И хатын-кыз!
И хатын-кыз – алиһә зат! Килә серең чишәсе. Кешелеккә җан өрүче, Син – тормышның чишмәсе!
И хатын-кыз, и изге зат!
Син − җирнең фәрештәсе!
Сүзләр аздыр, килә сиңа
Хис белән эндәшәсе...
Күзләрең − күл, чәчләрең − төн,
Керфекләрең − ярымай,
Кыйгач кашың − кош канаты,
Йөзең алсу алмадай!
Син − кояшы, син − чәчкәсе,
Син − бизәге җиремнең!
Син − сагышы, син − балкышы
Һәм син − моңы җырымның!
И хатын-кыз – иң гүзәл зат,
Җиһанда син бер тиңсез!
Ул карашың, ул назларың...
Тормыш ямьсез ул синсез!
Син көчле ‒ кирәк чагында,
Көчсез ир кочагында.
Кадерләп карап яшисең
Син гаилә учагын да!
Кайчагында ‒ йомшак песи,
Кайчагында ‒ керпе син!
Матур сүзләр яратасың,
Бездән күпкә хисле син!
Кайчагында ‒ син тыныч күл,
Кайчагында ‒ җил-давыл.
Кайчак ‒ ялкын, кайчак ‒ салкын:
Аңлавы сине авыр...
И хатын-кыз ‒ илаһи зат!
Камил синең бар ягың.
Каршылыклар белән тулы
Зур сере син дөньяның!
И хатын-кыз – алиһә зат!
Килә серең чишәсе.
Кешелеккә җан өрүче,
Син – тормышның чишмәсе!
«КУ» 09, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев