәл календарьлары нәкъ
татар укучыларына тәгаенләнгән.
Төрки халыкларда шундый басмалар булмау шартларында Насыйри
календарьлары татарлар яшәгән урыннардан читтә дә таралган: казакъ
далаларына 1877 елдан да соңга калмыйча үтеп кергән; календарьларны шулай
ук кыргыз авылларында да укыганнар (Миннуллина Л.З. Күрс. хезмәт. Б.56).
Насыйри календарьларының әһәмияте 1870–1881, 1883, 1885, 1896, 1897
елларда «гомуми куллану өчен» татар телендәге бердәнбер календарь булуы
белән дә билгеләнә (1870, 1871 елларда китап сатучы Фәтхулла Амашевның
«сәүдә» календаре чыга). 1882 елдан башлап кына Насыйри Россиянең татар-
мөселман мәгълүмати кырында монополиясен югалта. 1882, 1884, 1888,
1889, 1891, 1893, 1895 елларда, Насыйри календареннан тыш, Казанда тагын
берәр, ә 1890, 1892, 1894 елларда икешәр календарь басыла. Аерым алганда,
1891 елдан 1901 елга кадәр Ш.Рәхмәтуллин ел саен үзенең календарьларын
чыгара. 1898 елда Насыйри бу юнәлештәге эшчәнлеген туктата, шул ук
елны Казанда бер үк вакытта 4 шундый ук басма дөнья күрә – Насыйридан
эстафетаны мәгърифәтчеләрнең яңа буыны кабул итеп ала: Фатих Халиди
һәм Әхмәтһади Максуди икешәр календарь чыгаралар; соңгысы ертып алына
торган битле дивар календаре бастыра. Ике елдан соң аңа Оренбургтан
Ш.Шаһидуллин кушыла, ул 1900 елдан «Заман» календары чыгара башлый.
ХХ гасыр башында шулай ук М.Кадермәти, К.Бәшири һ.б. активлык күрсәтә,
календарьларны нәшер итү географиясе дә киңәя – алар Оренбург, Санкт-
Петербург, Әстерхан һәм Уфада чыга (Миннуллина Л.З. Күрс. хезмәт. Б.38,
56-57).
Шул рәвешле, Насыйри капитализм дәверендә өстәл календарьлары
төзеп бастыру тардициясенә нигез сала, алай гына да түгел, нәкъ менә ул
календарьларында фәнни-популяр һәм публицистик мәкаләләр, тарих,
география, астрономия һәм статистика буенча материаллар бастырып, аларны
чын мәгънәсендә халык басмалары итүгә ирешә.
Бөек татар мәгърифәтчесенең бу өлкәдә эшчәнлегенең икенче бер мөһим
ягы аның тәҗрибәсен Россиядә яшәүче төрки телле башка халыклар да куллана
башлаудан гыйбарәт. Нәкъ менә «Казан календаре» (1870) үрнәгендә Төркестан
генерал-губернаторына татар чиновнигы Шаһимәрдан Ибраһимов (1841–1892)
1871 елда үзбәк телендә 187 битлек календарь төзеп бастыруны тәкъдим
итә. 1899 елда Санкт-Петербургта татар зыялысы Ш.Талифи чагатай телендә
«Мөселман календаре»н чыгара. 1907–1913 елларда нәшер ителгән «Марла
календаре»ның да эчтәлеге һәм формасы ягыннан К.Насыйри басмалары белән
охшашлыгы зур була (Миннуллина Л.З. Күрс. хезмәт. Б.37, 56).
«КУ» 09, 2025
Фото: Raphael AI
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев