БАЛАЛАРНЫҢ ЯРАТКАН ҖӘҮДӘТ АБЫЙСЫ
Балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова, Шамил Бикчурин исемендәге премияләр лауреаты Җәүдәт Дәрзаманның тууына 80 ел.
Балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик, Татарстанның атказанган
сәнгать эшлеклесе, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова, Шамил Бикчурин
исемендәге премияләр лауреаты Җәүдәт Дәрзаманның тууына 80 ел.
Җәүдәт Харис улы Дәрзаманов тумышы белән Лениногорск районы
Сугышлы авылыннан. Ул әдәби иҗат белән мәктәп елларында ук кызыксына
башлый. Югары сыйныфларда укыганда Лениногорск шәһәрендә язучы
Шамил Бикчурин җитәкләгән әдәби берләшмәгә йөреп, осталыгын чарлый.
Шул елларда аның шигырьләре район газетасы битләрендә басыла башлый,
аннары республика балалар матбугатендә дөнья күрә. Унберенче сыйныфта
укыганда Татарстан китап нәшрияты чыгарган “Җырчы чишмә” исемле
күмәк җыентыкта дистәгә якын шигыре басыла.
Армия хезмәте һәм университетта уку елларында берара иҗат эшеннән
аерылып тора. Узган гасырның җитмешенче елларыннан башлап, үзенә иҗат
мәйданы итеп балалар әдәбиятын сайлап, яңа дәрт белән язарга керешә. 1975
елда аның “Ирбатыр”, 1977 елда “Солдат булдым” исемле шигырь китаплары
басыла, сиксәненче елларда “Төнге маҗара”, “Гөлназ Мәктәпкә бара”,
“Безнең әлифба”, “Илләр гизә Илгизәр” исемел шигъри җыентыклары дөнья
күрә. “Солдат булдым” исемле китапка кергән шигырьләр нигезендә
композитор Ренат Еникеев ун кисәктән торган җырлар циклын иҗат итә.
Җәүдәт Дәрзаман авыл мәктәбендә эшләүче яшь укытучыларның
катлаулы хезәтен һәм тормыш кичерешләрен тасвирлаган, үсмер чакның
керсез-саф мәхәббәте, очсыз-кырыйсыз хыял омтылышлары, маҗаралы,
романтикалы вакыйгалары фонында рухи һәм әхлакый мәсьәләләр үзәккә
куеп язылган “Җир авазы”, “Җиләкле көннәр”, “Бизмән йолдызлыгы”, “Ник
керәсез төшләремә?” кебек проза әсәрләре, атаклы җырчы Гөлсем
Сөләймановага багышланган “Моңнар фәрештәсе” исемле поэма авторы.
Шагыйрьнең бөтен иҗат гомере Татарстан радиосы белән бәйләнгән.
Ул бирегә 1971 елда эшкә килә. Шушында канат ныгыткач, аны 1986 елда
“Ялкын” журналына баш мөхәррир итеп чакыралар. Тик тагын сигез елдан ул
яртакан коллективына – язмышына язылган эшенә урап кайта. Радиода ул
төрле җаваплы вазифалар башкарды, ул әзерләгән тапшырулар халык
тарафыннан һәрвакыт көтеп алына иде. 2000-2006 елларда әдәби-нәфис
тапшырулар редакциясенең баш мөхәррире булып эшләде.
Журналның сайтында игътибарыгызга радио журналисты, язучы Дания
Гайнетдинова тарафыннан эшләнгән “Язучылар – балаларга” исемле
тапшыруның 2020 елга караган чыгарылышы тәкъдим ителә. Анда сез
шагыйрь магнитофон тасмасына үзе яздырып калдырган шигырьләрен
ишетерсез, шулай ук аның әсәрләрен Рәсим Сәлахов һәм Наилә Гәрәева
язмаларында тыңларсыз. Чыгышлар шагыйрьнең шигырьләренә язылган
җырлар белән чиратлашып бара.
Фото: архивтан.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев