Шигърият
Чын мәхәббәт бер генә
Чын мәхәббәт әҗәлдән дә өстен, Мәңгегә тиң сөю бер генә.
Төннең ае, көннең кояшы бар,
Корпешның бар «Баян-сылу»ы,
Насыйп булды, мөлдерәмә булып,
Йөрәгемә сөю тулуы.
Кочып алды мине көтмәгәндә
Назлы сөю, шашып ярату,
Иркәләде безне яз җилләре,
Сихерләде алсу таң ату.
Сөюебез язгы ташкын кебек,
Ташар ярсып, куйсаң иркенә,
Чын мәхәббәт әҗәлдән дә өстен,
Мәңгегә тиң сөю бер генә.
«КУ» 09, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев