Бер уч туфрак
Мең тоякның тупырдавы истә – Җирсеп үкси Ватаныңда бер уч туфрак.
Балбалларда калган, меңгерләрдә...
Тел очында биетердәй исем булып...
Нинди кодрәт, нинди тылсым кирәк
Яшәр өчен җуелмыйча, үзең булып?
Уй-хыялның колачы киң – әйдә,
Кыйтгаларны иңләп-буйлап әйләнеп кил...
Таныйлармы, санлыйлармы сине?
Аягыңа урала да бәйләнә җил.
Юхалана – тарихың ди бөек,
Әнә – Алтай, әнә – Дала, әнә – Урда...
Күзең ачсаң, бер уч туфрак – Ватан,
Тузан оча, тузан хуҗа япан кырда.
Бер уч туфрак – каймаланган җирең,
Үткәнеңә кулын суза җиде ятлар.
Кем син бүген? Бармы җырлар җырың,
Васыятең бармы – дога төсле ятлар?
Батырларың кыннарында уклар
Җәяләргә кунар кемнең кемен яклап?
Ана карынында яралганнар
Кем җирендә китәр әүвәл тәпи атлап?
Кан хәтере уянганда өлгер,
Көч-дәрманны тамырыңа җыеп-туплап...
Мең тоякның тупырдавы истә –
Җирсеп үкси Ватаныңда бер уч туфрак.
«КУ» 09, 2025
Фото: Ләйсән Зарипова
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Гөлүсәнең бу шигыре йөрәкләрне тетрәтә. Йөзләгән сорау уята. Әмма тавап бирсәләр дә, күңелгә тынычлык иңми, чөнки бездән- илдән тел китә.... бик актуаль шигыр. Рәхмәт, Гөлүсә
0
0